Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ялутор шәһәрендә яшәүче, гомере буе төзелештә эшләгән, 1999 елдан бирле “Сандугач” ансамбленең актив әгъзасы Дәрига апа Фәтхуллина күп еллардан бирле шигырьләр язу белән мавыга. Кечкенә вакытта күрсәтми идем, ди ул. Хәзер инде аның шигырьләре көйгә салынып, фестивальләрдә лауреат исемнәрен алалар. Ялуторга гына багышланган дүрт, Сәел авылына багышланган бер җыры бар. Тиздән җыентыгын бастырырга уйлый.
- Шигырь төнлә туа миндә, кайсы вакытта 3-4 шигырь язып куям, - ди ул.
Менә шундый һич картаймас, гел тормышның алгы сафында атлаучы, даими рәвештә төрле мәдәни чараларда катнашучы Дәрига апа шикелле өлкәннәребез көч өсти, киләчәккә өмет уята.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.