#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

"Мин әле дә эштә кебек”

последние и лучшие новости искусства в мире

48-6“Яңарыш”ның тугрылыклы дусты, киңәшчесе, актив хәбәрчесе, галимебез Изил абый Гарифуллин менә инде 4 елдан бирле, аягын җәрәхәтләү сәбәпле, өеннән ерак китә алмый. “Әдәби Төмән” утырышларына да, юбилеебызга килергә дә талпынып карады, ләкин сәламәтлек комачаулый. Тиздән җитәчәк туган көне уңаеннан барып, хәлен белеп кайтырга булдык. Изил абый бер дә, олыгайдым, авырыйм, дип ятып куймаган, күз тимәсен, сөбханалла. Әле соңгы елларда башкарган эшләре, китаплары белән таныштырды:

- Мин әле дә эштәге кебек хис итәм үземне. Берничә китап бастырып чыгардым. Элекке җитәкчем Александр Ярков әле дә Төмән дәүләт университетының гуманитар тикшеренүләр институтында җәмәгать башлангычында алып баручы фәнни хезмәткәр дип яза мине. Аның һәм тагын өченче кеше белән “Ислам на территории  Тюменской области” дигән 3 томлык китап чыгардык. Фән белән шөгыльләнүчеләр гел килеп торалар. 3 ел элек Зәйтүнә Тычинских кереп алган материалларым да кергән Казанда зур китап дөнья күргән авторлар арасында минем исем дә бар. Ел саен “Сөләйманов укулары”нда да докладларым белән катнашып киләм. Югра, Төмән журналлары, фәнни җыентыкларда язмаларым урын алды. Төмән өлкәсе коммунистлар партиясе секретаре Александр Протозанов турындагы китапта истәлек мәкаләмне күреп шатландым. Әле “Яңарыш”ка да илдәге яңалыкларны, башка мәкаләләр җибәреп торам.

9 яшьтән мин колхозда эшләгән, - дип үткәннәрне дә искә төшерде Изил Бәдретдин улы. – Ат җигеп урак урдык, печән тарттырдык. Мин ат башында торам, апаларым белән бергә эшли идек. Сталинның шундый карары бар иде: укытучылар, врачлар, клуб мөдирләре колхозда эшләсәләр, һәр эш көненә бер килограмм бодай бирелергә тиеш. Көне-төне эшләп, без 4 кешегә атнасына бер капчык бодай ала идек. Өйдә 7 кеше, әти сугышта. Шул бодай белән тамак тук булды. 1945 елда шул хезмәтләрем өчен бирелгән “Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен” медалемне әле дә кадерләп саклыйм. Хәзер ветеран буларак, беркая да онытмыйлар: милиция мәктәбеннән дә, Тубыл якташлыгыннан да гел шалтыратып хәл белеп торалар.

Изил абый саф акылы, искитмәле хәтере, киң күңеллелеге, җор теллелеге, компьютерда оста эш итә белүе белән таң калдырды. Яшьлегендә авыл саен концертлар куеп йөргәндә башкарган такмакларны, җырларны җырлап күрсәтте. Аларның сүзләре дә шулкадәр мәгънәле, йөрәккә үтә торган булган шул. Хәзерге кебек бер калыпка салынган түгел.

48-7Изил Бәдретдин улының өлкәбез тарихын барлавы, күп материалларының киң катлам укучыга барып җитүе зур әһәмияткә ия. “Алар рәсми һәм ышанычлы мәгълүматларга нигезләнгән булуы белән тарихи дөреслеккә туры килә һәм шуның белән кыйммәтле дә”, - диләр якташлары.   

Шундый зыялы дустыбызны чын күңелдән туган көне белән тәбриклибез, сәламәтлеге аның уй-хыялларына киртә булмасын, төбәгебез тарихын өйрәнүен дәвам итеп, яшьләр көнләшерлек язмалары туып торсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836