#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхетле гаилә сере

последние и лучшие новости искусства в мире

Ике йорт. Берсендә көн дә диярлек ызгыш-талаш, ә икенчесендә -  тынлык. Чираттагы ызгыштан соң беренче йортта яшәүче хатын иренә: “Синең берәр кайчан күршеләрнең ызгышканнарын ишеткәнең булдымы? Юк! Менә сиңа гаҗәп! Бар, белеп кайт әле, ничек алар тавыш-гаугасыз яшиләр икән?!” – дигән. Ире хатынын тыңлап, күршеләре йортының тәрәзә төбенә барып яшеренгән дә, күзәтергә керешкән. Бу йортта һәркем үз эше белән мәшгульләр икән: хатыны аш бүлмәсендә, ә ире өстәлдә нидер яза. Шул чак телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Ире сикереп торып алгы бүлмәгә йөгерә. Узган чакта өстәлдә утырган вазага бәрелә дә, савыт идәнгә төшеп чәлпәрәмә килә. Ир тизрәк ваза кыйпылчыкларын җыярга керешә. Тавышка аш бүлмәсеннән хатыны йөгереп чыга да иренә булышырга керешә. Ире : “Гафу ит, җаным, телефонга ашыгып, аңламыйча ваттым бу вазаны”, - дип гафу үтенде. Аңа җавап итеп хатын: “Юк, кадерлем, ваза ватылуында мин гаепле. Чөнки мин аны уңайсыз җиргә утыртканмын”, - дип сүзен бүлдерә.

Шул чак ире хатынын кочып үбә дә, бергәләшеп ваза кыйпылчыкларын җыеп чүп чиләгенә ташлыйлар. Бу хәлгә шаһит булган күрше ир тирән уйга кала. Өенә кайтып кергәч, хатыны кызыксынып: “Нәрсә, күршеләрнең гаилә серләрен белә алдыңмы?  Ни өчен алар әрләшмиләр, талашмыйлар икән?” - дип сорый. Ире тыныч кына:“Әйе, белдем, хатын. Алар гаиләсендә һәркем гаепле икән... Ә бездә - икебез дә һәрвакыт хаклы!” – дип җавап кайтара.

(Интернеттан. Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836