#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Баланың баласы далдан татлы

последние и лучшие новости искусства в мире

“Серле телефон”ым озак тынып торганнан соң, яңадан шалтырады. Бер яшь ханым хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, нинди максат белән минем номерны җыйганын әйтте. Баксаң исә, без аның белән читтән торып таныш, “Сабакташлар” сайтында “дуслар” да икәнбез әле. Сөйләшә торгач, Миләүшә ханым: “Мин лирик шигырьләр яратам. Өйдә үзем генә калып, йокысыз үткәргән төннәрдә интернетта “казынып”, күңелгә ошаган мәхәббәт, язмыш, гаилә тормышы турындагы шигырьләрне үземнең “Сабакташлар” битенә туплый барам. Кәеф төшкән чакта аларны укып юанам. Алар мине төшенкелеккә бирелүдән коткаралар. Эчтән генә янып, башта гел бер ук уйны әйләндерә-әйләндерә акылдан шашырга да була бит. Ә шигырьләрне укып елагач, күңелдәге таш эрегәндәй була...” – дип, бераз тынып торды. Аннары үзен кулга алып:

- Ирем белән ике егет тәрбияләп үстердек. Төпчек улыбыз шундый рәхимле, кайгыртучан, шат күңелле булып үсте. 9 сыйныфта укыганда ук интернетта эш табып, үзенә машинага акча җыйды. Югары уку йортына укырга кергәч тә, акча белән үз-үзен тәэмин итте, безгә дә арттырды. 6 ел элек Дамирның туган көнендә гаиләбез белән кибеткә чыгып, аңа машина сатып алып кайттык. Улымның ничек шатланганы әле дә күз алдымда. 19 яшьтә үзең эшләп тапкан акчага кыйммәтле машина алып кара әле син! Ләкин җан кисәгем машинасында 5 көн генә йөреп калды – борылышта КамАЗ автомобиле астына килеп кереп, һәлак булды. Гаеп КамАЗ йөртүчедә булса да, без һушыбызга килгәнче, аның адвокаты барын да эшләп өлгергән иде. Аны төрмәгә утыртып кына улыбызны кире кайтарып булмаганын аңлап, дөреслекне эзләп йөрмәдек. И Ходаем, бер генә әти-әнигә дә бала кайгысын кичерергә язмасын икән! Арада шундый бәгырьсез, битсез кешеләр булыр дип һич тә уйламаган идем. КамАЗның шоферын әйтүем, ник безнең янга килеп карасын! Судта да машинасына нинди зыян килгәне, ремонтка күпме акча түккәне турында гына борчылып сөйләде... Шушы кара кайгыга чумган көннәрдә зур улыбыз безгә сюрприз ясады. Очрашып йөргән кызы көмәнле булу сәбәпле, өйләнешергә теләүләрен әйтте. Бусы бер хәл иде, тик булачак киленебез һәм кода-кодагыйлар хәлебезгә керергә уйламадылар да, туй сорадылар. “Балакаем, күз нурымны салкын җир куенына салып өлгермичә, ничек итеп бәйрәм-мәҗлесләр уздырыйм икән?!” - дип күпме күз яшьләре түктем. Бары тик Ринат улым хакы өчен генә туйга риза булып, тешләремне кысып булса да кешеләр белән аралашырга, елмаерга, шатланырга үземне мәҗбүр иттем. Туйдан соң яшьләр белән бергә яши башладык, 2 айдан оныгыбыз туды. Аны беренче мәртәбә кулыма алуга ук Дамирыбызга ошаганын абайладым. Зурайган саен аның йөзендә улыбыз чалымнарын күреп, хәтта аны ирем “кечкенә Дамирка” дип йөртә башлады. Мин Дамирыма булган, аңа биреп өлгермәгән җан җылымны, мәхәббәтемне оныгым Артурга бирергә тырыштым, бөтен күңелем белән аңа бәйләндем. Киленем оныгыма яшь ярым булгач эшкә чыкты. Киленем каты башы авыртканы, табиблар башында берничә яман шеш барын ачыклаганнарын әйтеп, әти-әнисенә белдермәвебезне үтенде. Без тагын олы кайгыга төштек. Шулчак мин аны, табибларга гына ышанып утырмыйк, дип багучыга барырга димләдем. Шуннан кайтканнан соң киленем минем белән сөйләшмәс булды, мин әзерләгән ризыкларга кагылмый ук башлады. Сизәм, улымның да миңа карата мөнәсәбәте үзгәрде. Ана йөрәге түзәмени - улым белән ачыктан-ачык сөйләшеп карарга булдым. Шулчак улым: “Рамиләгә син бозым ясаткансың бит!” – димәсенме! Җаныма пычак белән кадасалар да шул хәтле авыртмас иде, мөгаен. Гарьлегемнән, йөрәк ачысыннан киленемне чакырып яныма утырттым да: “Әгәр, мин ясаткан булсам, үгетләп сине анда җибәрер идемме соң?” – дидем дә, әлеге багучыга шалтыраттым. Ул башта төрлечә акланып карады, берничек тә дәлилли алмагач, киленемнең үзенә “һөҗүм” итә башлады. Ахырда: “Сихерченең кәсебе шул, аның да ашыйсы килә бит. Ә килен өчен каенана һәрвакыт көчле, нигезле аргумент ул”, - дип уйлап, барын да күрәзәче намусына тапшырдым. Әмма киленемне тизрәк анализлар үтеп, өлкә хастаханәсенә юллама алырга үгетләвемне туктатмадым. Дус-туганнардан таныш табибларын белешеп, һәрберсен аякка бастырдым диярлек. Тик ни өчендер киленем генә бер дә ашыкмады. Соңыннан ачыкланды – яз җитүгә гаиләбез белән дачага йөрибез, ә киленем бакчада эшләмәс өчен үзенә шундый чир уйлап чыгарган булып чыкты. Кешенең эштән түгел, чирдән үлгәнен белгәнгә, әйтерсең, җилкәмнән авыр йөк төштемени! Шулай тыныч кына яшәгән арада киленебез икенче шәһәргә читтән торып укырга керде. Бераздан киленемнең улыма карата мөнәсәбәте үзгәргәнен күңелем сизеп, аяз көндә яшен сугачагыннан куркып көтеп яшәгән арада, киленем укудан ир ияртеп кайтып төште. Яңа кияү үзеннән 4 яшькә кечерәк тә икән әле. Ләкин болар минем өчен мөһим түгел иде, бары тик оныгымны кемгәдер тоттырып чыгарып җибәрүләре борчыды. Ул чакта бер көнне дә оныгымнан башка күз алдыма китерә алмый идем. Нишләтәсең, бары сабырлыкка гына таянып яшисең икән. Инсульт кичергән каенанамны карарга дип эштән киттем дә, ничек тә эшкә чыгарга җае табылмый, югыйсә, әнине җирләгәнгә дә ике ел була. Ирем дальнобойщик булып эшли, улымның үз тормышы. Күптән түгел киленем гаиләсе белән безнең шәһәргә күчеп килде. Уртак балалары тугач, оныгыма вакытлары җитми башлады, күрәсең, ялларга үзебезгә алып кайтырга рөхсәт бирделәр. Хәзер мин бәхетле әби, ә ирем – сөекле бабай. Булган вакытымны оныгыма багышлыйм: аны балалар бакчасыннан алып кайтам, төрле түгәрәк, секцияләргә йөртәм, ә бабасы һәр командировкадан кочак-кочак уенчыклар алып кайта. Хәзергә тормышыбызның бар мәгънәсе - оныгыбызда, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836