#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Егетләрне афәтле юлга тартмагыз

последние и лучшие новости искусства в мире

33-4“Серле телефон”га яшь егет шалтыратып: ”Сөю чишмәсе”нә “материальчик хотел подкинуть”, - дигәч ук, миндә зур кызыксыну уянды. Егет үзе белән таныштырып, исемен Айрат, Төмән шәһәрендә яшәгәнен әйтте. Шәһәр җирендә туып-үскән яшьләребезнең “Серле телефон” акциясен белгәненә эчтән сөенеп тә куйдым. Өстәвенә ул саф татар телендә сөйләргә керешкәч, гаҗәпләнүем, соклануым тагы да артты. Айратның сөйләгәннәреннән, үзем әни кеше булгангадыр, күңелем озак тынычлык тапмады. Чынлап та, бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Ә инде яңа мөстәкыйль тормышка аяк басканда, яныңда сине яклар, акыл бирерлек, таянырлык кешең булмаса, берүзең дөрес юлны табып кара әле син!

- Раил белән армия хезмәтенә китәр алдыннан җыелу пунктында таныштык, - дип башлады сүзен Айрат. - Ул катнаш гаиләдә туып, әтисе белән үсмәсә дә, үзен татар милләтеннән дип саный. Аннары армиядән хезмәт итеп кайткач, без кабат очрашып, ара-тирә хәлләр белешеп тордык. Ватанга бурычын үтәп кайткан Раилнең холкы бер дә үзгәрмәгән, ул нарасый бала кебек кешегә гадәттән тыш ышанучан, нечкә күңелле булып кала биргән. Озак еллар аны әнисе ялгызы кайгыртып-күзәтеп тәрбияләп, мөстәкыйльлеккә бөтенләй өйрәтмәгән, күрәсең. Гражданкага кайткач, эш табалмый интекте. Берничә кибеткә охранага урнашып карады, тик бер урында да эш хакын тулысынча, вакытлы ала алмады. Кибет хуҗалары гел алдадылар аны. Ләкин бер дә эшләмичә өйдә ятып куймады. Ә быел кыш көне ул миңа шалтыратып, 40 яшьлек әнисенең көтмәгәндә үлеп киткәнен, соңгы юлга озатырга акча кирәклеген әйтте. Аның үги әтисе белән 7 яшьлек энесеннән башка кайгысын уртаклашыр, ярдәм итәрлек кешесе дә юк икән. Мин, студент, үзем әни җилкәсендә утырганга, әни белән киңәшеп, бераз булыштык. Ләкин ритуал хезмәт күрсәтүе, “поминки”ны уздырар өчен бу ярдәм диңгезгә тамчы кадәрлек кенә булды. Раил әнисен югалтуны бик тә авыр кичерде, ә инде аны хөрмәт белән җирли алмаганына икеләтә кайгырды. Дөнья йөзендә япа-ялгызы калып, шул көнне ук әнисе артыннан караңгы кабергә кереп яткан булса да, аны югалтучы, кайгыручы адәм табылмас иде...  Бераз вакыт узгач, үги әтисенә ул артык тамакка әйләнеп, фатирдан куыла. Ләкин бу хәл чәчкәсе генә булган, күрәселәре аның алда иде әле! Армиядән кайткач, Раил Маша исемле кыз белән танышкан була, озакламый ике арада мәхәббәт уты кабына. Ә инде Раилнең яшәргә урыны булмагач, Маша аны үзләренә алып кайта. Озак та калмый Маша йөккә уза. Мөнәсәбәтләрен законлаштырырга җыенган чакта Раил хатынына күптән түгел генә 16 яшь тулганын белә. Бу турында Раил миңа телефоннан шалтыратып сөйләде дә әле. Ул чакта беркатлылык белән төбен уйлап та карамаган икәнбез...  Тиздән бәхетле яшьләр мөнәсәбәтләрен законлаштырырга дип ЗАГСка баралар, шул чак аларга хәлне ачык итеп аңлаталар. Шулай да кызның әбисе, әнисе рөхсәте белән аларга никахлашу таныклыгы бирелә. Күңелсез хәлләр артта калды инде дип уйлап йөргәндә, баланың туар вакыты җитә. Маша алмадай кып-кызыл нарасыен кулга алуга, палата ишеген тикшерүче килеп шакый. Тикшерүче бу эш белән бик кызыксына, төрле сораулар биреп башларын катыра. Раилнең түләргә акчасы булмагач, түләүсез дәүләт адвокаты тәкъдим ителә. Ул да үзен бик шикле тота. Бераздан тикшерүче беренче сорау алганда биргән мәгълүматларны үзгәртергә, ягъни Раил Машаның 15 яшь булганын белә торып җенси мөнәсәбәткә кергән дип язарга куша. Раилнең янында киңәш бирерлек беркеме булмагач, ул кабат миңа шалтыратты. Бу эштә мин шаһит буларак үттем. Тикшерүче миңа ачык итеп: “Әгәр дустыңны төрмәдән коткарып калырга теләсәң, мин кушканча яз”, - дип әйтте. Мин дә аны-моны уйламыйча, башта әйткәннәремнән ваз кичтем. Ахырда без  эшнең бер дә Раил файдасына түгеллеген аңладык. Аның өчен чынлап борчылдым, ваемсыз, бер гаепсез егетне шундый начар статья белән утыртсалар, ахыры ничек бетәсен күз алдыма китерергә дә курыктым. Гаепсез дигәнем дә дөрес. Чөнки акселерат Маша Раилгә үзе тагылып, аның игътибарын яулаган. Башка кызлар белән күрсә, аларны кыйнап, мәсхәрәләп озаткан.   Кыскасы, аны үзеннән җибәрмәс өчен ниләр генә уйлап тапмаган. Шуңа яшен дә  яшергән һәм морадына да ирешкән... Раил белән түләүле адвокат табып, интернеттагы “дуслар”дан акча җыярга пост  ясадык. Шул адвокат Раилне әлеге фаҗигале юлдан коткарып калды. Әмма шул көннәрдә Раилнең ниләр кичергәнен Ходай гына белә... Бераз тынычланып яши башлагач, Раил миңа, акча эшләргә өстәмә эшләр табып торды, ә үзе, күпме акчага мохтаҗ булсалар да, ни өчендер эшләми, гел өйдә булды. Бер көнне Маша миңа шалтыратып: “Раил каядыр чыгып китте. Мин аны өйдән куып чыгарам инде, чөнки ул беркайда да эшләми, каядыр йөри, миңа бала карарга булышмый. Син аның белән сөйләшеп кара әле”, - дип зарланды. Мин шунда ук Раилгә шалтыраттым. Ә ул миңа, киресенчә, Машаны гаепләде. “Көнләшә, эшкә урнашсам, килеп тикшерә. Хатын-кызлар янында эшләгәнне күрсә, гауга куптара, миңа бары тик аңа буйсынып, эштән китәргә туры килә. Әбисе белән икәүләшеп башымны ашыйлар. Ташлап чыгып китсәң, төрмәгә утыртабыз дип яныйлар. Нишләргә миңа? Әллә контракт белән армияга китәргәме?!...” – дип киңәш сорады аптырап Раил.    

    Дөреслек кем ягында икәнен әйтә алмыйм. Әмма мин күбрәк Раилгә ышанам, чөнки эш урыннарын ул бит миңа табып тәкъдим итә. Шалтыраткан саен гел өйдә була ул, йә ползуноклар юа, йә кызы белән саф һавада йөриләр. Ни өчен бу хәлне сезгә сөйләвемнең сәбәбе шул: кызлар егетләрне алдап шундый хәвефле юлга тартмасыннар иде. Аңлыйм, егетләрдә дә гаеп бар, әмма кызлар үзләрен горур, тәртипле тотсалар, егетләр беркайчан да көчләп ябышмыйлар. Бары да кызлардан тора. Аннары, ни өчен егетләр үзләреннән олы яшьтәге хатын-кызга өйләнәләр, дип аптырыйлар. Раил белән Машаның тормышларын күзәтеп шундый нәтиҗәгә килдем - минемчә, бәйләнчек яшь кызлардан арып, акыллы, сабыр, кайгыртучан апаларны сайлыйлар алар, - дип сөйләде Айрат.  

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836