#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ир-атларда соклану тудырырга телисең икән, шушы хаталардан кач

последние и лучшие новости искусства в мире

Тышкы кыфәтеңә игътибар бирмәү

Тавышына, холкына карыйбыз дисәләр дә, ир-атлар иң элек хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карап фикер йөртә һәм бу – факт. Әгәр аңа гүзәл затның тышкы кыяфәте ошамый икән, эчке матурлыгын эзләве икеле инде. Ир-атлар хатын-кызларның шапшаклыгын бервакытта да гафу итми. Үз-үзеңне карау – ул эш, мәҗбүри үтәлә торган ритуал булырга тиеш. Һәрвакыт пөхтә итеп йөрергә өйрәнегез.

Үзеңне түбән бәяләү

Әгәр хатын-кыз мин иң яхшыга лаек түгел дигән программа белән яши икән, моны ир-атлар бик тиз төшенә. Үзеңә ышаныч булмау сексуальлекне үтерә. Потенциал кияүләр бары тик үзенә йомылган хатын-кызны гына күрәчәк. Алар үзен бәяли белмәгәннәрне яулап интекмәячәкләр дә. Сез бәхетле булырга лаек. Ышаныгыз! Үзегезгә булган ышанычны күрсәтергә оялмагыз, сексуаль потенциалыгызны ачыгыз. Ир кешеләргә күзе янып торган, хисчән жестлы, моңсу тавышлы хатын-кызлар ошый.

Начар гадәтләр сәламәтлеккә зыянлы

Бу хакта гүзәл затлар белә, тик һаман да аракыга үрелә, тәмәке тартуын дәвам итә. Сәламәтлеген кайгыртмаган хатын-кызларны ир-атлар читләтеп узарга тырыша. Алар бит булачак балаларына ана эзли. Ни дисәләр дә, акыллы ир-атларга чисталык һәм сафлык бөркелеп торган гүзәл затлар якын.

Бәйләнчек булмагыз

Ир-атларга бертуктаусыз шалтыраткан, хәбәр язган һәм бик күп сораулар биргән ханымнарны өнәп бетермиләр. Бу аларга контрольлек итәргә, кысаларга кертергә тырышу кебек тоела. Шуңа күрә андыйлар белән алар мөнәсәбәтләрне тизрәк өзәргә тырыша. Нишләвен белергә бик теләсәгез дә, түзегез, аңа шалтыратырга ашыкмагыз. Андый ашкынуларыгызны контрольгә алырга тырышыгыз – шул вакытта яраткан кешегез үзе үк сезнең белән кызыксына башлар.

Җитди мөнәсәбәтләр: жәлләтмәгез

Кайбер хатын-кызлар кызгандырам да, ир-атны янымда калдырам дип саный. Ләкин болай уйлау зур хата. Кызгандыру – җитди мөнәсәбәтләр өчен начар мотивация. Ир-ат үзен гаепле итеп хис итә, зур җаваплылык аны алҗыта башлый. Күпмедер вакыттан соң, ул мондый мөнәсәбәтләрдән туя. Яраткан кешегезгә: «син минем тормыш мәгънәм», «кояшым» дип әйтү бигүк дөрес түгел. Минут саен мәхәббәт аңлату да – хата. Үзенең бар игътибарын сезгә юнәлтмәсә дә, үпкәләмәгез. Эмоцияләрегезне йөгәнләргә өйрәнегез. Сезнең бәхетле булуыгыз бары тик бер кешегә бәйле булырга тиеш түгел. Шулай икән, хатын-кыз мөлаемлылыгы югала.

Шик-шөбһәләргә бирелү

Ул көнгә берничә тапкыр: «ә син мине яратасыңмы?», «ә мин сиңа кирәкме?» һәм башка шундый сораулар бирү ирләрнең ачуын китерә. Мондый шикләнүләр аның ачуын чыгара, ә бәлки анда җитешсезлекләр күптер, мин күрмим генәдер дигән уйлар уйлый башлый. Матур мөнәсәбәтләрне үз күңелегездә тәртип урнаштырганда һәм үз-үзегезгә ышанганда гына корып була.

Ирләр белән аралаша белмәү

Күпчелек гүзәл затлар аралашу вакытында бөтен игътибарны үз ягына тартырга тырыша. Алар үзе хакында гына сөйли, ирне тыңламый. Аның эмоцияләре, фикере, хисләре барлыгы турында оныта. Ә ир-атлар мәнфәгатьләрен бәяли белгән гүзәл затлар белән җитди мөнәсәбәт корырга тыраша.

“Саулык. Татар халык медицинасы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836