#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Иркә булып үскән ир хатынын кыйнап яши

последние и лучшие новости искусства в мире

Россиядә ир кулыннан кыйналып һәр 40 минут саен бер хатын-кыз үлә. Коточкыч! Ә бит гаиләдә кыйналып яшәүче хатын-кызлар танышларыбыз арасында да бар...

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән ирләрнең ни өчен хатын-кызга кул күтәрүе һәм хатыннарның ни сәбәпле моңа түзеп яшәве турында сөйләштек.

«Россиядә алкоголизм буенча 2,5 млн. кеше исәптә тора. Исерткеч эчемлекләрне халыкның 93 проценты куллана! Бу, чыннан да, куркыныч саннар.

Инде соравыбызга әйләнеп кайтканда, ирләрнең хатын-кызга кул күтәрүенең сәбәпчесе 98 процент очракта – хәмер.

Шулай да, төптәнрәк уйлап карасаң, аның башка сәбәпләре дә бар:

1. Балачакта алган психологик травма. (Бу очракта “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән халык мәкале туры килә).

2. Алкоголизм.

3. Түбән үзбәя.

4. Гаиләдә иркә бала булып үскән ир-ат.

Агрессив ирләр - 21нче гасырнын иң зур проблемасы.

Ни өчен хатын-кыз кул күтәрүгә түзә?

1. Беркатлылык. Кыйный, димәк ярата, хисләрен шулай аңлата дип уйлаучылар да бар.

2. Күп кенә ирләр шантажист роленә керергә ярата. Башта кыйный, хатын китәм дип авызын ачса, үз-үзенә кул салу белән куркыта. Хәтта «бары тик ул гаепле» дигән записка калдыру белән яныйлар.

3. Балага әти кирәк дигән фикер.

4. Матди яктан бәйле булу.

Хатын-кыз һәм психолог буларак, шуны әйтәсем килә: әгәр дә сез кыйналып яшәүне язмышым шул диеп кабул итсәгез, үз тормышыгызны, балаларыгыз тормышын шулай булырга тиеш дип санасагыз, түбәндәге мәгълүматка игьтибар итегез әле:

- Россиядә исерек ир кулыннан кыйналып һәр 40 минут саен бер хатын-кыз үлә.

- Көн саен 36 мең хатын-кыз ирләре тарафыннан кыйнала.

- 50 меңнән артык бала өйләреннән чыгып китә.

- 2 меңнән артык бала әти-әни кыйнавыннан куркып, арып үз-үзенә кул сала», - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Эльвира ШАКИРОВА, «Шәһри Казан»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836