Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Борын заманда Ходай 10 ир егетне дөньяга яралткан да, һәрберсенә вазифа биргән. Аларның берсе җир сөргән, икенчесе - сарыклар көткән, өченчесе – балык тоткан... һ.б. Көне-төне эшләп әлеге егетләр үзләренә йорт төзегәннәр, хуҗалык булдырганнар, тәмле ашаганнар, үзара аралашып, мавыктыргыч уеннар уйнаганнар. Тик ни өчендер җан тынычлыгы гына табалмаганнар. Җыелышып алар Ходай каршысына килгәннәр дә:
- Безнең бар да бар, әмма күңелгә бернәрсә җитми кебек. Шуңа күңелсез безгә, - дип мөрәҗәгать иткәннәр.
Ходай бераз уйланып торган да, боларга камыр биргән һәм:
- Менә шушыннан күңелегезгә ошаган хатын-кызны әвәләгез, мин аларга җан өрәрмен, - дигән.
Билгеле, егетләр бер-берсеннән арттырырга уйлап, бик тырышканнар, бөтен сәләтләрен куйганнар. Ходай егетләрнең иҗат җимешләрен күздән кичергәч, савытта шикәр алып чыккан.
- Биредә 10 кисәк шикәр, һәрберегез берне алып, булачак хатыныгызга ашатыгыз. Моны сез хатын белән төче яшәр өчен эшлисез, - дип әйтә. Егетләр Ходай кушканча эшлиләр. Шул арада кинәт Ходай ачуланып:
- Арагызда алдакчы бар! Чөнки савытта 11 кисәк шикәр иде. Кемегез 2 кисәк алды? – дип сорый.
Бары да тынып калалар. Гаебен танучы күренмәгәч, Ходай хатыннарны буташтырып, кемгә кайсы эләгә, шулай өләшә.
Шул вакыттан бирле 9 ир-ат чит хатын-кызларны төчерәк дип уйлап яшиләр. Бары тик арадан берәү генә хатын-кызларның барысы да бер икәнен белә. Чөнки артык шикәр кисәген ул үзе ашаган була.
(Интернеттан).
Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе.