#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатын-кызның иң зур теләге

последние и лучшие новости искусства в мире

Бервакыт король Артурны икенче бер падишаһ тотып төрмәгә яба. Бераздан ул аны жәлләп: “Әгәр минем катлаулы соравыма җавап бирә алсаң, мин сине азат итәчәкмен. Әгәр таба алмасаң, башың белән мәңгегә саубуллашырга туры киләчәк”, - дип әйтә дә, Артурга бер ел вакыт бирә. Ә король: “Чынында хатын-кыз нәрсә тели?” – дигән сорауга җавап бирергә тиеш була. Ел дәверендә Артур үзенең корольлегендә яшәүче һәр хатын-кыз белән аралаша, ләкин берсе дә дөрес, ышандырырлык җавап бирә алмый. Ниһаять, аңа: “Бу сорауга бары тик карт Убырлы карчык кына җавабын табар, ләкин ул сездән югары хак таләп итәчәк”, - диләр.

Корольнең башка чарасы булмый, ул әби янына юл тота. Убырлы карчык җавапны бер шарт белән генә әйтәчәген белдерә. Килешү буенча Артурның иң якын дусты Гаваин карчыкка өйләнергә тиеш булачак. Ә Убырлы карчык үзе карт, үзе җирәнгеч, өстәвенә авыз эчендә бер генә теше тырпаеп тора икән. Артур: “Дустымны мәҗбүр иткәнче, миңа үләсе җиңелрәк шул”, - дигән. Ләкин Гаваин каршы килеп: “Юк, дустым, синең гомерең корольлек өчен бик мөһим, халык сине ярата, димәк, син аңа кирәк. Шуңа мин карчыкка да өйләнергә әзер”, - дигән. Шуннан Убырлы карчык әлеге катлаулы сорауга җавап биреп: “Барыннан да артыграк һәр хатын-кыз үзенең тормышы белән үзе идарә итәргә тели” – дип әйткән. Әлеге җавап белән Артур Падишаһ янына бара һәм мәңгегә бәйсезлек ала. Бу хәлгә һәркем шатланып, корольлектә 3 көн, 3 төн бәйрәм итәләр. Озакламый туй көне дә килеп җитә. Гаваин, чын джентльмен буларак, хатынының мәҗлес өстәлендә үзен тәртипсез тотуына, ризыкны савыттан кулы белән алып ашаганына да кисәтү ясамый, гарьләнми дә. Беренче зөфаф төненә Гаваин бүлмәгә килеп керсә, урында аны көтеп дөньядагы иң матур, иң сөйкемле кыз ятканын күрә дә: “Бу ни хәл соң?”- дип аптырап кала. Ә кыз аңа: “Миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булганың өчен рәхмәт йөзеннән мин көннең бер яртысында җирәнгеч карчык, ә икенче яртысында - яшь, чибәр, нәфис кыз булачакмын. Ләкин кайсы вакытта минем нинди булачагымны сиңа сайларга туры киләчәк”, - ди. Гаваин ни уйларга да белми. Ярар, көндез кешеләр аны сылу хатын-кыз белән күрсеннәр ди, ә караңгы озын төннәрне аңа карт карга янында үткәрергә туры киләчәк бит. Әллә көндез - әби белән дә, төннәрен - иң чибәр кыз белән уздырыргамы? Юк, Гаваин озак уйланып тормый, ул кызга үзенә сайларга ирек куя. Бу сүзләрне ишетүгә кыз: ”Мине хөрмәт иткәнең, ягъни үз тормышым белән үземә идарә итәргә рөхсәт биргәнең өчен мин гел матур булып калырга карар кылам”, - ди дә Гаваинны җылы кочагына ала.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836