Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Туйның йөзек кашы – кәләш, бәхәссез. Тик бу кияү егет кәләшнең шәүләсе булып йөрергә тиеш дигән сүз түгел. Ул үзен матур фикер калдырырлык зәвыклы һәм тәрбияле тотарга тиеш. Бу киңәшләребез сезгә ярдәм итсен. - Кунакларны зәвыгы белән таң калдырыр өчен, кияү егет бәйрәм костюмы кия. Гадәттә, бу - караңгы төстәге рәсми костюм, йә ак жилет һәм ак күбәләк-галстук белән фрак. - Бүгенге заманда өч төймәле һәм инглизчә якалы озынча смокинг кию дә модага кереп бара. - Кияү егетнең аягында, һичшиксез, кара оекбаш һәм ботинка була. Оекбаш озын булырга һәм чалбардан ялан аяклар күренеп тормаска тиеш. Ботинканы костюм төсенә карап сайлыйлар. - Фраклы күлмәктән тыш, жилет белән булавкалы галстук та кияргә мөмкин. - Кияү егеткә күлмәкне, йола буенча, кәләш бүләк итә. - Күкрәк кесәсеннән ап-ак кулъяулык почмагы күренеп тора. - Кияү костюмында аеруча игътибар галстукка бирелә.
Аны костюм тукымасы төсенә, рәсеменә һәм материалына карап сайлыйлар. Галстук костюм белән бер тонда булырга тиеш: бу - кагыйдә. Тантаналы очракларда ефәк галстук бәйлиләр. - Костюм сайлаганда фигурагызның пропорцияләрен истә тотыгыз. Кыска буйлы кияүләргә озынча һәм киң янбашлы костюм сайлау килешми. Икеякалы костюм исә тазартып күрсәтә. - Классик костюм – һәркемгә дә килешә. - Чалбар озынлыгы аяк киеме үкчәсенең яртысыннан булырга тиеш. - Бутоньерка, йә чәчәк – кияү егете костюмының аерылгысыз бизәге. Аны пиджак якасының сул яктагы төймә тишегенә беркетәләр. Ул зур булмаганда гына туй костюмын бизәп торачак. - Кияү костюмындагы чәчәкнең кәләш бәйләмендәге чәчәкләр белән туры килү-килмәвен алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. - Кияү чәчен алдан ук кистереп, төзәтеп куярга тиеш. - Туй алдыннан стоматологка да барып кайту хәерлерәк. - Туй тантанасында, мәҗлестә, фото һәм видеокамералар алдында үз-үзеңне табигый тоту өчен бар да тәртиптә булырга тиеш.
(Интернеттан).