#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Миләүшә

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя)

Палатада бөркү иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Миләүшәнең битен сыйпады, башындагы уйлары буталды. Нигә аның егете телефонын сүндереп куйган, нигә СМСларга җавап юк, нигә аның күңеле китек?

Көн нинди матур башланган иде. Табигатьнең уянып, үз көченә керергә теләгән мәле – яз ае. Яшь йөрәк үзенә урын таба алмый... Гел елмаерга теләп, юктан кызык эзләгән күңелнең иләс-миләс килгән чагы. Шундый халәттә тукталышта очратты Миләүшә аны. Күптәнге танышлардай сөйләшеп киттеләр. Алар ягына автобус йөрми, очраклы машинаны көтмичә, җәяү атладылар.

- Мин сезнең авылда авыл хуҗалыгы көллиятендә укыйм. Армиядән соң укырга кердем. Тиздән эретеп-ябыштыручы булачакмын. Аннан себер ягына акча көрәргә юл алачакмын. Бир, букчаңны күтәрәм, - дип сөйли башлады егет үзе турында.

- Авыр түгел, анда бер китап та, бер дәфтәр, - диеп тарткалашкандай кыланды кыз, аркасына аскан букчасын салырга теләмичә. Бүздәктән репетитордан кайтып килешем, атнага ике көн репетициягә йөрим. Институтка барып карарга план. Себердән акча көрәр өчен көрәк сатып алырга акча сорап телеграмм сукма. Күтәрә алсаң, көрәгеңне үзеңнән калдырма, - дип, сүзен икенчегә борып җибәрде.

- Институтыңа барганчы, кияүгә чыгып куйма - дип сүзен бүлде юлдашы, тартылып бетмәгән тәмәкесен җиргә ташлап.

- Башка кайгың булмаса, кайгырма. Кем алсын мине. Син генә алмасаң… Хәер, син себер тарта, дисең. Шулай булгач, борчылма, - дип шаяртты күңелен яулап алган кешесенә Миләүшә.

Очраклы таныштык, атнасына ике тапкыр берүк юлны таптый торгач, дусларга әйләндек. Миләүшә үзе аңа гашыйк булганлыгын сизде. Яратам һәм яратылам дип уйлады. Май бәйрәмендә урманга чыгыйк, шашлык кыздырыйк, дигән тәкъдимне шатланып кабул итте. Бу көнне ул күкнең җиденче катында иде. Күңел кояшың яныңда булгач, берни кирәкми икән. Тикмәгә, сөйгәнең белән куышта да оҗмах, димәгәннәрдер. Саф урман һавасы башны әйләндерде, учактан килгән төтен исе нигәдер җанны уйнатты, күңелне кузгатты. Тик шул чак вакыт кадерен белмәгән сәгать телен күрсәтте. Ите бозылган булдымы, берничә кисәк шашлык ашагач, азык кире чыгарга теләде. Кыз, тыела алмыйча, укшып косарга тотынды. Агуланудан төсе качканлыктан, аны хастаханәгә илттеләр. Миләүшәне тәүлек буе дежурда торган яңа гына эшли башлаган яшь табиб Идел Рим улы карады. Ашказанын юдырып, капельница астына салдылар. Тузга язмаган, кирәкле-кирәксез сораулар биреп, ачуын китерде. Эшлекле кыяфәт чыгарып, төнлә палатага кереп, озын бармаклы, йомшак, салкын кулы белән башын тоткалап, хәлен тикшереп йөрде. Өстендәге яшькелт төстәге костюмына гына түгел, бөтен тәнененә дә сеңгән дару исләре, косасыны китереп, күңелне айкады.

Кара эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыга икән. Ят та үл, бәйрәмнәр үткәч, ике атналык авырың бар дигән диагноз куйды. Токсикоз дип, Миләүшәне чит кешеләр кереп-чыгып йөрми торган югары катка, гинекология бүлегенә күчерделәр, ялгызын бер палатага урнаштырдылар, бүлмәдән чыгып йөрергә рөхсәт бирделәр. Аның иреннәре яргаланып кипте, үтереп каһвә эчәсе килде. Кан басымы күтәреләсен, эчәргә ярамаганын белсә дә, каһвә исен иснәү ниятеннән почмакта торган кофе-машина янына килеп басты. Анда кулына кофелы стакан тотып, тәрәзәгә карап, уйларына чумып басып торучыга игътибарын юнәлтте. Янына якынрак килгәч, һич уйламаган җирдән Миләүшә баштагы көннәрдә үзен дәвалаган табибны күреп, бик уңайсыз хәлдә калды. Сүз юктан сүз булсынга, тынлыкны бозып, исәнләшеп, авыз эчендә ботка пешерде. Табиб әллә ишетмәде, нишләптер аның сәламен алмады. Уйларына бирелеп, каһвәсен әкрен генә эчә-эчә, карашын каядыр ераклыкка төбәгән. Идел Римовичны, исе китмәгән кыяфәт чыгарып, күзәтүен дәвам итте Миләүшә. Китәргә кузгалгач, авыруын күреп алды, гафу үтенеп, хәл белеште. Аборт турында хәл иткән Миләүшә, сүзен нидән башларга белмәде, кырыйга утырырга тәкъдим итте. Табиб аның янәшәсенә килеп утырды. Икесе дә, үз уйларына бирелеп, сөйләшмичә, озак утырдылар. Әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, телефонына тынгы бирми утырган кыз, кулларын кая куярга белмәгәнлектән, үзе дә сизмәстән, фотога төшереп алды. Миләүшәгә янында кеше булгач, беркадәр җиңелрәк тоелды. Авызларына су кабып утырсалар да, ахырда, Идел ни өчендер аңа рәхмәт белдерде.

Миләүшә палатага кайткач, никадәр шалтыратса да, көткән кешесеннән җавап ала алмаганга йөрәге әрнеде. Аңа бала төшерү турында аның фикерен белү мөһим иде. Икенче көнне шул ук вакытта, шул ук урында табибның утырганын күргәч, кыз сүзсез генә эскәмия кырыена килеп утырды. Алар, телләрен йоткандай, дәшмичә, һәркем эченнән үз уе белән сөйләшеп, озак утырдылар. Аннары Миләүшә - бөркү палатасына, Идел үзен көтеп торган авырулары янына китте. Бу вакыйга атна буе дәвам итте, янәшә утырудан җаннарына ял булды. Атна узгач, каһвә машинасы янында ике таныш булмаган танышлар беренче тапкыр телләре ачылып китеп, сөйләшеп киттеләр. Сүзне Идел башлап, эчендәгесен тышка чыгарды. Күптән түгел озак еллар йөргән сөйгәне белән әрләшкән, дөресрәге, яратканы аны калдырып, икенче егет белән йөри башлаган. Ул моны авыр кичергән, җаны таш булып каткан, шуңа берәү белән дә аралашасы, сөйләшәсе килми. Алар егет белән кыз кебек түгел, дусларча сөйләштеләр. Мәгънә юклыгын күреп, Миләүшә бала төшерү турында әйтмәде. Әңгәмәдән соң һәркайсы үз юлы белән китте.

Идел яше өлкән буларак, Миләүшәне сеңеледәй күрә. Ни дисәң дә, кыз әле укучы гына, ул табиб. Хастаханәдән чыгар көн җиткәнче, таныш урында очрашып, тормышларында булган төрле хәлләрне кайсын көлеп, кайсын елап искә төшереп, сер бүлештеләр. Бер-берсенә ияләштеләр, шулай борчулы уйларыннан арынып тордылар.

Миләүшә иртәгә өйгә кайтам дигән көнне, кичке дежурствоны кабул итеп алган Идел Римовичның бүлмәсенә кереп, саубуллашып чыгарга уйлады. Ишек янына җиткәч, талашкан тавышлар ишетеп, адымнарын әкренәйтте һәм туктап калды. Табиб кычкыра, таныш булмаган кыз аның исемен әйтеп, кулыннан бер эш килмәүдә гаепләп, яман сүзләр белән сүгә. Миләүшәнең йөрәге бу сүзләрне кабул итмәде, якын кешесенә бер генә дә тавыш күтәртәсе, начар сүз тидерәсе килмәде. Диңгезнең дә төбе бар, сабырлыкның да чиге бар. Түземлеге тәмам бетеп, бөтен кыюлыгын җыеп, ишекне шакып тормыйча, бүлмәгә атылып кереп, кычкыручыдан танышын якларга кереште:

- Юньсез, нишләп сез Идел Римовичка тавыш күтәрәсез, чыгып китегез, эзегез булмасын биредә, - дип җан ачуы белән кычкырды.

- Син кем монда кысылырга? - дигән ачулы сорау яңгырады.

- Кем? Кем булса да барыбер түгелмени? Мин аның кәләше, менә фотобыз, - дип, Миләүшә бер кулы белән телефонны кызның усал йөзенә китереп терәде, икенче кулы белән ике ут арасында калган табибының йомшак кулын тотты, әйтерсең алар егет белән кыз.

Миләүшә үзенең дорфа кыланмышларыннан куркып калды. Әгәр Идел аңа берәр сүз әйтсә, чыннан да нигә кирәк булды инде кысылу, ишетмәмешкә салыш та, кит тә бар бит инде, дигән уйлар йөгереп узды. Ә ул яклаучысыннан читкә тайпылмый, кулларын учларына ныграк кысты. Аптырашта калган чакырылмаган кунак, теленә килгән сүзләр белән сүгә-сүгә чыгып китә. Алар кулга-кул тотышкан килеш тыныч кына басып калдылар.

Идел, бу хәлдән коткарганы өчен, аңа рәхмәт әйтте. Караңгыда озак кына сөйләшеп торганнан соң, Миләүшәне палатасына кадәр озатып куйды. Кыз аңа ияләшкәнгәме, сер бушатыр күңел кошы итеп кабул иткәнгәме, төнне йокысыз үткәрде. Икенче көнне өйләренә кайтып китте.

Миләүшә, эчтән янса да, тирә-яктагыларга уйларын сиздермәде, чыгарылыш имтиханнарын җиңел генә тапшырып, институтка укырга керәм дигән планын төбе-тамыры белән үзгәртеп, медицина көллиятенә укырга керде, маңгаена язылган язмыш кочагына ташланды. Күңелен кайтарган егете, койрыгына бастырмыйча, сөттән ак, судан пакь булып, себер ягына чыгып югалды. Гәүдәсе тулыланып, чибәрләнеп киткән Миләүшә, аена ике тапкыр табибына күренергә барып, юксынуын баса. Төшке аш вакытында буфетка кереп, каһвә эчеп сөйләнеп утыралар. Киләчәкне уйлап, вакытны ашыктырмыйлар. Аларга шулай рәхәт.

Сания ШӘРИПОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836