#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Никахлашырга теләүчеләр нәрсә белергә тиеш?

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаилә кору һәрбер кеше тормышында гомерлеккә истә кала торган мөһим вакыйга булып санала. Мөселманнарда гаилә тормышы никах укытудан башлана: туйны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсе ирекле булса, никах укытмыйча егет белән кызның бер түбә астында бер гаилә булып яшәргә хакы юк (шулай эшлиләр икән, Аллаһ каршында зина җинаятен кылучы гөнаһлы бәндәләр хисабыннан язылырлар).

Шәригатьтә каралган дини йола булганлыктан, никах үткәрүнең билгеле бер тәртибе һәм таләпләре бар (аннан тыш гореф-гадәт, җирлек белән бәйле кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә кирәктер). Әлеге таләпләр һәм үзенчәлекләр берничә әһәмиятле мәсьәләдә чагыла һәм никахлашырга теләүчеләрнең аларны белүе бик мөһим.

* Беренче мәсьәлә –ике гаиләнең килешүе.

Никахлашырга карар кылган егет белән кызның үзара сөйләшеп куюы гына җитми – бу хакта әти-әниләргә дә хәбәр итәргә кирәк. Татарларда «кыз сорау» дигән күркәм гореф-гадәт бар, ягъни егет һәм аның әти-әнисе (туганнары) кызның өенә барып (әлбәттә, алдан хәбәр итеп), аның әти-әнисе белән сөйләшергә, җитди ниятләре турында белдерергә һәм улларына бу кызны кияүгә бирергә рөхсәт сорарга тиеш. Шәригать буенча кызның әтисе (яисә башка ир туганы, әйтик, бабасы, әтисенең яки әнисенең абыйсы) бу очракта Вәли, ягъни кыз өчен җаваплы зат ролен үти һәм соңгы сүз (рөхсәтне бирү) – аның өстендә.

* Икенче мәсьәлә – никахны укыячак имамны һәм никах укылачак урынны билгеләү.

Аңлашыла ки, никах мәрасиме нинди дә булса мулла тарафыннан башкарылырга тиеш. Гадәттә, бу мәҗлес кыз йортында үткәрелә, шуңа күрә шул мәхәллә имамына алдан мөрәҗәгать итеп, мәҗлеснең көнен, вакытын һәм башка мәсьәләләрне килештерергә кирәк. Элек никах мәҗлесләре өйдә генә үткәрелсә, хәзер мәчеттә (башлыча шәһәр мәчетләрендә), кафеда, хәтта ресторанда да үткәрү очраклары шактый. Күп имамнар мәчеттә үткәрүне өнәп бетерми (чөнки бу ниндидер дәрәҗәдә христианнарның чиркәүдәге венчаниеларына охшаш кебек...); кафе-ресторанда үткәргән очракта оештыручыларга ризыкның хәләл булуына игътибар бирергә кирәк була.

Шунысы мөһим – имам белән килешкәч, яшьләр аннан консультация алырга һәм ул киңәш иткән барлык нәрсәләрне үтәргә тиеш.

* Өченче мәсьәлә – шәһадәт кәлимәсен белү.

Мәгълүм булганча, никах ул ислам дине шәригатендә канунлаштырылган чара, ягъни никах фәкать мөселманнарга гына укыла. Моның өчен никахлашучылар имам каршында шәһадәт кәлимәсен, ягъни «Ләә иләһә иллә Аллаһ Мүхәммәдүр расүлүллаһ» (Аллаһтан башка илаһи зат юк, Мөхәммәд – Аның илчесе) дип әйтеп, мөселманлыгын расларга тиеш. Хәзер яшьләрнең байтагы бу кәлимәне, кызганычка, белми һәм никах мәҗлесендә имам артыннан бу сүзләрне ватып-сындырып кабатларга мәҗбүр булып, уңайсыз хәлгә кала. Әлбәттә, егет тә, кыз да иман кәлимәсен яхшылап, дөрес итеп әйтсә, хәерлерәк була.

* Дүртенче мәсьәлә – мәһәр бирелгән булу.

Мәһәр ул – егетнең кызга бирә торган никах бүләге. Безнең җирлектә бу мәсьәләгә җиңелрәк карыйлар. Чынлыкта исә мәһәр ул – кызның киләчәген кайгырта торган әһәмиятле никах шарты. Эш шунда ки, кызга бирелгән мәһәр аның шәхси милке булып санала һәм аның алдагы тормышында ышанычлы бер матди терәк булып тора. Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин һәм аерылышкан очракта, мәһәр кыз өчен 3 ай дәвамында яшәрлек бер чыганак булып торырга тиеш, чөнки бу вакыт эчендә ул кияүгә чыга алмый (бу – аның балага узганмы-юкмы икәнен ачыклый торган гыйддә вакыты). Шәригать буенча мәһәрнең минималь күләме 4,8 гр алтын бәясенә тиң (хәзерге вакытта бер грамм алтын – 4430 сум, шуңа күрә мәһәр 21300 сум тирәсе була). Мәһәр әйберләтә дә бирелергә мөмкин, әйтик, кызга бүләк ителгән алтын балдак та мәһәр булып санала ала. Мәһәрне икегә яки берничә өлешкә бүлеп тә тапшырырга мөмкин (әйтик, бер өлешен никахка кадәр, икенчесен никахтан соң). Ничек кенә булса да, никах мәҗлесендә имам бу хакта, һичшиксез, сораячак һәм мәһәр бөтенләй бирелмәгән очракта, аның никахны укымаска да хакы бар. Әгәр егет: «Фәлән вакыт эчендә бирәчәкмен», – дип вәгъдә бирсә, никах укыла ала.

* Бишенче мәсьәлә – шаһитлар булу.

Мулладан тыш никахта шаһитлар булуы да таләп ителә. Шәригать буенча шаһит вазифасын ике ир кеше яки бер ир, ике хатын-кыз башкара ала (шаһитларның өчесе дә хатын-кыз булса, никах дөрес саналмый). Барлык шаһитлар да мөселман булырга тиеш. Аларны мәҗлес вакытында “әйдә, син булырсың” дип түгел, ә алдан сөйләшеп билгеләп куярга кирәк. Шаһит буларак балигъ яшендә һәм үз акылында булган тәртипле, әхлаклы кеше сайлана (яшьләрнең әти-әнисе шаһит була алмый).

* Алтынчы мәсьәлә – егет белән кызның бер-берсе белән никахлашырга риза булулары.

Гаилә коручы парның һәрберсе дә үз теләге, үз ризалыгы белән никахлашырга тиеш. Егет яки кыз кемнеңдер басымы астында, мәҗбүр ителеп никахлаша икән, мондый никах Аллаһы Тәгалә каршында дөрес булмый. Шуңа күрә никах укучы имам яшьләргә шундый сорау бирәчәк:

- Фәлән кызы фәлән, син фәлән улы фәләнгә хәләл җефетлеккә риза булып бардыңмы? (Кыз риза булса, шулай ук үткән заманда: «Әйе, риза булып бардым», – дип җавап бирергә тиеш).

- Фәлән улы фәлән, син фәлән кызы фәләнне хәләл җефетлеккә риза булып алдыңмы? (Егет: «Әйе, риза булып алдым», – дип җавап бирергә тиеш).

Мәҗлеснең сорау-җавап рәвешендә үтә торган шушы өлеше «Иҗәб - кабул» дип атала һәм ул – никахның мөһим шарты (аннан башка никах дөрес булмый). Нәкъ менә шушы җаваплар алынганнан соң егет белән кыз законлы никахлашкан ир белән хатын була.

Ришат хәзрәт КУРАМШИН әзерләде
«Мәдәни җомга»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836