#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Озак көтелгән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Юл озын... Тәскирә ире Рөстәм һәм ике оныгы - 8-10 яшьлек малайлар белән Казан якларыннан Төмән өлкәсенең төньяк шәһәрләренең берсенә кайту юлына чыкканнар иде. Ире, Казан як егете буларак, ял итәргә туганнары янына кайтуны ярата. Җитмәсә әле туган нигезендә гаиләсе өчен ике катлы мәһабәт йорт салдырды. Менә шул яңа өйләрендә бер ай буена яшәгәннән соң, гомерләренең күп өлешен үткәргән якларга барулары инде. Алар иртәнге сәгать дүрттән бирле юлда, көн бик эссе, арыдылар, ял итеп аласы килә. Шул вакыт Тәскирәнең институтта бергә укыган дус кызы бу якларда яшәгәне исенә төште. Алай гына да түгел, шул авылда ул үзе дә хезмәт юлын башлаган иде. Еллар, еллар... шул вакытлардан бирле инде 40 елдан артык вакыт үтте. Авылга якынайган саен хатын яшьлек хатирәләренә чумды.

Август аеның матур көннәрендә ул бу авылга килеп эшкә урнашты. Озакламый анда күрше егете белән танышып, кияүгә чыкты. Аның ире шәһәрдә авыл хуҗалыгы буенча һөнәр үзләштереп, үз авылына эшләргә кайта. Алар бер-берсен яратып, еш очрашып, озакламый туй ясап бергә яши башлыйлар. Ләкин, нәрсә сәбәп булгандыр, аларның тормышы килеп чыкмады. Илдар шәһәрдә укып йөргәндә башка кыз белән таныш булганын Тәскирә соңыннан ишетте. Тәскирә белән очрашкач, ул авылга еш кайта башлый. Теге кыз да араларның бозыла башлаганын сизенә, Илдарны тотып калыр өчен төрле сәбәпләр эзләп карый, ләкин егетнең карары нык булып, ул кыз белән саубуллаша. Ә кыз егет белән аерылышуны бик авыр кичерә. Үзе Илдарны кире кайтару теләген ташламый, күрешергә тырышып гел егетне эзли. Тора-бара бу кыз егетне үзенә кире тартып ала. Тәскирәгә тагын шуны ачыклыйлар: Илдар Тәскирә белән үзен тиң сизмәгән икәнлеген аңлаган. Ул интеллигентлар гаиләсендә туып-үскән югары белемле кыз музыка, поэзия белән кызыксына, бу темаларга бик җиңел әңгәмә алып бара ала. Илдар, гади авыл егете, башын “андый юк-бар” белән ватмый иде. Шушы ике шәхеснең тормышка карашлары тәңгәл килмәгән булу сәбәпле генә Илдар Тәскирәдән баш тарткан.

Әйе, Тәскирәгә хыянәтнең ачысын татырга туры килде. Җитмәсә, көннәрдән бер көнне ул аларның икесен очратты. Яңа кәләшне Илдар авылына, әти-әнисе янына алып кайтты. Яшьләр парлашып, кулга-кул тотынып аның каршына килеп чыктылар, икесенең дә йөзләре бәхет тулы. Тәскирәнең күз алды караңгыланып, йөрәге күкрәгеннән очып чыгардай булды, күңелендә давыл уйнады. Тәскирәне күргәч, Илдар аптырап калды, ә хатыны бөтен көчен җыеп, түземлегенә таянып берни булмагандай, тыныч кына яннарыннан узып китте. Ләкин бу мизгел аны озак борчыды, күпме төннәре йокысыз үтте. Көчле рухлы буларак, ул югалып калмыйча, барсын да тизрәк онытырга теләп еракларга юл ала.

Читтә яшәгәч, туган як сагындыра, үткәннәр искә төшә, бигрәк тә яшьлек хатирәләре. Тәскирә интернет аша үзе белән бергә укыган кызларны табып аралаша башлый, аеруча аны үзе эшләп йөргән яклар кызыксындыра, шулай итеп Резеда белән бер-берсен табып, хәбәрләшеп тора башлыйлар. Тәскирә һәрвакыт Илдар турында сорашып тора, сәлам юллый. Күп еллар үтсә дә, беренче хәләл җефетен оныта алмаганлыгы сизелә иде.

Соңгы хәбәрләшкәндә Резеда аны чакырып: “Юлыгыз безнең авыл аша үтә, кайчан да булса тукталып үт”, - дигән иде. Ә менә бүген шул озак көтелгән очрашу килеп чыкты. Яшьләре 65не узган хатыннар бер-берсен күргәч, гаҗәпләнүләрен яшермәделәр, өлкән яшьтә булсалар да, аларның кыяфәтләре күпкә яшь күренә иде.

Резеда тиз арада өстәл әзерләде, кунакларга чәй куйды. Чәйдән соң Тәскирәнең ире ял итәргә ятты, оныклары мультфильмнар карарга утырдылар.

Беренче иреннән аерылгач, Тәскирә төньякка юл ала, хезмәт юлында да кискен борылыш ясый – адвокат булып эшләп китә. Менә инде 40 елга якын күп кешеләргә файда китерә. Төньяк шәһәрләрнең берсендә ул булачак ире белән таныша, озакламый тормыш коралар, ике бала дөньяга килә. Кызы белән улы икесе дә әниләре юлыннан китеп юрист булып хезмәт итәләр. Хәзерге көндә алар үз гаиләләре белән яшиләр, әти-әниләренең хәлен гел белешеп торалар.

Тәскирә үзенең икенче ире белән очрашканнан соң, дөньяда Илдар дигән кеше барлыгын да оныта. Биек буйлы, мөлаем йөзле, сүзгә бай егет Тәскирәнең күңелен тиз арада яулый. Якынрак аралаша башлагач, егетнең уңай яклары күплеге ачыла, кыз шушы егет белән бәхетле булачагын аңлады. Яшәгән дәвердә алар ире белән бер-берсен бик яратып, хөрмәтләп, олылап көн күрделәр. Буш вакытларда, ялга чыкканда икесе гел бергә булдылар. Хәзерге көндә ул Илдар белән аерылышуына һич тә үкенми, киресенчә, хәленнән килсә, хаталарын ул бик шатланып төзәтер иде.

Ираида КАРДАНОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836