#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Синеке бер генә булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

Шагыйрьләр, язучылар белән бер очрашуда миңа берәү: “Олы яшьтә мәхәббәт турында язу килешер микән?” - дигән иде. Гаҗәпкә калдым, тик күпне күргән һәм дәрәҗәле кешеләр алдында бу сорауга үземнең җавабымны бирергә һәм аңлатырга килештермәдем. Без, нигездә, яшьләр - улларыбыз вә кызларыбыз да укысын дип тырышабыз түгелмени?! Икенчедән, күрәсең, мәхәббәтнең яше юк икәнен белми бу бичара. Сүз бит ...70, 80 яшьтә өйләнешкәннәр турында түгел ләбаса!

Ир кешеме ул, хатын-кызмы, берәү дә “салам арасыннан” чыкмаган... Һәркемнең дә яшьлеге, беренче саф хисләре, парланышып тормыш корулары, йөрәк җимешләре - балалар-оныклар тәрбияләп үстерүе, төрлесен күреп-кичерүләре, тәҗрибә туплаулары һ.б. башларыннан үтә. Безнең - сугыш чоры балаларының яшәү шартлары, тормышы, өмет-хыяллары башка иде. Ирләргә кытлык булган заманда да кеше намус саклап, оятны белеп, горурлык хисләрен югалтмый, тугры яшәргә тырышты. Безнең буын кешеләренең күбесе “кушылган кушаклары” белән 40-60... еллап гомер иттеләр, мин уйлыйм, алар арасында үкенеп яшәгәннәре сирәк булгандыр. Билгеле инде, вакытлар үтү белән тормыш та, дөнья да, яшәеш-көнкүрмеш тә, мөнәсәбәтләр дә башкара һәм цивилизация-мәдәният үсә, үзгәрә. Безгә - торгынлык балаларына, бу замана тормышының кайбер күренеш-кагыйдәләре аңлашылмаса да, ошамаса да, үзгәрми торган, сакланып калган тойгылар, күренешләр, кагыйдәләр дә бар бит әле. Мәсәлән, мәхәббәт бит мәңгелек! Ул югалмый, үлми. Аны тик саклый белергә генә кирәк! Шуның турында балалар һәм оныклар белән уртаклашсак һәм бүлешсәк, киңәш бирсәк мәслихәт булмасмы, әллә артык булырмы?..

Гөрләтеп туйлар ясаганнан соң, күп очракта, ата-ана күңеле тынычланганнан соң, кайчакта, яратышкан, түшәкне инде уртак иткән ике җан ике якка китә... Җитмәсә, уртада сөю җимеше - бала да бар бит әле! Кайда ярату? Кайда мәхәббәт? Кайда матур мөнәсәбәтләр?! Сезне берәү дә көчләп кушмаган бит. Билгеле, ике кеше тулысы белән бердәй була алмаска мөмкин. Холык, табигать, гадәт, статус, дәрәҗә, тәрбия, матди һәм башка аермалар булса да, яратасың икән - аңларга, тыңларга, уртак тел табарга, киңәшергә дә, кичерергә, хәтта онытырга да буладыр! Озак еллар бергә гомер итү өчен мавыгу һәм ярату гына җитми, хөрмәтләргә һәм ихтирам итә белергә, аңларга, тугрылык сакларга кирәктер бит. Бу очракта шунысын әйтү дә бик мөһим! Ташламагыз чынлап яраткан ярларны! Тормышта тик төрле хәлләр очрый. Ялгыз калганнар да була. Соңыннан кемнәр яңа иптәш табалар. Тәңре дә, кеше дә ялгыз яшәүне хупламый, билгеле. Тик... Тиге дә бар шул, өчкә, дүрткә... китсә, Тәңре дә, адәм дә андый “шаяруларны” хупламый. Бу тыйнаксызлык кына түгел, хурлык, оят...

Яшьләргә, балаларга шундый киңәш бирәсе килә: беренче саф хисләргә хыянәт итмәгез! Үкендерә... Яратканда, вакытында, сайлау мөмкин булганда, ашыкмый һәм дөрес сайлагыз. Ярлар алмаштыру - күлмәк алмаштыру түгел. Матурлар, уңганнар, байлар... күп булыр, ә синеке бер генә булсын!

Күпне күргән һәм кичергән Зилә әбиегез

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836