#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Соңгы мәхәббәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Быелгы яз, елдагыдан бик иртә килеп, кешеләрне таң калдырды. Әкияттәге кебек күз ачып йомганчы булды бар да: әле генә бөреләр яшелләнсә, артыннан ук яфраклар күренде дә, зураеп, бар шәһәр яшеллеккә чумды.

Матурлык бар дөньяны гына үзгәртмәде, кешеләрнең күңелен дә бик җилкендереп җибәрде. Гомеренең көзенә якынлашкан Фәридә ханым шундыйлардан иде. Инде ничәнче яз аның күңеле аккан сулар кебек ашкынмый, салмак кына, ярлары тулыр-тулмас елга төсле тып-тыныч иде. Аны инде күп нәрсә борчымый, дулкынландырмый. Бик ачуы килгәндә генә тормыш барлык авырлыгын аңа гына йөкләгән кебек тоела иде. Ул бу кыенлыкларга шулкадәр күнеккән, икенче, мәхәббәтле, бәхетле язмыш барлыгын күз алдына да китерми башлады. Аракы шешәсен хатыныннан да, балаларыннан да кадерлерәк күргән сәрхүш ире дә аны хәзер бик гаҗәпләндерми. Бу әче язмыш аңа үзенеңме, әллә ата-бабаларының гөнаһы өченме бирелгәндер, дип ул башын түбән иеп, яши бирә иде.

Көннәрнең бер көнендә Фәридә, бик озак уйлап та тормый, замана шаукымы интернет челтәрендә «танышу»га үз исемен куйды. Үзе кебек бик ялгыз һәм бик бәхетсез берәр кеше белән якын сердәш буласы килде аның.

Атна да үтмәде, бер кеше аңа хат җибәрде. Ике-өч көн эчендә моңа кадәр бөтенләй чит-ят икәү арасында җылы мөнәсәбәтләр туды. Алар бер- берсеннән хатлар көтеп, минутлар, сәгатьләр, көннәр уздырды.

Фәридә үзе дә таң калды: нәрсә булды аның белән? Бу кыска-кыска гына мәгънәле җөмләләр аның бөтен дөньясын яулап алды. Ул күзгә күренеп әллә нишләде. Соңгы вакытта тере мәеткә әйләнеп барган хатын бөтен барлыгы белән үзгәрде: кешеләргә май кояшы кебек елмайды, яшәрде, матурланды. Танышлары шаккатты. Ни булды бу басынкы ханымга, дип, үзенчә фараз кылды.

Фәридә үзендәге үзгәрешләрне беренче чиратта эчке дөньясында чагылыш табуын ап-ачык тоемлады. Моңа чаклы күзлек белән дә томанлы гына күргән табигать күренешләрен ачыктан-ачык күрде, бар авазларны бөтен йөрәге белән ишетте. Яшел төс яшәү, бәхет, мәхәббәт төсе булып күренде. Кояш та быел элеккедән яктырак, чагу нурлары тагы да матуррак тоелды, бар халык шушы гүзәллектә рәхәтләнеп яши сыман иде.

Тирә-яктагы кешеләр аның күзләрендә, йөзендә чагылган шатлык нурларын күрер дип, ул бик оялды. Ә адәм балалары өчен барыбер иде, кемдә-кемнең эше булсын бу ыгы-зыгылы тирә-юньдә!

Ул көн саен җир читендәге кешенең хатларын өзелеп көтүен дәвам итте. Һәрбер әйткән сүзе көч биргән кебек, яшәүгә өмет уяткан сыман иде. Фәридә бу кешенең күзләрен күргәндәй, хәтта кулларының кайнарлыгын тойгандай булды. Ә ара шундый ерак – өч мең чакрым тирәсе! Ул Себердә эшли, туган ягына берәр айдан гына кайтырга тиеш иде. Кайчакта ниндидер коточкыч хәл аларны очраштырмас сыман тоелды. Ә кайбер чакта ап-ачык булып, очрашулары күз алдына килде.

   Көннәр үткән саен күзгә күренмәгән ниндидер серле җепләр – баулар Фәридәне теге кешегә карата ныграк тартты. Әллә соңгы, көчле мәхәббәт шушы үзе идеме? Тик кайчак аны күргәч, каяндыр килеп чыккан хисләр томанга әверелер, югалыр сыман тоелды. Чынлап та, бу бит күз күрмәгән-колак ишетмәгән хәл! Кешене бер генә дә күрмәгән килеш ничек инде аның турында көне-төне уйлар чиккә җитәсең ди? Бу аның аңына сыймады, ул бик курыкты, гаҗәпләнде. Ә һаман йөрәге сыкранудан бер генә мизгелгә дә туктамады.

Безнең татарда кешенең йөрәге ашкынуын начарга юрыйлар. Һәр бәндә үзенең хисләрен йөгәнләп яшәргә мәҗбүр, чөнки бәхете тышка бәреп чыккан кеше әйләнә-тирәне гаҗәпкә калдыра. Беренче уй: бу кеше тиле түгелме соң? Авырып китмәсен тагын! Бер яктан, медицина күзлегеннән караганда, дөрес фикер. Артык күтәренке кәеф гел булса, тазалык өчен зыянлы. Ә икенче яктан, кеше үзен бу хәлдә яхшы хис итсә, нигә әле шатланмаска-көлмәскә тиеш соң? Гомер сиңа бер генә бирелә түгелме? Аны кайгырып-елап үткәрүгә караганда сөенеп яшәү яхшырак бит?

Шулай булгач, нигә әле без шушы кунакка гына килгән гомеребезне кызыклырак уздырырга тырышмыйбыз соң? Күбрәк вакытыбызны мал артыннан куып йөгерәбез, абынып егылабыз, кинәт сикереп торабыз да тагы торып чабабыз. Тик борылып карасак, тормыш йомгагыбыз сүтелеп бара ләбаса, ә бер генә көнебез дә кешечә яшәлмәгән, хәтта уйланмаган да. Шушы кичерешләр безнең Фәридәбезнең йөрәккәен көннәр буе телгәләде. Ул тирә-яктагы кешеләрне күрмәте, ишетмәде.

…Көн артыннан көн үтте. Ниһаять, ул теге кешедән чакыру хаты алды. Озак көтелгән очрашу икенче шәһәрдә, таныш-белеш күзләрдән читтә булырга тиеш иде. Әйтелгән сәгать–минут шундый озак тоелды, аны, сәгать укларын күчереп куйгандагы кебек, борасы килде. Тизрәк! Тизрәк!

Язмышны хәл итүче шул секундлар искиткеч озак үтә. Фәридә нык дулкынланды, шаша язган хисләрен сүндерерлек үзендә бернинди көч тә тапмады. Арыды-талды, әле бер генә тапкыр да күрмәгән кешенең каршысына бар көченә йөгерәсе килде. Ә ул кеше күренмәде дә күренмәде. Фәридә ялгышканын, алданганлыгын аңларга теләмичә, бу җирләрдән китәргә-качарга булды. Өмет сүнеп бетте, ул киләсе вакыт әллә кайчан үтеп китте. Тик бер-ике генә адым атлаган иде, аны бер кеше куып җитте.

– Гафу итегез, сез Фәридә бит?

Бу искиткеч матур тавыш Фәридәне шундый сискәндерде, ул тораташтай катып калды. Каршысында шундый мөлаем, үзе чит тә, үзе шундый якын да кеше оялчан гына елмаеп басып тора иде. Бу икәүнең яратуга сусаган күзләре кинәт очрашты. Фәридә күрде: аның күзләре диңгез кебек тирән иде. Әллә диңгездән дә тирән, мәгънәле, мең-мең сораулы идеме?

Шул минутта ул үзенең ялгышмаганлыгын бик ачык аңлады. Күңелне алдап булмый, ул әллә нинди ерак аралардан да сизү, тою көченә ия, аны йөгәнләп тә, акыл көче кебек буйсындырып та булмый.

…Озын-озын урамнардан атлады да атлады бу бәхетле икәү. Сөйләшеп, сүзләре бетмәде, йөзләрендә бер генә минутка да елмаю чаткысы сүнмәде…

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836