#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сюрприз ясарга булдым

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган җиремдә мәктәп булмаганга, белемне 25 чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылда алырга туры килде. Әти-әни янына сагынып ял көннәрендә һәм каникулларда гына кайта идек. Шушы авылда әниемнең бертуган сеңлесе Сара апа яшәде. Равил җизни белән бик тату тордылар. Ике классташ кыз белән аларда - өч бүлмәле йортларының кечерәгендә яшәдек. Мәктәптән кайтуыбызга Сара апа тәмле бәлешләр, күмәчләр пешереп куя. Авылга кайтмаган атналарда Равил җизни мунча яга. Зөлфия, Фаягөл һәм мин кереп каен себеркесе белән чабынабыз. Кичләрен кул эше белән шөгыльләнәбез, телевизордан сериаллар карыйбыз.

Шулай еллар уза торды, югары сыйныфларга җиттек. Мине дискотекадан кайтканда үземнән өч яшькә зур авыл егете Илсур озата башлады. Сара апа очрашуыбызны белде. “Зур, бай нәселдән ул. Әти-әнисе дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Илсур тәртипле, эшчән егет”, - дип аны мактады.

Илсур белән ике ел озатыштык, аннан ары китмәдек. Әти белән әни белсәләр дә, җитди кабул итмәделәр. Мәктәпне тәмамлагач, Илсур авылга озата килде. Өйдәгеләргә алдан белдермәдем, сюрприз ясарга булдым. Җәйнең матур кояшлы бер көне иде. Кулымда егет бүләк иткән зур чәчәк бәйләме. Капкадан ишек алдына кергән идек, йорттан әти белән әни атылып чыктылар. Әни килеп чәчәк бәйләмен кулымнан тартып алды да, шуның белән битемә сукты. Әти чәчемнән сөйрәп өйгә алып кереп китте. “Ул сиңа беркайчан да өйләнмәячәк, кушылсагыз да һичнәрсәгә исәпләмәячәк, тиң түгел. Аның абыйлары, зур түрәләр. Син кирәкме аларга?” – дип әни егет алдында миңа кычкырды. Илсур кискен борылып чыгып китте, мин шок хәлендә калдым.

Мин гарьләнеп еладым, ләкин әти-әнигә каршы килә алмадым. Чиста, керсез мәхәббәтебез шулай тәмамланды. Озак еллар үтте, Илсур белән очрашканым юк. Шушы вакыйга аңа да нык тәэсир иткәндер. Мин бүгенге көндә үземне бәхетле дип исәплим, чөнки янымда яраткан тормыш иптәшем, биш балам бар. Аның да тормышы әйбәт. Ул әти-әнием уйлаганча абыйларына яраклы “хан кызына” түгел, гади генә кызга өйләнде, ике сабый тәрбиялиләр.

Сирин ХӘБИБУЛЛИНА сөйләгәннәрне
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836