#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ялган хисләрне ничек ачыкларга?

последние и лучшие новости искусства в мире

Юл буйлап фәрештәдәй матур кыз атлап бара икән. Шулчак ул артыннан бер ир-атның килгәнен абайлап алган да, аңа таба әйләнеп:

- Ни өчен син минем артымнан киләсең? – дип сораган.

- Аһ, җаным, монда минем бернинди дә гаебем юк, чөнки синең чибәрлегең, тал чыбыгыдай сыгылмалы зифа гәүдәң миңа артыңнан барырга куша. Минем турында кешеләр лютняда чиертеп уйный торган музыка уен коралында оста уйный дип әйтәләр. Аннары мин, шигъри сәнгать серләрен яхшы белгәнгә, хатын-кызлар йөрәгендә мәхәббәт газаплары уята алам. Ә сиңа мин үземнең кайнар мәхәббәтемне аңлатырга телим. Чөнки син минем йөрәгемне мәңгегә үзеңә әсир иттең! – дигән егет.

Әлеге кыз сүзсез калып егеткә озак кына карап торган да:

-Ничек инде ул алай? Син бит әле минем сеңелемне күрмәгән, ул миннән әллә кая матуррак, сөйкемлерәк, назлырак та. Ул әнә минем артымнан килә, - дигән. Егет үзе дә сизмәстән тизрәк кыз әйткән якка борылып караган. Ләкин ул анда алама киенгән ямьсез бер карчыктан башка берәүне дә күрмәгән. Бу хәлгә чиксез гаҗәпләнеп ул кыз артыннан йөгергән. Үзенең мәхәббәттән исергәнен белдерергә, киләчәк язмышы бары тик аның җавабыннан гына торганын, ул кызга бөтенләй буйсынганын белдерергә тырышып:

- Матурым, зинһар, әйт әле, хисләремнең сафлыгын күрә торып, ялган сөйләргә ничек намусың җитте соң синең? – дигән егет.

Кыз серле елмаеп:

-Син дә бит, дустым, миңа саф мәхәббәт, кайнар хисләр вәгъдә иткәндә арттырыбрак ук җибәрдең түгелме ни?! Син, әлбәттә, гыйшкы тоту кагыйдәләрен яхшы үзләштергән, оста кулланасың, монда минем бер дә шигем юк. Әмма син дә миңа чын күңелдән гашыйк булдым, дип ялганламакчы буласың бит! Алай булмаса, миңа сөюеңне аңлатырга тырышкан арада син әйләнеп башка хатын-кызга күз ташлар идеңме ни?! – дип җавап кайтарган.

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836