#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабыр канатларыгыз нык булсын

39-2Бу рәсемдәге Маһидә Әлмөхәммәт кызы Исмәгыйлова белән Нурия Ситдыйк кызы Мөхәммәдиева 80 яшьләрен узган хезмәт ветераннары. Көсәйкүл авылында туып, шунда гомер кичергән әбиләр бүгенге көндә Төмән шәһәрендә кызлары тәрбиясендә яшиләр. Яшь вакытларыннан аралашып, дус яшәгән чордашлар милли, дини бәйрәмнәрдә очрашып, үткәннәрне искә алалар. Узган дәвер, авыр еллар, ачлы-туклы үскән балачак, яшьлек еллары онытылмый, икесенең дә кайгы-шатлыклары җитәрлек булган. Онытылмаслык истәлекләрнең берсе - балачактан авыр эшкә җигелү... Аларның яшьлеге сугыш елларына туры килә. Мичтә пешкән туңган бәрәңге тәме, ялан аяк мәктәпкә йөгерүләре дә онытырлык түгел.

Подробнее...

“Мактауларыбыз сиңа, Төмән өлкәсе”

39-1Өлкәнең 75 еллыгы уңаеннан игелекле эшләр марафоны кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) район үзәгеннән еракта урнашкан Кулик авылында “Мактау сиңа, Төмән өлкәсе” дип исемләнгән чара уздырды. Оештыручылар әлеге чараның программасын бик кызыклы һәм күңелле итеп төзегәннәр, биредә һәр авыл кешесе үзе өчен кызыклы шөгыль таба алды. “Күңелле йорт” ветераннар клубының актив әгъзалары “Авыл тарихы йөзләрдә” дигән фотокүргәзмә әзерләгәннәр иде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Ялутор районы ветераннар советы оешмасы рәисе Вера Вохменина педагогия хезмәте ветераны Роза Билаловага, Төмән өлкәсенең яшьтәше, С.Киров исемендәге колхозда озак еллар алыштыргысыз механизатор булып эшләгән Касыйм Мәхмүтовка, регионыбызның чәчәк атуына күп көч керткән авыл аксакаллары – Нариман Яруллин белән Камил Хәйруллинга, авылның иң кече баласы – Артур Таҗетдиновка Истәлек хатлары тапшырды.

Подробнее...

Яңалык

Участники «Стального характера» закрыли сезон в Тобольске. «Корыч характер» йөгерешләренең Төмән сериясе Тубыл шәһәрендә кросс белән тәмамланды. Өч һәм биш чакрымга йөгерүдә 1500 кеше катнашты. Төмәнлеләрдән тыш дистанциягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пермь, Череповец, Ярославль һәм Казахстаннан да кунаклар чыкты. Трасса «Себер аксакаллары Посадасы» территориясе буенча уза - утарлар, чиркәүләр, пристань һәм җил тегермәне булган агач шәһәрчек. «Корыч характер» проекты кысасында Төмән өлкәсендә дүрт чара узды: Тубылда экстримйөгереш, ярыммарафон, Төмәндә экстремаллар ярышы һәм Тубыл көзге кроссы. Чара Төмән өлкәсе хөкүмәте булышлыгы белән спортка ярдәм итү фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды һәм ул өлкә оешуының 75 еллыгына багышланды.

Подробнее...

Подписка - 2020

Хөрмәтле милләттәр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы «Яңарыш» газетасына 1 сентябрьдән 2020 елның

беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Язылу бәясе: 6 айга - 352 сум 56 тиен, 3 айга - 176 сум 28 тиен,

1 айга - 58 сум 76 тиен,

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 307 сум 68 тиен. Шулай ук “До востребования” һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 330 сум 36 тиен, ә льгота белән - 289 сум 92 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы ПР750.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836