#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар телен өйрәнәләр

50-8Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә татар телен өйрәнү курсларына олысы-кечесе бик теләп киләләр. Үзәккә барганда курсларның җитәкчесе Гөлфара Гарипова ике кыз белән татар телен өйрәнәләр иде. Кызларның берсе – Злата Юзихановага 8 яшь, ул 94 мәктәпнең 2нче “б” классында гел ”5”ле билгеләренә генә укый. Аның бер дә буш вакыты юктыр, ул җырлый, бии, рәсем, әйберне әвәләп ясау, фортепьяно түгәрәкләренә йөри, тагын да гимнастика, йөзү белән шөгыльләнә.

Диана Заһидуллина әле 1нче класска гына укырга кергән. Аңа язу авыррак булса да, бик тырыша. Диана рәсем ясарга ярата, балет...

Подробнее...

Балалар бакчасында бәйрәм

50-7Ялутор районы,  Яңа Атьял балалар бакчасында Әниләр бәйрәме үткәрелде. Тәрбиячеләр - Людмила Дружина, Зәйнәп Буматова сценарий яздылар, балаларга шигырьләр, биюләр, уеннар өйрәттеләр. Сабыйлар бик теләп чарада катнаштылар.

Мәсәлән, Дания Калиева, Динияр Аликашев матур итеп әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, егетләр: Максим Бутов, Ризван Алимбаев, Әмир Нурмөхәммәтов  оста итеп биеделәр.

Әйтеләсе теләкләр, җырлар, биюләр – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң  түреннән  әниләр өчен булды. Алар рәхәтләнеп тыңладылар, уйнадылар, төрле конкурсларда...

Подробнее...

Якын һәм кадерле

50-9Минемчә, минем әнидән дә матур әни юк. Ул миңа шундый якын һәм кадерле. Аның исеме – Гөлфия Наил кызы Касыймова. Ул Шыкча мәктәбен уңышлы тәмамлап, Төмән авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Хәзерге көндә Антипинодагы нефть эшкәртү заводында  техник булып эшли. Аны эшендә дә бик хөрмәтлиләр. Мин аның белән горурланам, яратам, ничә сәгатькә генә аерылсам да, шунда ук сагына башлыйм, чөнки әнигә генә серләремне сөйлисем, шатлыкларым белән уртаклашасым килә. Ул татар халкының милли ризыкларын пешерергә ярата һәм мине дә өйрәтә. Көн саен миңа яңа белем һәм акыл бирергә тырыша...

Подробнее...

“Барыгыз да абордажка! Жиде диңгез дәһшәте”

Шыкча мәдәният йортында пиратлар стилендә балалар бәйрәме үтте. Бинаның фойесы чарага туры килеп матур итеп бизәлгән иде. Фойе башлангыч сыйныф укучылары тавышыннан яңгырап торды, барысы да шат иде, пират костюмнары кигәннәр (рәсемдә). Сабыйлар алып баручы диңгез юлбасары Элен белән онытылмаслык сәяхәткә бардылар, алар уеннар, ял итү утрауларында булдылар. Чын пират антын бирделәр. Монда бик күп бәйгеләр, викториналар, уеннар уздырылды. Балалар өч командага бүленеп үзара көрәштеләр. Алар өчен дискотека да уздырылды. Костюмнар һәм уеннарда катнашу өчен барысы да бүләкләргә лаек...

Подробнее...

“Балаларыбыз тәртипле, тәрбияле”

45-11Октябрь уртасында Төмән районы, Шыкча авылы музеенда “Россия кадетлары өчен музейда бер көн” акциясе үтте. Шыкча мәктәбе кадетлары һәм булачак кадетлар өчен “Безнең якты киләчәк өчен рәхмәт” исемле экскурсия уздырылды. Балалар “Татарларның тормышы һәм көнкүреше” исемле күргәзмә карадылар. Кадет классындагы бу малайлар Россиянең таянычы һәм горурлыгы булачаклар. Әгәр Россиядәге кадет хәрәкәтенең үсүенең тарихи этапларын карасак, беренче кадет корпусы 1732 елда генерал-фельдмаршал фон Миних тарафыннан расланган.

Безнең балаларыбыз бик тәртипле, тәрбияле, экскурсоводны игътибар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836