Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Үзенә файда китерүне кешеләр генә түгел, хайваннар да кайгырта икән. Алар үзара “Син – миңа, мин - сиңа” принцибы буенчы, ярдәмләшеп яшиләр икән.
Хайваннар тормышы турында сөйләүче кинофильмнарда күргәнегез бардыр: мөгезборыннар, буйволлар, жирафлар аркасына кошлар кунып йөри. Алар дусларын төрле кан эчүче паразитлардан, бөҗәкләрдән коткаралар. Кошларның да тамагы тук, хайваннарга да рәхәт. Африкада “бал күрсәтүче” дигән кош яши. Кыргый бал кортларының оясын эзләп таба да, үзенә ярдәмче-партнер эзләп китә. Бал яратучылар беткәнмени?! Кошка я кеше туры килә, я аю, алар кошның сызгыруыннан ук...
Яңа гына Төмән өлкә татар китап нәшрияты директоры Минзат Ибәтуллин туплаган “Балалар уеннары” методик ярдәмлеге басылып чыкты. 350 данәдә дөнья күргән 48 биттән торган бу китапчык өлкә милли китапханәләренә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратылачак.
- “Без барыбыз да балачактан» – дигән атаклы язучы Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер ул – уеннардыр, мөгаен. Ниндиләре генә юк аларның? «Качышлы», «Әбәк», лапта, футбол, хоккей, «сызыклы» – хәер, аларны...
Бу көннәрдә Болгария иленең Бургас шәһәрендә спортның ушу төре буенча VI бөтендөнья беренчелеге узды. Ярышта 51 илдән иң яхшы спортчылар катнаштылар. Россиянең җыелма командасы составында Төмән шәһәреннән 11 яшьлек Дәүләт Марат улы Сәйбаталов та булып, илебезгә ике медаль яулап кайтты. Россия мәдәнияте гимназиясенең 5 сыйныф укучысы ушу белән бик иртә шөгыльләнә башлаган. Соңгы елларда регионара, бөтенроссия бәйгеләрендә гел югары нәтиҗәләр күрсәткән егетебезнең сәләтен, тырышлыгын, җаваплылыгын күреп, җәй көне аны Мәскәүгә милли команда җыелмасына чакыралар.
...
Яңа Кәешкүл урта мәктәбендә Көз бәйрәме булды. Катнашучылар күп иде. Анда төрле чыгышлар, кинолар карадык. Әти-әниләр, укытучылар да безнең белән бергә бик шатланып бәйрәм иттеләр. Һәр класс үзенә девиз уйлаган иде. Безнең класс җырдан беренче урын алды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Менә көз җитте. Саргайган яфракларын җилләр өзеп җиргә төшерәләр. Без матур җәй белән саубуллашабыз. Яңа җәйләр һәркемгә исәнлек-саулыклар алып килсен.
Әхмәт НИЯЗОВ, 7 класс укучысы,
Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбе.
Бөек Ватан сугышы вакытында фашист тоткынына Кызыл Армиянең 83 генералы эләгә. Язмышлары аяныч: рейхка хезмәт итәргә теләмәүчеләрне концлагерь һәм үлем көткән. Мондыйлар арасында галим-инженер, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, хәрби фәннәр докторы, Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев та булган.
1946 елның февралендә репатриацияләү буенча Лондондагы СССР вәкиле майор Скоропуд Бремшоттагы госпитальгә килә. Чекистны Канада армиясе офицеры Седдон де Сент-Клер яткан палатага озаталар. Канадалы урыныннан тора, башын иеп исәнләшә. “Сез миңа нәрсәдер хәбәр итәргә телисез?” – дип сорый...