#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үпкәм юк үткәнгә

50-7Көн артыннан көн үтә тора. Үзебез картайсак та, йөрәгебез яшь булгач, сизмибез икән гомернең шулай узганын.

Безнең өчен кадерле Рәшидә Корман кызына 7 ноябрь көнне 85 яшь тулды.

Үпкәләмичә үткәнгә мин исемә төшерәм: кирәк чагында кырыс булган, иң усалларга мисал булган, түземле, хезмәт кешесе, хуҗабикә һәм тормыш иптәшенә терәк, балаларына сөекле әни булган Рәшидә апа.

Ул Аллаһыдан бирелгән сәләтле укытучы, тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остазы. Зур белем туплаган, үзен бөтенләйгә яраткан эшенә багышлаган, талантлы, акыллы, сизгер, сабыр, анда бетмәс-төкәнмәс энергия. Фәнен яхшы белгән, таләпчән...

Подробнее...

“Җил-яңгыр тидерми үстерде”

Маһирә Вәлиуллина кышкы суык көннәрдә кояш яктысыдай дөньяга ямь биреп Ялутор шәһәренең Томилово районында Төхвәтулла белән Маһибәдәр гаиләсендә туа.

13 декабрь көнне тыл ветераны Маһирә Төхвәтулла кызына 95 яшь тула, бер гасырга якын гомер. Тирә-юньдә иң сөйкемле сигез баланың берсе булып үсә. Җиткән кыз булып үскәч, Галимулла исемле сабыр, батыр егет белән гаилә коралар.

«Әби белән бабай 8 бала үстерәләр. Шундый матур пардан әтиебез дөньяга килгән. Тик әтиебезнең гомере озын булмый, юл фаҗигасенә эләгеп яныбыздан мәңгелеккә китә. Без, ике кыз, әби кулында калабыз. Әбиебез –...

Подробнее...

Авылым язмышы

Түбән Тәүде районы, Ахман авылында булып йөрәгем әрнеде. Күргәннәрем мине гаҗәпләндерде: үз вакытында Ахманда клуб, китапханә, медпункт, мәктәп, хәтта кечкенә кибете дә бар иде. Халык тормыш болай дәвам итәчәк дип ышанып яшәде. Кызганычка каршы, барысы да юкка чыкты. Мәктәп урынында - җимерелгән йорт. Китапханә авылның икенче очында, хуҗасыз. Кибет тирәсен үлән баскан, ә Ахманка елгасы зур сазлыкка охшап калган. Дөрес, халык өчен атнага бер тапкыр булса да икмәк, колбаса һәм башка кирәкле әйберләрне китереп торалар.

Ахманлылар хезмәт сөючән, авыл язмышы өчен бик борчылалар. Элекке...

Подробнее...

Солдатларга җылылык

50-9«Гармония» хатын-кызлар клубы әгъзалары һәм Аслана китапханәсе укучылары «Солдатка җылылык тапшыру» акциясендә катнашалар.

Актив укучы Нурсания Бабшанова, хәтта, берцы да алып килде, ә хатын-кызлар солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйли.

Хөрмәтле укытучыбыз, туган якны өйрәнүче тарихчы, Ялутор районының мактаулы гражданины Рафаэль Магжанов да читтә калмады, кибеттән солдатлар өчен җылы оекбашлар сатып алды.

Ә яшь укучылар солдатларга рәхмәт сүзләре язылган хатлар язалар.

Китапханәнең барлык битараф булмаган укучыларына һәм авыл халкына аларның игелеге һәм шәфкате өчен рәхмәт...

Подробнее...

Талымханда өлкәннәр көне

43-8«Борын-борын заманда бер явыз патша булган икән. Ул 70 яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтереп утырган», дип башланган «Зирәк карт» дигән татар халык әкияте искә төшә. Олы яшьтәге апалар, абыйлар, әбиләр, бабайлар, чәчләрегезне, мыекларыгызны чалга буясагыз да, куллар җыерчыкланып бетсә дә, сез барыбер безнең өчен бик кадерле, матур. Яшьләргә үрнәк, милләтебезне саклаучы, тормыш тәҗрибәсен туплаучы, тормышыбызга ямь өстәүче, нур бөркүче сез.

Талымхан авылы клубына концертка килгән әби-бабайларга балалар җылы сүзләр, матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр бүләк иттеләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836