#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сездән килгән хатлар

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга укучыларыбыздан килгән хатларны тәкъдим итәбез. Һәр хатта кеше язмышы: берәү бәхете, шатлыгы белән уртаклашса, икенчесе ике юл чатында калып, нишләргә белмичә өзгәләнә, бездән киңәш сорый, ярдәм көтә. Газетага яза икән, димәк, ул кешенең серен ачар якын, ышанычлы кешесе юк. Бәлки, кеше язмышына битараф булмый, тормыш тәҗрибәгезгә таянып, акыллы фикер-киңәшләрегезне мисаллар белән дәлилләп җавап та язарсыз дип көтәбез.

Көлдерүче дә, бөлдерүче дә хатын

...

Подробнее...

Якты киләчәккә таба

12-5Бу көннәрдә Төмән шәһәрендә яшәүче Динара Назыйрова белән Руфат Калиевның никах мәҗлесләре булып үтте. Яшьләребез газета укучыларга бик таныш, чөнки Руфат өлкә татар Конгрессы оештырган “Татар егете–2010”, ә Динара “Себер йолдызы-2011” бәйгеләрендә катнашып үзләрен таныттылар. Алар интернет аша танышып, әлеге бәйгеләрнең финалистлар очрашуында күрешәләр. Шуннан бирле алар гел бергә. Динара Төмән дәүләт университетында, ә Руфат нефть һәм газ университетында белем алалар. Яшь парга тормыш дилбегђсен ныклы тотып, гомер буе бергђ атларга насыйп итсен Ходай.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Гаеплисе җиңел ул...

“Ат - кешнәп, кешеләр – сөйләшеп табышалар”, дип юкка әйтмиләр. Мин дә табибка чиратка торганда бер яшь ханым белән сөйләшеп, уртак танышларны таптык. Ул сөйләгән хәл чын-чынлап тетрәндерде. Балачактан яратышып өйләнгән, үзгәртеп кору чорында күпме авырлыклар кичереп тә бер-берсенә тугры калып 4 баланы аякка бастырган гаилә турында сүз барды. Кеше тормышы ак-кара сызыклардан торганга, Латыйповлар гаиләсе дә авырлыклар үтеп, бай, рәхәт тормышка чыгалар. Гаилә башлыгы үзенең шәхси оешмасын булдырып эшләр алга киткәч, бар да әкренләп онытыла. Ләкин бәхетле тормыш озакка сузылмый – Луиза апа...

Подробнее...

Мәхәббәт терекөмеш кебек...

Сөю, сөелү, иркәләү хисләре турында кем генә хыялланмый да, кем генә аларны татырга теләми икән?! Күпме бөек ачышлар, батыр адымнар мәхәббәт хакына башкарыла. Җирдә мәхәббәттән дә көчлерәк хис юклыгын хәтта тирән эчтәлекле канатлы сүзләр, әйтемнәр дә исбатлыйлар. Иртәме, соңмы, без дә сөйгәнебезне нинди дәрәҗәдә яратуыбызны ачык аңлатыр өчен бөек шәхесләребезнең акыллы сүзләренә, лирик шигъри юлларга мөрәҗәгать итәбез. Алар безнең хисләребезне тагы да тирәнрәк, көчлерәк итеп иясенә җиткерәчәк. Мәхәббәт турындагы сүзләр – ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган акыллы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836