Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Үткән ел ахырында Ямбай музей-тыюлыгында шул исемдәге хакимият территориясендә яшәгән Советлар Союзы Геройларына багышланган, «Геройларга мәңгелек дан» һәм «Барысы да фронт, барысы да Җиңү өчен» (1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тылда хезмәт кырында көрәшүчеләргә) дигән мәгълүмати һәм берничә дистә истәлекле исемнәр кертелгән стендларны ачу тантанасы булды. Тантанада Ямбай хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, кадетлар катнаштылар, ә төп кунаклар - бу авыр еллар михнәтен үз җилкәләрендә күтәрүчеләр булды. Бу «Хәтер тактасы» Төмән шәһәр Думасы депутаты, себер татарлары автономиясе җитәкчесе Динар Абукин, «Киләчәкне булдыручылар Төмән яшьләр союзы» һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме белән барлыкка килде.
Тантананы ачу өчен сүз Д.Абукинга бирелде, ул котлау белән бергә яшьләргә дә мөрәҗәгать итте: «Җәмгыятебез алдында тарихи хәтеребезне югалту куркынычы туды, ә менә мондый стендлар һәркемне яшәгән җире белән бәйли, Ватаны өчен горурлану һәм патриотлык хисләре тудыра. Без киләчәктә дә шундый эзләнү-тикшеренү эшләрен киң җәелдерербез. Тарихи хәтеребезне саклаучы музей хезмәткәрләренә чиксез зур рәхмәт».
Материалларны җыйганда мәктәп укучылары, туганнары, музей хезмәткәрләре күп өлеш кертәләр. Ветераннар да истәлекләре белән уртаклашалар. Бу стендлар экскурсияләр, класстан тыш дәресләрдә кулланылачак. Өлкәннәр белән бергә килгән кунаклар, Геройларның, ветераннарның туганнары тарихка кереп калачак истәлекле такта өчен бик куанып, аларны булдыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан тәмле чәй өстәле артында үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырдылар, һәркайсына чәчәкләр таратылды.
Интернеттагы материалларны кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.