#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

100 яшь әле чик түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

24-10Гасыр яшьтәше... «Нинди ул, озак яшәүнең сере нидән гыйбарәт?! Әлеге сорауга җавап табу нияте белән шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк Бибикәй Әбделнәҗиб кызы Гарифуллина янына юл тоттык. Олы Акъяр авылында Зәкия кызы тәрбиясендә яши ул. Монда кем-кемне тәрбиялидер? – дип уйлап та куйдым. Чөнки, әбиебез үз көчендә, көр тавышлы, сәхнәләрдә бәйрәм кичәләрен алып барырлык, дисәм дә артык булмас. Гомере буе орчык кебек бөтерелеп йөргән, бер генә дә эшсез торырга яратмаган гасыр яшьтәше Бибикәй әби чиксез соклану хисе тудырды. Аллага шөкер, күзләр, колаклар, зиһен - барысы да тәртиптә, иң мөһиме – ул төшенкелеккә бирелми, ил-көн яңалыклары белән кызыксынып, тормыштан ямь табып яши. Ел саен Олылар көненә, Җиңү бәйрәменә авыл клубына бара. Быел да Җиңү бәйрәмендә такмаклар җырлап, биеп тә алган әле. Ә үзенә хөрмәт чиксез, аның янына килеп бииләр дә, җырлыйлар. Авылда иң өлкән кеше Бибикәй әби буларак, бөтен игътибар аңарга.

Авыл ветераннар советы рәисе Зөлфирә ханым Сергеева олыларга бәйрәмнәрне бик оста оештыра. Күршесе Бибикәй әбине дә калдырмый. Әби белән әңгәмә корганыбызда, ул миңа таба иелебрәк: “Әле мин тагы яшәрмен микән?» - дип сорап куйды.

“Шундый тавыш белән әле озак еллар яшәрсез әби”, - дигәч, куанычыннан үземне кочаклап ук алды һәм тагын да дәртләнебрәк сөйләп китте.

- Безнең нәсел шәҗәрәсе Татарстанның Ульяновск өлкәсеннән башлана. Әти-әниләрем Инза дигән авылда яшәп ятканда, 10 июньдә 1914 елда мин дөньяга аваз салганмын. Озакламый илгә ябырылып ачлык килә. 1921нче еллар. Тормышлар авырлаша, миңа 5 яшь булганда әниебез дә өч баланы ятим калдырып дөньядан китә. Без авылдан 10 гаилә себер якларына кузгалабыз һәм Вагай районы, Янек авылында төпләнәбез. Хәл кереп яшәп киттек дигәндә, Бөек Ватан сугышы башланды. Ул вакытта инде мин тормышка чыккан идем. Үз иркемә карамыйча бик иртән кияүгә бирделәр. Сибгатулла исемле абыем сугышка китеп, хәбәрсез югалды.

Аның артыннан 16 яшеннән генә сугышка киткән Фатыйх энем дә яу кырында ятып калды. Шулай ук 1941 нче елны тормыш иптәшем Нургали Фәйзуллин да сугышка китте. Мин кечкенә кызым белән каенана янында яшәп калдым. «Ленинград янындагы каты сугышларда һәлак булган» дигән кара кәгазь килде. “Мин исән булсам, су ерып булса да кайтам, кайтмасам ике елдан артык көтмә”, - дигән иде. Ул елларны кисеп алып та, утларга ыргытып та булмый. Алар минем язмышым, башымнан үткәннәрем, яшьлек елларым. Бер букчага төйнәлеп, күңел түрендә элеп куелган хатирә капчыгым.

“Әй алым син, гөлем син,
Шикәрем түгел, балым син.

Гомергә дә онытылмас.
Яшьли сөйгән ярым син”
,
- дип, Нургали гел җырлап йөри торган иде.

Еллар бик авыр булуга карамастан, Янектәге авыл халкының татулыгы, бердәмлеге әле дә истә калган. Барыбыз да туганнар кебек яши идек. Колхозда көнне-төнгә ялгап, бушлай хезмәт көненә эшләдек, акча күргән юк. Бозаулар да карадык, үгезләр җигеп җир дә сукаладык. Мин “Универсал” исемле тракторда эшләдем, ватылса - үзем ремонтлыйм, керосин, шырпы юк. Тизрәк сугыш бетсен, ир-атларыбыз исән-сау кайтсыннар, дип тырыштык. Еллар әйбәтләнгәч, сугышлар тынгач, халык бераз хәл алуга, Октябрь бәйрәмнәренә клубка җыела идек. Әй анда гармун тавышлары, җыр-биюләр - авыл гөрләп тора. Мин ел саен хезмәт ударнигы булып, бүләкләр белән бүләкләнә килдем.

Тормыш юлымда 1947 елда яңа үзгәрешләр булды. Сугыштан 1943 елны авыр яралар белән кайткан Бәдретдин Гарифулла улы Гарифуллинга тормышка чыктым. Ул чакта кызым Рәшидәгә 6 яшь. Бәдретдиннең хатыны 1945 елда җиде баланы ятим калдырып вафат булгач, ул ике елдан соң кулымны сорап килде. Шул вакытлардан ук күренекле, үзен җәмгәгать эшләренә багышлаган, өч сугышны үтеп чыккан батыр йөрәкле, белемле кеше иде ул. Җиде балалы иргә хатын булып килергә ничекләр генә кыюлыгым җиткәндер, үземнең берәү, яши килә тагын өч уртак бала дөньяга килде. Барлыгы 11 баланы үстереп, тәрбияләп, укытып чыгардык.

1949 елда Төмән районы, Шыкча авылы мәктәбенә иремне директор итеп билгеләделәр. Шул елларда артта калган мәктәпләрне күтәрергә гел аны җибәрәләр иде. Бала-чага, бер зур гаилә булып, күченеп киттек. Анда озак еллар яшәп, мал-туар үрчетеп, бал кортларыбыз да бар иде, икебез бик тату, әйбәт яшәдек. Сабырлык һәм дус яшәү гомерне озайта, диләр бит, бәлки, дөрестер. Үзем менә йөзгә җиттем, картым да өч сугышны кичеп, соңгысыннан яраланып кайтса да, 92 яшькә кадәр яшәде. Соңгы көннәренә кадәр: “Аллага шөкер, балалар әйбәт булдылар, сиңа Бибикәй бик ризамын, барысы өчен дә зур рәхмәт”, - дип ятты мәрхүмкәем. Бигрәкләр дә сабыр, акыллы иде шул. Шыкчага күченеп килгәндә башта бик ярлы идек, андагы халыкның ярдәме белән күтәрелдек. Бал кортлары, мал-туар асрап хәлләнеп киттек. Шыкчада күп еллар яшәгәч, лаеклы ялга чыккач, Олы Акъяр авылына күченеп килдек. Безнең китүне Шыкчадагы авылдашлар авыр кичерделәр. Бүгенге көнгә кадәр шалтыратып, хәл белешеп торалар - рәхмәт яусын үзләренә. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә яшим.

Без беркайчан да бернәрсәдән зарланмадык, Ходай Тәгаләдән гел сабырлык кына сорадык. Мин тормышымнан бик канәгать һәм бәхетле. Яшәүнең мәгънәсен белеп, аңлап гомер кичердек. Бәлки, шуңадыр да авырлыкларга бирешмичә, аларны бергәләп җиңеп, рухи байлыгыбызны югалтмыйча көн күрдек, - дип Бибикәй әби басынкы гына, дәрәҗәсен белеп, үзенең тормыш юлын искә алды. Ә озак яшәүнең серен ул: “Кешеләргә ярдәмчел, ачык йөзле булу һәм һәр хезмәтне яратып эшләү, аның нәтиҗәләренә куана белү», - дип аңлатты.

Шундый киң күңелле, мәрхәмәтле, һәркемгә дә ачык йөзле булып кала белгән Бибикәй әби белән чәйләр эчеп озак сөйләштек. Күрше-күлән кергән, шәһәрдән оныгы Илдус да гаиләсе белән кайткан. Үзен караучы кызы Зәкия апа сый-нигъмәтләрен безнең килешкә әзерләп торган.

Шулай һәркемгә дә күтәренке рух, дини әби булып 100гә кадәр яшәргә язсын.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836