Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Абруйлы Ташбулатовлар токымыннан ул

последние и лучшие новости искусства в мире

37-5Бу көннәрдә Яркәү районы хакимият башлыгы Евгений Щукин үзенең урынбасары Любовь Полякова белән Сорокино авылына килеп озак еллар авыл хакимияте башлыгы вазифасын башкарып лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә авыл Думасы рәисе эшен алып баручы Хәмзә Хәким улы Ташбулатовны олуг юбилее белән котлап, аңа Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бу шатлыклы вакыйганы уртаклашып, бәйрәм итәргә Ташбулатовларга туганнары, күрше-дуслары җыелдылар.

Хәмзә Хәким улы 1948 елда Тубыл районы, Күкрәнде авылында туа. Балыклы Йөгәр, Кәя күлләре, төрле җәнлекле куе урманнары, өелеп куйгандай нарат һәм саз җиләкле төпсез сазлыклары булган бай табигатьле авылда үскәнгә, балачактан ул балык тотарга, ауга йөри башлый. Һәм бу шөгыльне ул бүгенге көнгә хәтле ташламый. Сигез классны тәмамлагач, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә урта белем ала да бер ел электрчы булып эшләп, уку елларында бу һөнәр буенча алган белемен ныгытып куя. 1969 елда Хәмзә Хәким улы Тубыл педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Кулына югары белемле укытучы таныклыгын алуга, Яркәү районындагы сазлыклар арасында урнашкан Сәет мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Ул көннәрне искә алып Хәмзә Хәким улы: “Сәет авылының табигате Күкрәнденекегә ошап тора, биредә балыкка йөрергә - күле, ауга чыгарга, җиләк-җимешләр җыярга – урман, кырлары бар. Шуңа мин бик теләп, туган авылыма кайткан кебек, анда эшләргә киттем. Ә бәлки, гомерлек тормыш иптәшемне нәкъ бу авылда очратасымны күңелем сизенгәндер. Чөнки мин биредә авыл медпунктында фельдшер-акушер булып эшләгән Галия Хөдҗәт кызы белән гаилә корып, 3 егет үстердек. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булсам да, мәктәптә тарих дәресләрен укыттым. Тарих фәненә мәхәббәтне укытучым Абайдулла абый Ильясов тәрбияләде. Аннары Сорокино мәктәбендә дә берничә ел тарих дәресләрен укыттым”, - диде. Сәеттә ул елларда мәктәп иске була, Хәмзә Хәким улы “Хезмәт” совхозы белән берлектә үз көчләре белән яңа мәктәп бинасы төзиләр. Ләкин аңа бу мәктәптә ярты ел гына эшләп калырга туры килә. Коллектив белән оста җитәкчелек иткән, халык белән уртак тел табып, аларның хөрмәтен яулап өлгергән җитәкчене түрәләр Сорокино авыл советы рәисе итеп куялар.

Хәмзә Хәким улы турында авылдашы - “Якташ” иҗтимагый оешмасы рәисе, отставкадагы полковник Әкрам Ибраһимов: “Без мәктәптә укыганда Хәмзә абый практикага кайткан иде. Шул вакытлар сагынычлы бер мизгел булып әле дә күңелдә саклана. Озын буйлы, төз гәүдәле, физик яктан нык, инициативалы яшь егет безне, авыл балаларын, спорт белән шөгыльләнергә, футбол уйнарга өйрәтте. Футбол кырын ясауда барлык укучылар да бик теләп катнаштылар. Аннары абый безнең класс җитәкчебез булды, безнең белән курчаклар театры оештырды. Курчакларны, декорацияне пенопласттан үзебез ясадык, Сара апа Ермышева текст белән булышты. “Шомбай” әкиятен сәхнәләштереп, район күләмендә 1 урын яулаганыбыз әле дә хәтердән чыкмый. Бүгенге көндә дә Хәмзә абый туган авылына кайтып, авылдашлар белән очрашып тора”, - дип сөйләде.

Хәмзә Хәким улының авыл советы рәисе вазифасын башкарган еллары илебезне үзгәртеп кору чорына туры килә. Илебездә эшсезлек, эшләгән эш хакын алалмыйча интеккән, эчүчелек, җинаятьчелек, азгынлык чәчәк аткан елларда оптимистик карашта булган тыйнак, сабыр холыклы, һәр эшен җиренә җиткереп эшләргә яраткан җитәкче халык каршында булган җаваплылыкны бер мизгелгә дә онытмый. Авылдашларының тормышын җиңеләйтер өчен төрле юллар эзли, нәтиҗәдә, намусына тап төшермичә, халык ихтыяҗын канәгатьләндергәнен барыбер таба ала ул. 24 ел авыл хакимияте башлыгы вазифасын башкарган җитәкче 38 ел стаж белән, Хезмәт ветераны исемен алып 2011 елда лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен ул 80нән артык Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медаль-билгеләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Ташбулатовлар гаиләсе Сорокино авылында яши. Хәмзә Хәким улы балачак кәсебенә тугры калып, балык тотарга, урманга җиләк-җимеш җыярга йөри. Ә бакчада Галия апа белән бергә эшлиләр, алган уңышлардан кышкыга кайнатма, кабымлыкларны да алар бергәләшеп әзерлиләр. Аларның тормышларын хәзер 5 оныклары бизи, “баланың баласы балдан татлы”, дип халык юкка гына әйтми шул! Авыл Думасы рәисе буларак, ул хәзер дә авылдашларының моң-зарларын тыңлап, аларның хокук-теләкләрен якларга, проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Менә шундый тынгысыз җан ул абруйлы Ташбулатовлар токымының лаеклы дәвамчысы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836