30

coronavirus2

48-15

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Адашкан шәүләләр

последние и лучшие новости искусства в мире

(хикәя)

(Ахыры. Башы 28 санда)

Синең кайгылы күзләрең миндә бераз тукталып тордылар да, аска карадылар. Ә минем, чал керә башлаган башыңны күкрәгемә кысып, сине шундый юатасым килде... Миңа да синең әниеңне югалтуы бик авыр икәнлеген аңладыңмы икән син?.. Мин бит аңа якын күршем, әнинең дус хатыны дип кенә карамадым, синең әниең, үземнең булачак әнием итеп карый идем...

Ярый, Рәлиф, күңелгә бик тә кыен булып китте. Ятыйм булмаса. Төзәтеп булмаслык ялгышлар эшләдек шул...чыгып булмаслык томаннарда адаштык без синең белән... Син йоклыйсыңмы икән әлеге вакытта? Йокы алмый, борчылып ятасыңмы икән? Йокла син, нәнием. Йокла. Ә мин синең баш очыңда, синнән күзләремне алмыйча, карап утырырмын... Тыныч йокы сиңа, кадерле кешем”.

“Хәерле төн, Рәлиф. Бу арада, вакыт аз булу сәбәпле, көндәлегемне ача да алмадым. Ә күңелем сиңа ачыла алмаганга өзгәләнә. Шулай да кайчак, рәсемеңә төбәлеп, сине “тыңлап” утырам. Ә син сөйлисең... Бер үк күзләр өнсез генә күпме әйтә алганын мин элек күз алдына да китерә алмый идем. Син бер караганда миңа әзрәк үпкәләгән кебек карыйсың. Бер караганда елмайган кебек. Бер караганда назлап...

Бүген кич буе минем өйдә эшләгәнне карап утырдың. Квартал отчеты. Син белгәнчә, мин - шул ук гади хисапчы. Эштә генә өлгермәгәч, өйгә дә алып кайтам кайвакыт эшемне. Кайчак зиһенемне җыя алмаганда, рәсемеңне борып куям. Ә син инде кайдадыр зур заводта өлкән инженер. Зур кеше. Үзеңне белә башлаганнан бирле “инженер булам” дидең. Тырыштың, укыдың, кеше булдың. Тик укырга киткән җиреңнән кире әйләнеп кайтмадың. Шуңа күрә мин синең инженерлыгыңны яратмыйм. Карьераң сине миннән тартып алды. Шәһәрдә үзеңә тиң күренгән пар таптың. Хатының да кайдадыр бер оешмада рәис. Кызыгыз туды. Бик яхшы яшәмәвегез минем өчен сер түгел. Ә мин, син өйләнгәч тә, онытыр өчен, тиз арада гади шофер Фазылга тормышка чыктым. Улыбыз Марат тугач бәхетле мизгелләр дә булмады түгел. Шулай да, мәхәббәтсез гаилә коруның үкенечен мин тиз сиздем. Теләдемме, юкмы, мин Фазылны синең белән чагыштырдым. Син, күзгә күренмичә, һәрчак арабызда булдың. Бик гаепле мин Фазыл алдында. Мәхәббәткә, назга хакы бар иде аның. Тик мин үземдә булмаганны аңа бирә алмадым. Башта Фазыл мине аңларга тырышты. “Ни җитми сиңа?”, – дип, гаҗизләнеп сорады. Ничек аңлатыйм мин аңа син җитмәгәнен! Кайда гына барма, синең белән бергә үткән эзләр йөрәгемә килә дә кадала... Безнең тау итәгендәге каеныбыз, ничә үтсәм дә, яулыгын болгап, карап кала. Ә бу юлдан син мине мотоциклың белән район үзәгенә илтә, барып ала идең... Бу чишмәдән су алганда, син, кызык өчен, тулы чиләкле көянтәмне иңнәреңә салып, ярты суын чайпалдыра-чайпалдыра түгеп, капка төбенә хәтле илтеп куя идең...Шулай да, мин Фазылга начар хатын, улыма начар ана булмадым. Ирем белән бергә җигелеп тормыш көттем. Шулай, баш-аягым белән дөнья мәшәкатенә чумып яшәгәндә, син онытылып торган кебек идең. Әниегез үлгәч син авылга бик сирәк кайта башладың. Инде сине оныта да башлаган сыман идем. Тик учакның көле астында кузы кала икән шул. Әз генә җил иссә, тагын дөрләп яна башлый. Синең назлы карашың күз алдыма килү белән, мин тагын акылдан яздым. Үземнән бигрәк, иремне кызганам. Тиешле, хаклы назларын көтеп ала алмыйча, бакый дөньяга кайтып китте. Бик гөнаһлымын мин аның алдында, Рәлиф! Арабызда син булганга гөнаһлымын...”

“Исәнме, җаным! Теге төнне, баш астыма кулларымны салып, синең рәсемең янында, өстәл артында утырган килеш йоклап киткәнмен. Иртән күзләремне ачсам, синең күзләр миңа текәлеп тора... Башта бу карашның рәсемнән икәнен аңлый алмый тордым. Һушыма килгәч, әллә ничек булып китте!

Сиңа төнлә урамда ниндидер явыз бәндә пычак казап, хастаханәгә эләккәнеңне ишеткәч, мин шул көнне үк, автобуска утырып, шәһәргә юнәлдем. Сине укол биреп йоклатканнар иде. Мин сүзсез генә керфекләреңә төбәлеп, синең белән сөйләштем. Коелырга торган яшьләремне йота алдым. Ходайдан сине терелтүен ялварып сорадым. Ә син минем килгәнемне дә белмәдең. Шулай тиеш, шулай дөрес иде. Мин кем сиңа? Яныңда йөзеңә тилмереп карап утырганда палатага хатының килеп керде. Шул ук биек үкчә, кыска итәк, шул ук ачык күкрәкләр... Тик хатының сине кайгыртырга түгел, үзен күрсәтергә килде, сыман. Менә, күрәсезме, мин нинди чибәр? дигән кебек иде аның һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы. Миңа өстен генә салкын караш ташлап: “Фу, нигә палатада болай тынчу?”, – дип борынын җыерды. Гади киемле, тыйнак авыл хатынын җыештыручы дип белде, ахры. Мин сиңа бер борылып карадым да, сүзсез генә чыгып киттем. Шуннан соң мин синең янга бармадым. Син терелдең. Хәтта, эшеңнән ял алып, бер атна авылда торып та киттең. Мине күрергә тырышып, тәрәзәм яныннан йөз кат үттең. Шәүләң янымнан гына шуып үтте... Адашкан шәүләң...Ә мин сине читтән күзәттем. Яраланган, канатлары сынган кош идең син...Бер атнадан хатының, затлы машинасында кайтып, сине алып китте. Тәрәзә төпләремә килеп эзләр булгач, нигә башкага алыштырдың син мине, Рәлиф? Инде берни дә үзгәртеп булмый бит! Соң бит инде! Нигә җәфалыйсың син мине шулай ?! Мин дә бит тере кеше... Сиңа тыныч йокы телим. Ә үземнең күзләремә йокы кермәячәген белсәм дә, утны сүндерәм. Соң инде, Рәлиф....»

“Ерактагы кадерле кешем! Син бүген минем дөньямның астын өскә китердең, Рәлиф! Баягы шалтыратуың белән! Кайдан белдең, кемнән алдың минем телефон номерымны, тәки әйтмәдең! Трубкада синең тыныңны ишетеп, мин аны чигәмә шундый каты итеп кыстым... Синең тының минем яңакларымда...Мөмкинме соң бу?! Мин ни әйтергә белми югалып торганда, син үзеңнең бәрхет тавышың белән бертуктаусыз мине назладың...”Сагындым... синсез яши алмыйм... акыллым... яши алмыйм синсез... ә гомер үтә....” Минем әйтәсе сүзләремне әйтеп бирдең бит! Өнсез соравымны ишетмичә, үзең сизеп, җавап бирдең: “... аерылдым. Булдыра алмыйм башкача...”. Бәхетлеме, түгелме, бер җайга салынган тормышым бер мизгелдә асты өскә килде. Мин бит инде дистә-дистә еллар синсез яшәргә өйрәнгән идем кебек. Нишлибез без, Рәлиф? Акылдан яздыкмы? Шулай кебек... Ялгыш сукмакларга кереп китеп, язмыш томаннарында адаштык без икәү. Мин, үземнән яшерергә тырышсам да, сукыр кеше кебек кулларымны алга сузып, гомерем буе сине эзләдем. Ә син, ялгышларыңның ачысын тулысынча татып, җәрәхәтләнгән сөюеңнән кагылып-сугылып, мине эзләдең. Язмыш томаннарында, ялгыш сукмакларда адашып бер-берсен югалткан ике шәүлә... “Көт мине...”, – дидең дә, телефонны куйдың. “Көт мине... көт мине...” Гомерем буена сине көтеп яшәгәнемне әле генә аңладың кебек...”

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836