#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аркаим – борынгы һәм серле шәһәрлек

последние и лучшие новости искусства в мире

36-4Аркаим – 20 еллар элек җир астыннан казып чыгарылган борынгы шәһәрлек, Бүгенге көндә ул Уралдагы иң серле урыннарның берсе булып санала. Ул Чиләбе өлкәсендәге Зур Караганка елгасы буенда урнашкан. Кайбер тарихчылар фикеренчә, анда 4 000 ел элек йолдызлар картасы буенча төзелгән зур шәһәр булган. Һәм хәтта арий расасы биредә яралган, беренче борынгы обсерватория урнашкан булган дигән фикерләр дә бар. Бу җирлектә 1987 елдан бирле Чиләбе университеты тарафыннан археологик эзләнүләр алып барыла. Галимнәр исбатлавынча, Аркаим безнең эрага кадәр XVII-XVI гасырда барлыкка килгән. Төрки халык бу урыннарга Якын Көнчыгыштан, Урта Азия һәм Казахстан аша килгән.

Алар, мамонт, бизон, мөгезборын кебек азык эзләп күченүче хайваннар артыннан йөреп күчмә тормышта яшәгәннәр. Аркаим шәһәрлегенең мәйданы 20 мең квадрат метр. Ул түгә­рәк корылма ягъни крепость рәвешендә төзелгән. Кое, баз, учак, мич — гомуми куллану өчен торакның өчтән бер өлешен билиләр. Уртада — бәйрәм-мәҗлесләр үткәрер өчен махсус урын. Кеше­ләрнең тораклары түгәрәк урамга чыга, ул урам крепостьтагы бөтен торакны үзәк мәйдан белән тоташтыра.  Юынтык сулар агызу өчен канаулар бар. Аркаим берничә калкулыктан — “Иҗат”, “Күрәзә”, “Тәүбә”, “Мәхәббәт”, “Теләк кабул булу” дигән һ.б. таулардан тора. Нәкъ менә шул таулар да илебезнең төрле почмагыннан күпсанлы туристларны үзенә чакырып тора инде. Чөнки Аркаим җирлеге кешене савыктыру көченә ия дип санала.

Бу тарихи җиргә быел да 19-22 июль көннәрендә Төмән шәһәреннән “Нур” татар мәдәният фонды җитәкчесе Фәридә Сәгатәтдин кызы Бабина җитәкчелегендә бик кызыклы һәм файдалы тур оештырылды. Әлеге сәфәрдән рухи байлык, күңел тынычлыгы алып кайткан Ялутор шәһәрендә яшәүче Фәридә Мирсәет кызы Нигъмәтуллина үзенең тәэсирләре белән уртаклашып: “Мин Аркаимга үткән ел барып, күкрәкләрне тутырып саф һавасын сулап, Караганка елгасының шифалы суында коенып, ләме белән дәваланып, саф чишмә суын эчеп, күңелләр тынычланып, яшәреп, ял итеп кайткач, быел да анда барырга уйладым. Үзем яңа гына Казахстан ягыннан сәфәрдән кайткан идем. Мине хуҗалык эшләреннән арындырып, ял итәргә мөмкинлек биргән тормыш иптәшем, балаларыма, әлеге турны оста, төптән уйлап оештыручы Фәридә Сәгатәтдин кызына зур рәхмәт”, - дип сөйләде. Тубыл районы, Сетово авылыннан Гөлбану Әбделхак кызы Аширбакиева белән Зөләйха Харис кызы Янбаева: “Борынгы бабаларыбыз яшәгән Аркаимга сәяхәткә бару турында “Яңарыш” газетасыннан укып белдек. Фәридә ханыма шалтыраткач, ул безгә сәфәргә чыгу тәртибен сөйләп, киңәшләр бирде. Аркаимга килеп җиткәч, тауларга мендек. “Тәүбә” тавында белеп һәм белмичә эшләгән гөнаһлардан тәүбә кылып, Аллаһы ризалыгына догалар кылдык. “Теләк” тавында теләкләр теләдек, кабул булсын гына алар. Аннары Александровский поселогында бик уңган хуҗабикә – Римма ханым Хәмидуллинага фатирга кердек. Аңа аеруча рәхмәт, ул һәркемне ачык йөз белән каршылады, иртә-кич пешереп ашатты. Алар йортында туристлар өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. Аркаимда туристлар күп иде, хәтта палатка корып яшәүчеләр дә булды. Килүчеләр арасында күбрәк яшьләрне күрдек. Олы яшьтәгеләр бу сәяхәтне авыр дип уйлыйлардыр, әмма без, инде җиденче дистәгә аяк баскан әбиләр, юл авырлыгын бер дә тоймадык. Аралашып, яңа дуслар табып, Аркаимны бик яратып кайттык. Оештыручыларга, безне үзенең микроавтобусында исән-сау йөртеп кайткан шоферыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - диделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836