Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылдашым – данлыклы шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

4-4Туган авылыңнан ил күләмендә данлыклы шәхес чыгуына чын күңелдән шатланасың, горурланасың. Шушы авылдашың турында һәр мәгълүмат мөһим, кызыклы. Аның биографиясен, хезмәтен өйрәнәсең, башкаларга җиткерергә тырышасың.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, озак еллар Казанда яшәүче авылдаш - Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, гаять талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделша мәктәптә кемнәр белән укыды икән дип кызыксындым. Ниһаять, менә кулымда классы белән төшкән фоторәсем.

Укучыларның урта звенода укыган чакларыдыр, чөнки кайберләре пионер галстугы такканнар. Бу балаларга бүгенге көндә 69-70 яшь.

Беренче рәттә сулдан уңга: Зәнфирә Фазлуллина, укытучылар – Рәйханә Низамова, Рәшидә Фәхретдинова, Фәнзилә Әхтәриева утыралар. Икенче рәттә сулдан уңга: Халидә Әхтәриева, Тәүфыйк Насыйров, (танымыйм), Шәүкәт Сибгатуллин, өченче рәттә сулдан уңга: (танымыйм), Наилә Мотыйгуллина, Раил Шаматов, (танымыйм) басканнар. Киндерле мәктәбендә Кыткүл, Бухарин авылларыннан да балалар белем ала, шул сәбәпле кайберләрен танымыйм. Элек мәктәпләрдә класслар зур, балалар саны күп булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында шушы рәсемгә төшми калучылар да бар. Бу укучылар үсеп тормышта үз урыннарын тапканнар, илебез өчен файдалы хезмәт күрсәтеп лаеклы дәрәҗәләргә ирешкәннәр, гаиләләр корып балалар үстергәннәр.

Шәүкәт абыйга Казанга шалтыратып, әтисе – Гаделша абый Сибгатуллинның бертуганнары турында сорадым. Бөек Ватан сугышы ветераны Гаделша Гишам улы кечерәк буйлы, киң җилкәле, ягымлы, сабыр, аз сүзле, гадел авылдаш булып истә калган. Безнең йорт яныннан узып, елганың аръягында урнашкан “тимерчелеккә” (машина-трактор мастерское) эшкә бара иде. Артыннан “Белка” исемле ак эте дә иярә.

- Мулла бабаемның фамилиясе Сибгатуллин түгел, Бикчентаев булган. Ул гаиләсе белән Кыткүлдә яшәгән. Әләк буенча аны 1932 елны атканнар. 17 яшьлек әтигә, кечкенә буйлы, ябык булгач, тимәгәннәр. Абыйсын Беломорканалга лагерьга озатканнар. Моннан соң әнисе белән сеңлесе Турайга күченгәннәр. Фамилиясен әти бу вакыйгадан соң үзе алыштыра.

Ул вакытта берьюлы 7 кешене атканнар. Казанда бер туганыбызны таптым, әтиеңнәр яхшы, хәлле яшәгәннәр диде ул. Бабаем турында китап язмакчы булам, - дип сөйләде Шәүкәт Гаделша улы.

Авыл хәлләре турында сорашты, бар да яхшы дигәч куанды, авылдашларга сәламнәр әйтте. Кайда гына яшәмә, кече Ватан олыгайган саен сагындыра. Моны без шагыйрьнең иҗатында да күрәбез. Шәүкәт абыйга сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836