Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ханты-Манси автоном округының Сургут шәһәрендә милләттәшләребез беренче мәртәбә “Бишек җыры” фестивале үткәрделәр. Төбәкнең төрле якларыннан кунаклар килделәр. Чараны үткән ел гына барлыкка килгән җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әзерләде. Оешма җитәкчесе Нурия Җиһаншина, сабыйлар беренче көннәреннән үк татар җырларын ишетеп үсәргә тиеш, дип белдерде. “Үз балаларымны мин шулай тәрбияләдем, җыр белән бәйләдем, башка эшләрне башкардым”, - диде ул.
Сургут университеты концерт залы фойесында кул эшләре осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Монда чигелгән сөлгеләр, бәйләнгән әйберләр, калфаклар, милли аш-суларның ниндие генә юк!
Концертта 6 коллектив чыгыш ясады. Җырлар гына түгел, бала туу белән бәйле гореф-гадәтләр чагылыш тапкан сәхнәләштерелгән күренешләр дә ошады тамашачыга.
Ханты-Манси шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклау эшен берничә юнәлештә алып бара: халык коллективлары оеша, татар теле курслары, мастер-класслар, фестивальләр үткәрелә.
Юграның яшь галимнәре белән татар халкының үткәне һәм бүгенгесенә багышланган фәнни-гамәли конференция кысаларында сөйләшергә план коралар. Төрле шәһәрләрдә эшләп килгән иҗтимагый оешмаларны, булмаса оештырып, округның татар автономиясен булдырып, берләштерү турында да уйланалар. “Милли хәрәкәтнең таянычы – бизнес”, - диләр алар. Сургутта “Түбәтәй” татар ашлары сату урыны ачылуга да куаналар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.