#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхетле елмаюлар дәвамлы булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

42-68 октябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният сараенда якташыбыз Гөлнара Калиеваның «Мин пәгетле тип йылмайам» («Мин бәхетле дип елмаям») дигән икенче шигырьләр җыентыгының тәкъдим итү чарасы узды. Чарага авторның туганнары, себер татарларының иҗат җимешләре белән кызыксынучы якташлар, җәмәгать эшлеклеләре җыелдылар. Кичәне филология фәннәре кандидаты, әлеге җыентыкның редакторы Максим Сагидуллин алып барды. Ул авторның җыентыкка кергән шигырьләренә тирән анализ ясап, берничә шигырен укып ишеттерде.

Себер татар телендә иҗат итүче авторларны барлап, эшләрендә уңышлар теләде. Өлкә себер татар язучылар берлеге оешмасы җитәкчесе Клара Кучковская Гөлнара Калиевага: «Иҗат чишмәң саекмасын, яңа шигырьләр язып тор, туктап куйма. Аларны Максим Сагидуллин рәткә салып, бастыра торсын. Ул бик зур эш алып бара. Бу авыр хезмәтендә аңа зур уңышлар теләп, аерым рәхмәтемне белдерәм. Синең, Гөлнара, беренче китабыңда гел: «Сыктаем да, сыктаем» иде, хәзер, әнә, елмая башлагансың. Бу – бик яхшы», - дип сөйләде. Кунакларның кәефен күтәреп себер татар халык җырын башкарды. Җыентык авторының шигырьләре турында фикерләрен рэп башкаручы Чингис Бикинәйев, Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморадов та әйттеләр. Икенче китабы дөнья күрүе белән Гөлнара Калиеваны өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, өлкә фәнни китапханәсе китапханәчесе Гөлнур Әхмәтова, актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, үзешчән шагыйрә Дилә Хәбибуллина, авылдашы Розалия Александрова котлап, бүләкләр тапшырдылар. Кичәгә ямь өстәп шагыйрә, автор-башкаручы Мөнирә Хөснетдинова, рэп җырлаучы Чингис Бикинәйев, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина матур җырлар башкардылар.

«Мин пәгетле тип йылмайам» җыентыгы Төмән шәһәренең «Матбугат йорты» нәшриятында 200 данә белән басылып чыкты. Китап 128 биттән торып, аңа авторның 121 шигыре кергән. Китап редакторы Максим Сагидуллин әйтүенчә: «Шигырьләр туган өйгә, туган авылга, якыннарга, балаларына, яраткан кешесенә дип язылганнар. Авторның шигъри әсәрләрендә аның эчке дөньясы, яну-көюләре, төрле хисләре беленәте. Китап себертатар язма телнең хәзерге нормаларына таянып кылынган. Ул оллырак яшьтәге, себер татар теле, мәдәнияте белән кызыксынган кешеләргә адресланган».

Сөйләшү, фикер алышулар, тәбрикләүләр тәмле ризыклар белән тулган табын артында дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836