Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер карасаң – туксан гына...

последние и лучшие новости искусства в мире

37-7Төмән шәһәре, Кырынкүл авылының абруйлы Ак әбие, Герой Яхиятдин Тачетдиновның энесе Хөснетдин Шәрап улының тормыш иптәше - тыл хезмәтчәне Мәлгыймә Мөхәммәтзариф кызы Тайчитдиновага 90 яшь тулды. Шушы зур, шатлыклы вакыйгага багышлап йортларында Коръән ашын уздырдылар. Коръән сүрәләрен дин әһелләре – Илгиз Минулин, Фәрит Сиразиев, Әхмәтгали Хәйруллин укыдылар.

52 нче мәктәп директоры, Кырынкүл микрорайоны территориаль иҗтимагый үзидарә әгъзасы Алевтина Манкаева юбилярны котлады, бүләк тапшырды, шулай ук Иске Зарека ветераннар советы рәисе Рәсимә Дәүләтшина өлкәннәр исеменнән тәбрикләде. Мәлгыймә апаның оныклары, нәбәрәләре әбиләрен кочаклап чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, “90 яшь” дип язылган зур торт чыгардылар.

90 ел эчендә күпме авырлыклар күргән, тарихта иң дәһшәтле, иң мәкерле Бөек Ватан сугышын кичергән, әмма сынмаган-сыгылмаган Мәлгыймә әби. Балаларының, туганнарының, дусларының, авылдашларының уртасында, түрдә, балкып утырды. Шат йөзле, медальләрен таккан, матур итеп яулыгын бәйләгән Мәлгыймә апага карап сокландык. “Мине хөрмәтләп килүегез өчен барыгызга да рәхмәт”, - диде ул.

Горурланып РФ Президенты Владимир Путинның, Төмән шәһәр хакимияте башлыгы Руслан Кухарук, Төмән шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный, шәһәр ветераннар советы рәисе Герман Смирнов кул куйган Котлау хатларын күрсәтте.

Мәлгыймә әби Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туган. Әтисе – Мөхәммәтзариф Әйтмөхәммәтов каты авырып 1942 елны үлә. Мәлгыймә 6 баланың иң кечесе була. Өлкән апасы Сәлимә сугыш башлангач ук Төмәнгә эшләргә китә. Сугыш азагында балалардан Сәлимә белән Мәлгыймә генә исән калалар. Сәлимә Нәгыймә әнисе белән сеңлесен Төмәнгә яшәргә чакыра. 1945 елның кышында әнисе белән кыз сыерга чана тагып кузгалалар. Юлда төрле авылларга кереп куналар. Төмәнгә җиткәч, әтиләренең танышы Мөнир Юсуповка кереп туктыйлар. Ул елга аръягында – Луговая урамында яши. Анда беркүпме вакыт торалар.

Әнисе Шәрап Точединов белән базарда сөт сатканында таныша. Әнисе шаян, шук хатын-кыз була. Шәрап тол ир, аңа яшь хатын ошый. Үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Нәгыймә озак ризалашмый, соңыннан фикерен алыштыра. Мәлгыймә шул рәвешле Кырынкүлгә килә. Анда ул Шәрапның улы Хөснетдин белән таныша һәм яшьләр яңа гаилә төзиләр.

Ул җыештыручы булып эшли. Тормыш иптәше белән 6 бала үстерәләр. Кура тулы терлек асрыйлар, кошлар тоталар. Заказ буенча авылдашларына әнисе белән келәм сугалар, шәлләр бәйлиләр. Бүгенге көндә кызы Әлфия тәрбиясендә яши. Аның 19 оныгы, 27 нәбәрәсе бар.

Ишек алдында Кырынкүл әби-бабайлары Төмән шәһәре мәдәният йорты артистлары тарафыннан куелган күркәм, шәп концерт карадылар. Мөлаем йөзле, ягымлы, матур итеп киенгән татар әбиләребез, тагын шулай бергә күрешергә, 100 яшьлек юбилеен каршы алырга язсын дип, Мәлгыймә әбигә теләкләр теләделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836