#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Боз озату”

последние и лучшие новости искусства в мире

17-4Күптән түгел Төмәннең “Төзүче”  милләтләр мәдәнияте йортында “Боз озату” сәхнәләштерелгән концерт программасы куелды.  Аны шушы йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова оештырды.

Иртеш елгасында  боз кузгалган.  Биек яр буенда таякка таянган бабай (Әнәс Гаитов) кулын маңгаена куеп, боз китүен күзәтә. Җылы апрель ае булуга карамастан, бабай бик калын киенгән. Бозга карап себер татарларының әйтемнәрен, ырымнарын, теләкләрен әйтте. Менә гармун аскан җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы бер төркем хатын-кызлар белән (Боровойның мәдәният йорты каршында оешкан “Ихлас” ансамбле артистлары) яр буена якынлашты. Арада оста гармунчы егет тә бар (Хисмәтулла Фәйзуллин). Ярның ике ягына да куелган эскәмияләргә утырып җырладылар, ырымнар, табышмаклар әйттеләр. Хәлил Вагайлы бозга багышлап шигырьләр сөйләде.

Елга янына кулына матур курчак тотып  хатын-кыз килде. 

- Уйлар, теләкләр барча кайгы-хәсрәтләрне алып,  шушы курчак белән агып китсеннәр, алда шатлыклы-куанычлы көннәр генә килсен, - дип курчакны боз белән агызып җибәрде. Хатын-кызлар да бер-бер артлы елгага якынлашып, теләкләр әйттеләр, төенчеккә салган акча, кулъяулыклар һәм башкасын агыздылар.”Уйна, тальян гармуныңны” җыры яңгырады, Гөлзифа Нигъмәтуллина кушылып гармунда уйнады. Кызлар бабайдан биеп алуын үтенделәр. Ул озак ялындырмады, таягын ташлап дәртләнеп  биеде.

Алар янына Әхтәм Назыйров җитәкчелегендә  күз явын алырлык ак костюмнарда “Төзүче” милләтләр мәдәнияте каршында эшләп килүче “Әхтәмушки” татар халык җыр ансамбле артистлары килделәр. Артистларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Ярның уң ягында Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендә Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең “Умай” корал ансамбле артистлары күренделәр. Әбүзәр Хәйдәр улы төрле уен коралларында татар көйләрен уйнап халыкны хәйран калдырды. Ансамбль әгъзалары җырлап кына калмадылар, сәхнә тутырып биеделәр дә. Ришат Акбалин курайда башкорт көйләрен башкарды. Яр буенда барысы бергә Иртеш елгасына карап кыш, боз белән саубуллашу җырын җырладылар.

Ниһаять, Иртеш елгасы “ачылды”, күктә кояш “балкыды”. Тирә-якта язның килүенә шатланып кошлар “сайрады”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836