30

coronavirus2

48-15

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бүрәндә адашу

последние и лучшие новости искусства в мире

3-10Бабалардан калган урман –
Туган якның йөрәге бит!
Ансыз
Безнең йөрәкләрнең
Кешелеккә кирәге юк.

Шәүкәт ГАДЕЛША.

Әтием – педагогик хезмәт ветераны Шамил Сәфәрбәк улы Фәхретдинов Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән. Әмма язмыштыр, 49 ел (1962-2011 еллар) Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәде. Бабае да, әтисе дә сунарчы булганнар.

Әти дә Себер урманнарын нык яратты. Күлләрнең, елгаларның, сазларның атамаларын, исемнәрен, тарихын белә иде. Абыем – Ильяр Шамил улы да шушы нәсел традициясен дәвам итә. Ул гаиләсе белән Төмәндә яши, ял көннәрендә атна саен диярлек ашыгып авылга кайта.

Узган елның октябрь аенда 3-4 сәгать урманда адашып йөргән. Мин аннан нинди максат белән Бүрәнгә, Шаракка баруын, нәрсәләр күрүен, хәзерге урман турында тәэсирен сораштым.

- Максатым “аска” төшеп балан, каен гөмбәсе (чага) җыю иде. Бер тәлгәш балан очратмадым, 3 килога якын чага таптым. Астагы урман белән авылның арасы ике чакрым. Урманга кергәч, уң якка Бүрәнкүлгә китәсең. Бирге чабак, Аргы чабакны, Караталны узарга кирәк, аннары Хикмәт яланын үтәсең. Бүрәнгә кадәр 5 чакрым. Аның эчендә Чуал урнашкан. СССР заманында без печән чапкан урыннар нәкъ менә шул Чуалда инде. Башта Наил абый Айтумбитов гаиләсе белән печән чаптык. Соңыннан “өстә” урын булмагач, безнең янга Рушан, Рөстәм абый Әхтәриевлар, Закир, Шакир Мосагитовлар килделәр. Бүрән Тәүде елгасы янында урнашкан, вакытында бөтен авыл терлекләре өчен анда печән чаптылар. “Большевик” колхозы монда культуралы үләннәр чәчте, Хикмәт яланы аша агач ташыдылар, гөрләп җәйге “дойка” эшләде. Бу якларның һәр сукмагын белә идем. Әти әйтә иде, адашмас өчен 7 елгачыкны исәплә дип. Мин бу юлы исәпләдем, ләкин 6 гына елгачык килеп чыкты, шуңа күрә адаштым. Авылдашым – күренекле шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның шигырьләрендәге урманнар-сазлар-күлләр нәкъ менә шушылар инде. Шәүкәт абыйның талантына никадәр соклануымны әйтеп бетергесез, чын күңелдән якташым белән горурланам.

Хәзер урман искиткеч үзгәргән, элекке борынгы хәленә кайткан. Берни танырлык түгел, кыргый. “Ник мине ташладыгыз, әй, кешеләр”, - дигән кебек еламсырап караган шикелле тойдым. Замана балаларының мондагы матурлыкны, хозурлыкны күрмәүләре өчен үкендем. Балачакта шушы тайгада яттык бит, безне талпан да, черки дә, еланнар да тешләмәгән. Табигать белән кушылып, аның байлыкларын файдаланып яшәгәнбез. Бүрәндәге күлгә карап тын гына басып тордым, мондагы рәхәтлекне, сихрилекне берни белән дә чагыштырып булмый. Бөтен җирдә тынлык.

Атлый торгач, Шаракка (урман атамасы) чыктым. Монда кыргый хайваннар мыжлап ята. Чәшке, төлке эзләре бик күп. Хәзер аларны кем атсын, сунарчылар юк. Менә дөп-дөп итеп якын-тирәдә кабан дуңгызлары узды, үзләрен күрмәдем. Берзаман Янут (енотовидная собака) килеп чыкты. Минем белән уйнамакчы була, котырган булмасын дип шүрләдем. Агачлар арасыннан көртлекләр, кыр тавыклары очып чыкты... Минем кулымда бернинди корал юк, куркыта.

Урманнан ничек чыгыйм икән дип аптырап торганда, кинәт, балачакта әти өйрәткән кагыйдә искә төште. “Шаракта адашсаң, болытларга кара, көньякка агылсалар, димәк, авыл якка, төньякка булса, Убага”, - дип өйрәткән иде. Башымны күтәреп күккә карадым, болытларның кайсы якка агылулары аңлашылмый. Җиргә яттым да, һаваны күзәттем. Көньякка агылалар икән. Барган юлымнан борылдым, Убага киткәнмен икән. Төнге берләрдә-икеләрдә йончып, арып Бухарин авылына килеп чыккан булыр идем. Агылган болытларга ияреп киттем. Тиздән авыл күренде. Исән-имин чыгуыма Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр әйтеп, урман белән хушлаштым. Ул ятим, нәүмиз шикелле моңаеп калды, - дип сөйләде Ильяр Шамил улы.

Себер урманнары ничек кенә үзләренә җәлеп итмәсеннәр, аларның тискәре яклары да бар. Мәсәлән, безнең Шарак бигрәк мәкерле, хәйләкәр урман. 90 нчы елларда Түбән Тәүде кешесе югалды, вертолетлар белән дә таба алмадылар. “Шаракта кешене агачлар саташтыра, эченә кергән саен куркыныч яный. Ул Убага, төньяк урманнарына тоташа. 30-35 градус суыкларда кичен аннан Тубылның утлары күренә, поезд йөргән тавышлар ишетелә”, - дип әти сөйли иде. Яшьләргә анда керергә рөхсәт итмәс идем, алар аны рәтләп белмиләр. Сакланганны Ходай саклар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836