#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык каруселе”

последние и лучшие новости искусства в мире

17-510 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Дуслык каруселе» II шәһәр балалар сәнгать иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Фестивальне өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә иҗтимагый палатасы ярдәмендә Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе (рәисе Динар Абукин), Төмәннең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү балалар үзәге (директоры Гөлнара Сәгыйтова) оештырдылар.

Ул көнне Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге умарта корты оясы шикелле гүләп торды: төрле милләт балалары күңелле аралаштылар, фотога төштеләр һәм сәхнәдә чыгыш ясадылар. Аларга дуслары, әбиләр һәм бабайлар, ата-аналары рухи яктан көч бирделәр.

Чыгышлар милли диаспораларның иҗтимагый коллективлары, мәктәпләр һәм мәдәният йортлары тарафыннан тәкъдим ителде, үзләре катнашучылар да булды.

Жюри әгъзалары - Төмән дәүләт мәдәният институтының тәҗрибәле укытучылары, жюри рәисе итеп галим-мәгърифәтче, Россия мәгариф отличнигы Рафаэль Гадиев, «Халык жюрие» вәкиле итеп Тубылның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова сайланды.

«Проектны әзерләү барышында Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау һәм ныгыту, мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеген активлаштыру, шулай ук җәмгыятьтә экстремизм идеологиясен формалаштыру буенча бурычлар үтәлә», - дип Динар Абукин оештыру барышы белән таныштырды.

Айсылу Юнысова: «Фестиваль төбәктә милли вәзгыятьне саклап калуга юнәлтелгән, милли үзенчәлекләрне, милли (туган) телләрне һәм милли мәдәниятләрне үстерүне, гражданнарның милли-мәдәни хокукларын саклауны тормышка ашыруны максат итеп куя”, - дип сөйләде.

«Татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли иҗтимагый оешмалар һәм милли-мәдәни автономияләрнең эшен активлаштыру, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мәдәни-танып белү программаларын оештыру мөмкинлеге бирәчәк», - диде себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең өлкәннәр советы рәисе Роза Яхина.

17-14«Дуслык каруселе» милли мәдәниятләрнең балалар фестиваль-конкурсын оештыру комитеты өлкә хөкүмәтенә һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорга төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны, күршеләрчә мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә.

Фестивальдә катнашучылар исеменнән Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге коллективына да (директоры Мансур Кәбиров) чиксез рәхмәт хисләрен юллыйбыз.

Гала-концерт һәм бүләкләү 17 апрельдә 12.00 сәгатьтә үзәктә узды.

Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте.

(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).
Фәрит Г
АЛИӘСКӘРОВ фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836