Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дуслык, татулык бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

27-13Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонетлы мәктәбендә милли бәйрәмебез - балалар Сабан туен үткәрү традициягә керде. Монда укучылар бәйрәмне яратып көтеп алалар.

Быел Сабантуй бәйрәме 17 нче июньдә үтте. Балаларны, кунакларны шәһәрнең тарихи мәчетеннән килгән Фәннур хәзрәт Казыймов Сабан туе белән котлап сәламәтлек, уңышлар, балаларның иманлы кеше булып үсүләрен теләде. Бәйрәмдә күңелле татарча җырлар, шигырьләр яңгырады.

Дәртле халык һәм заманча биюләрне тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Иҗади номерларга бай булган концертны караганнан соң, кунаклар һәм балалар 8 мәйданчыкта барган капчык киеп йөгерү, милли көрәш, капчык белән сугышу, кашык белән йөгерү, аркан тарту кебек ярышларда катнашып, бүләкләр алдылар. Җәен шәһәрнең башка мәктәпләр каршында эшләгән җәйге балалар сәламәтләндерү лагерьларыннан, якын-тирәдә урнашкан балалар бакчалары, мәктәпләрдән дә балалар Сабантуй бәйрәменә килделәр. Мәктәп каршында эшләгән «Кояшкай» балалар сәламәтләндерү лагере башлыгы Нурилә Шамратова: «Ике ел Сабантуй бәйрәмен үткәрмәгән идек. Быел безнең мәктәп каршындагы лагерь 150 бала кабул итте. Сабантуйны балалар сагынып көтеп алдылар. Алар өчен бу - матур, шатлык-куанычлар, күңелле уеннар белән үрелеп барган дуслык, татулык бәйрәме», - дип сөйләде.

27-16Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин: «Сабантуй бәйрәме быел тагын да эчтәлеклерәк, оешкан төстә үтте. Балалар ялларын күңелле үткәрсеннәр, сәламәтлекләрен ныгытып, яңа тәэсирләр алып кайтсыннар дип тәрбиячеләр, укытучылар тырышалар. Башка мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан килгән балаларга да Сабантуй бәйрәме ошый», - дип бәйрәм турында фикерләре белән уртаклашты.

Дуслык, татулык бәйрәме Сабантуйда балалар гореф-гадәт йолаларыбыз белән танышып, җырлап-биеп, ярышып, уйнап, күңелле ял итеп, күтәренке кәефтә таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836