#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Әбием кайгыртуы”

последние и лучшие новости искусства в мире

38-9Йомшак шарфлар һәм үзенчәлекле калфаклар, җылы оек һәм бияләйләр, бизәкле кофталар, бәйләнгән аяк киемнәре – матур, сыйфатлы әйберләр тиздән ЛНР һәм ДНРга китәчәкләр. Алар барысы да «Бердәм Россия» партиясенең «Әбием кайгыртуы» акциясе кысаларында Вагайның бәйләү осталары тарафыннан әзерләнгән һәм Донбассның мохтаҗ балалары һәм ялгыз өлкәннәре өчен билгеләнгән. Акция 30 июньдә старт алды, 31 августта тәмамланды. Аңа районыбызның өлкән буын вәкилләре актив кушылды. 31 беренчел ветераннар оешмасында, 21 «көмеш» волонтерлар отрядында эш кайнап торды. Акциядә катнашырга теләп җавап биргән оста куллар шактый. Алар бик теләп эшкә алындылар! Бәйләнгән әйберләр хәзер кулларының гына түгел, йөрәк җылысын да саклаячак.

Акциядә барлык авыл җирлекләре пенсионерлары катнашты. Иң активлар Карагай, Казанлы, Касьяново, Заречный, Шишкина, Коллар, Первомайский, Шестовое, Черное, Первовагай, Сопра авыл җирлекләрендә яшәүчеләр булды.

Һәр оста турында аерым сөйләрлек! Райондагы ярдәмчел, игелекле, юмарт хуҗабикә, оста куллы бәйләүчеләр, шәфкатьле хатын-кызлар турында аерым сөйлисе килә. Һәрбер әйбер - искиткеч сәнгать әсәре!

Вера Варис Вагай авылыннан, балачактан бәйләү белән шөгыльләнә. «Әни өйрәтте, - дип сөйли ул. - Ул барысын да бәйли алыр иде, менә мин дә теләсә нинди рәсем белән эшли алам. Мин үземә һәм гаиләмә бияләйләр, оекбашлар, шарфлар, кофталар, курчакларга кием бәйлим. Карамыйча эшлим, кул өйрәнгән инде. Җәй көне, әлбәттә, бакчада күп вакыт үтә, аның каравы көз көне, уңыш җыеп эшкәртелгәч, куллар энәләргә тартыла. Хәзер яхшы – теләсә нинди җеп бар. Элек иске әйберләрне таратып, алардан бәйли идек».

«Карагай авыл җирлеге волонтерлары шундый җылы исемле акциядә катнашырга бик теләп риза булдылар, чөнки алар өчен балаларга ярдәм – ирекле эшнең иң дулкынландыргыч һәм мөһим өлеше. Украина пенсионерлары да сөенеп яшәсен», - диде Равия Әбүсәгыйтова, волонтерлар отряды җитәкчесе. Касьяново авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Альбина Широкова матур итеп бәйләнгән яулык һәм свитер тапшырды. Кызларны шул ук Касьяново авылыннан Любовь Куликова бәйләгән күлмәкләр, баш киемнәре, костюм һәм оекбашлар да сөендерәчәк. Казанлы авылыннан Сания Юмина искиткеч балалар оекбашлары бәйләде. Галия Муначева да бик зур ярдәм күрсәтте. Сопра, Тугыз, Юрмы уңганнары да сынатмадылар.

38-8«Әбием кайгыртуы» акциясендә район буенча 150дән артык өлкән буын вәкиле катнашты. Акция тәмамланса да, бу эшне дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм, өстәвенә, районда да мохтаҗ балалар һәм ялгыз пенсионерлар бар. Волонтерлар һәрвакыт булышырга әзер, ә өлкән яшьтәгеләре бездә 127 кеше.

Мин «көмеш» волонтерларның район штабы исеменнән битараф калмаган һәм акциядә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Уртак тырышлык белән без зур игелекле эш башкардык.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай районының социаль хезмәткәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836