#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Галия апа киңәшчебез иде”

последние и лучшие новости искусства в мире

31-11Бер көнне Төмән районының Индрәй поселогы китапханәсенә ветераннар советы активлары җыелдылар. Алар тәкъдиме белән озак еллар китапханәче булып эшләгән Галия апа Мәхмүтова хәтеренә оештырылды бу кичә. Галия Рәшит кызының балалары: Рушан, Руслан, Ләлә, оныклары, туганнары килделәр. Бу эштә гаиләсенә китапханәче Гөлнара Исмәгыйлова, авыл музее һәм ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Вәлишина ярдәм иттеләр. Фоторәсемнәрдән эчтәлекле, матур слайдлар әзерләнгән, өстәлне мул итеп сыйлар белән тутырганнар.

Фоторәсемнәр аша үткәннәрне хәтергә төшергәч, һәркайсы бергә эшләгән елларын күз алдына китерде. Үзешчән сәнгатьтә катнашуларын, гел очрашуларга җыелуларын, төрле шәһәрләргә сәяхәткә йөрүләрен искә алдылар. “Элекке китапханә бинасы бик салкын иде, Галия апаны жәлләп, өйдән пичкә ягарга утын ташыдык. Ә ул бер генә минут та алдан китмичән, эшендә тиешле вакытынача утыра иде”, “Салкын булса да, киң күңелле апа гел елмаеп каршы ала, яңа китаплар белән таныштыра, аларны еш килүен тәэмин итә иде. Ул китапларны чиратлап укыдык аннары”, “Тормышта күпне күргән тыныч, йомшак күңелле Галия апаның балалары тәртипле, игелекле, акыллы булып үстеләр. Алар белән горурланырлык” кебек фикерләр яңгырады. Сеңлесе Рәйхан апа: “Тарихны, бигрәк тә татар тарихын яхшы белә иде. Илдәге, дөньядагы политика белән гел таныш булды. Безне дә таныштырып торды. Якын сердәшчем иде ул. Аңа бөтен эч серләрем сыя, гел кирәкле киңәшләрен бирер иде. Бик сагынам, юксытам апамны”, - дип сөйләде.

Галия апа Мәхмүтова Индрәйгә Тубыл педучилищесын тәмамлап юллама белән килгән. Аны башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләгәннәр, рус телен дә укыткан. 1969 елда авылда яңа китапханә ачылгач, Галия апаны шунда эшкә чакырганнар. Ул китаплар кабул итеп, бинаны рәткә китереп эшли башлаган. Китапханәдәге һәр китап та аңа таныш иде, кайсын гына сорасаң да, эчтәлекнең кайсы өлкәгә караганын әйтеп бирер иде. Авылдагы китап сөючеләр аның даими кунаклары булдылар. Ул кергән һәркемгә район, өлкә тарихына кагылышлы китап-җыентыклар тәкъдим итә, алар турында сөйли иде. Һәркемнең ихтыяҗын яхшы аңлап торды.

Дуслары якташ шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманова шигырьләрен яратуын әйтеп, шигырьләр сөйләп киттеләр, җырлар башкардылар. Салмак сөйләшүчән, изге күңелле, тыйнак, зыялы Галия апа Мәхмүтова турында җылы сүзләрен жәлләмәделәр. Аннары балалары да әниләренә багышлап җыр башкардылар.

Шулай дустанә рухта, истәлекләр, җыр-моң белән үрелеп, рәхәтләнеп сөйләшеп бик матур үтте бу кичә. Галия апа да безнең арада тыйнак кына елмаеп утыра иде сыман.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836