#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хезмәт тәрбиясе белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче Рауфат Шәмсетдинов минем классташым, якын туганым. Бу көннәрдә ул үзенең 60 еллык юбилеен каршылый. Рауфат Тимергали улының ата-анасы авылда эш сөючән, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар. Әнисе Шәүкыя апа фермада, әтисе Тимергали абый совхозда механизатор булып эшләделәр. Икесе дә хезмәт ветераннары. Өч уллары да совхозда эшлиләр, ә кызлары Төмән шәһәрендә бүгенге көндә дә бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли.

Рауфат Тимергали улы 1962 елның 1 октябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Күңелле мәктәп еллары тиз үтеп, олы тормыш аңа Төмәндәге авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә юллама бирә. Инженер-механик дипломын алганчы, Казахстан җирендә “Байконур” аэродромында ике ел хәрби хезмәттә булырга туры килә. Булачак белгеч яңадан Төмән якларына кайтып, укуын дәвам итә. Менә 1987-1988 еллар җитә. Рауфат Свердловск өлкәсеннән килгән кыз белән таныша. Нәзирә Дилмөхәммәт кызы ул вакытта Төмәндә почтамтта эшли. Көләч йөзле, сабыр холыклы Нәзирәне Рауфат бик яратып, аның белән гаилә корып, авылга яшәргә кайталар. Рауфат авыл хуҗалыгында бригадир булып эшкә урнаша. Яшь гаиләдә беренче малай туа. Рауфат Шәмсетдинов хезмәт биографиясендә яңа бит ача. Ул яшелчәлектә оператор булып эшли башлый. Менә инде 33 ел дәвамында шул эшен яратып, намус белән үти. Еллар сулар кебек акты, ә минем классташым әле һаман шул эшендә. Ана газиз баласын көне-төне тәрбияләп үстергән кебек, Рауфат та яшелчәләрен җилгә-яңгырга, җәйгә-кышка карамыйча саклый. Зур ангарларда яткан яңа гына казылган кәбестә, суган, бәрәңге Рауфат карамагында. 2014 елга кадәр ул отпускасыз эшли. Илнар белән Тимур әтиләре белән горурланалар, үзләре дә югары уку йортларында белем алдылар, берсе - электромастер, икенчесе - йөкләр җибәрүче белгеч. Әби белән бабайның тормыш бизәкләре - дүрт малай белән бер кызчык үсеп киләләр.

Рәйсә РӘХИМОВА, Төмән районы,
Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836