#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хезмәтләре хәерле булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

7-4Талымхан авылында «Яңарыш» газетасын көтеп торалар, укучылары күп. Быел яраткан газетамны миңа сеңелем Рәхимә Абдуллина бүләк итеп яздырды, аңа рәхмәтләр укыйм. Күршедә яшәүче Шәмсибану апа Сагутдинова миңа: «Газетаны кулыма алсам, безнең авыл кешеләре турында язылмады микән дип, карап чыгам», - дип әйтә.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиемне, абыемны искә аласым килә, апаларымның, үземнең оныкларымны, кияүләремне шул зур бәйрәм белән котлап, махсус операциядә катнашкан кадерле авылдашларымның исәнлек-саулыгына догалар кылам.

Әтием Мөхәмәдкәрим Шаргабдуллин Ленинград блокадасында катнашкан кызылармияче. Ул чорнап алынган шәһәрне саклаган, ачлык-ялангачлыкны кичергән, шулай да туган авылына исән-сау әйләнеп кайта алган.

Абыем Хатыйп Мөхәм- мәткәрим улы 1942 елда туган гына иде. Туган авылының яшел чирәмле урамнарында уйнап, үсеп тә җитә. Мәктәпне тәмамлап, авылдашы Фатыйх Мөхәмәдьяров белән армия сафларына алынып, бергә хәрби хезмәттә булалар. Өч ел буена Чиләбе өлкәсендә, 45123 хәрби бүлектә, Укрум аэродром самолетларга очу площадкасын әзерләп торалар. 67 яшендә дөнья куйган абыемның иптәше әле исән-сау, Талымханда яши, тиздән аңа 81 яшь тула.

Олы апамның оныклары - Салават һәм Искәндәр Абдуллиннар. Олысы Салават – ул авылыбыз батыры, илебезнең төрле почмакларында көрәш буенча күп ярышларда җиңүче булган егет. Энесе Искәндәр быел нефть һәм газ университетын алтын медаль белән тәмамлаган, армия сафларына алынды, Владикавказда хезмәт итә.

Мөхкәрәмә апамның улы Денис Агафонов та шул уку йортын алтын медаль белән тәмамлады. Каскара кошчылык фабрикасында инженер-механик булып эшли.

Туганнарының горурлыгы булган Марат Шархимуллин 15 нче диңгез училищесында яшь курсант. Ул яңа гына практикада булды. Корабльдә Каспий диңгезен кичте. Әнисе, апалары, абыйсы бәхетенә исән-сау укып йөрсен.

Үземнең, апаларымның оныкларын, кияүләрен, махсус операциядә беренче айларыннан катнашкан ир-атларга, һәркем өчен кадерле булган яшь солдатларга рухи көч, кыюлык телим. Батырларыбыз өйләренә, гаиләләренә, газиз балаларына әйләнеп кайтсыннар. Армия сафларына киткән егетләребезнең хәрби хезмәтләре хәерле булсын.

Нәбирә АИТОВА сөйләгәннәрне
Рәйсә РӘХИМОВА язып алды.
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836