#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге эшләр язылып барыр

последние и лучшие новости искусства в мире

27-72017нче елның икенче яртыеллыгына “Яңарыш” газетасына язылу кампаниясе вакытында Тубылда башкарылган чараларга нәтиҗә ясалды. Почтаның газета-журналларга яздыру бүлеге мөдире Нурия Вафеева җирле газета корреспонденталары белән шәһәрнең барлык почта бүлекләрендә булдылар. Почталарда хезмәт итүче операторларга актив булырга, газета –журналларга язылу турында һәр кешегә тәкъдим ясарга кирәк дигән искәрмә эшләде.

2017 нче елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылучы укучыларыбызның саны язгы һәм җәйге эш мәшәкатьләре, дача вакыты булу сәбәпле, азрак кимегәнен күрдек. Икенчедән, безнең тормышыбызга мәгълүмат җиткерүче интернет килеп керде. 60-70 яшен узган әбиләр: ”Без интернеттан да укый алабыз,” - дип җавап бирделәр. ”Яңарыш” газетасы чынлап та замана белән бергә атлый, газета ел дәвамында уңышларга иреште. “Яңарыш”ның сайтында видеосәхифәне караучылар да күп икәнен белдек. Яздыручыларыбызның саны аз гына кимесә дә, укучыларыбыз азаймаган икән. Димәк, “Яңарыш” үзенең укучыларын киләчәктә дә саклап кала алыр. Ике эшне бергә алып барганга күрә халык белән күбрәк аралашырга, аларның фикерләрен белергә мөмкинлекләр артты. Үзенә, туганнарына “Яңарыш”ны яздыручы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова: ”Укытучылар, мәктәп тормышы турында укырга яратабыз. Быел унбишенче мәктәптән минем укучыларым да мәкаләләр яза башладылар. Яңа уку елында бу иҗади эшне дәвам итәрбез. ”Яңарыш”лыларга уңышлар телим”, - диде. Авыл тормышы, төп герой - кеше турында, өлкә яңалыкларын укучыларыбыз кызыксынып укыйлар. Һәркайсының яраткан темасы, корреспонденты бар. Редакция эшен, газетаның дәрәҗәсен күтәреп, өлкә газетабыз «Яңарыш»ны саклап, алга таба алып барган редактор Алсу Сәгыйтовага, коллективка уңышлар теләүчеләр күп булды. Газетабызга озын гомер, кызыклы, эчтәлекле мәкаләләр теләп, догаларын юллап калган Флора апа Абсатаровага, Сәхирә апа Фазыловага, Шәүхия апа Айсинага рәхмәтләребез зур. Пенсияләре зур булмаса да, алар күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек, беренче булып “Яңарыш”ка язылдылар.

Тубыл шәһәрендә язылу кампаниясендә ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Аскы торадагы тарихи мәчетебез адресына 10 данә “Яңарыш”ны М.Шәмсетдинов, Г.Кәримова, 5 данә шәһәрнең яңа мәчетенә һәм дин юлында булган 17 әбигә яздырган Р.Вәлинуровка, Сабанак мәчетенә яздырган З.Хәсәновага, Пушнаш мәчетенә яздырган З.Кадыровага, Назар Эргашевка, 15 кешене яздырган Ф.Шәриповага изге теләкләребезне юллап, исәнлек-саулыклар, эшләрендә, гаиләләрендә уңышлар телибез. Мәчет хәзрәтләре Аллаһы йортына җомга намазларын калдырмыйча килгән әби-бабайларыбызга атна саен “Яңарыш”ны тапшырырлар. Кулыгызга газетаны алып укучылар, безнең саф күңелле, изге җанлы, ярдәмчел дусларыбызга җылы теләкләрегезне юлларсыз дип ышанып калабыз. “Яңарыш”ка ООО “Лифтремонт оешмасы” җитәкчесе Айсатулла Сәйфуллин, аның тормыш иптәше Мәръям Сәйфуллина - 12 кеше, сәүдәгәр Рәсимә Абдурахманова - 10 кеше, “Синтез” мәдәният сараенда үткәрелгән һәр чарада , поликлиникаларда безнең белән бергә эшләгән 7 микрорайон почта бүлеге мөдире Мария Бухарова, ветеран укытучылар Рәшидә Бакиева, Хәмидә Речебакиева, Нурҗиһан Назыроваларга, район мәдәният бүлегендә эшләүче актив якташларыбызга, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренә, концертларда татар газета-журналларга язылучы лаеклы ялда булган якташларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз. 27-8Маслау, Пушнаш авыллары буенча машинада безнең белән 80 яшенә якынлашып килгән Рәшидә Бакиева йөрде. Һәр йортка кереп 28 кешене “Яңарыш”ка яздырдык. Рәшидә апага, авыл халкына рәхмәтләребез чиксез. Күпчелек кеше почтаны вакытында алып килмәгәннәренә зарландылар. Аларның тәкъдимнәрен, теләкләрен, зарларын Нурия Вафеева язып түрәләргә тапшырды. Бу проблема да чишелде, киләчәктә кабатланмасын иде. “Яңарыш”ка язылу кампаниясендә катнашучылар, сез татар телен саклаучылар рәтендә. Ә телен саклаганнарны – илен саклаучылар белән тиңлиләр. Шуны да онытмыйк. “Яңарыш”ка язылмый калганнар айның 20 сенә кадәр почта бүлегенә барып языла аласыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836