#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күкрәнденең сугыш чоры баласы

последние и лучшие новости искусства в мире

49-5Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиләре фронтка киткәч, күпме бала ятим калган. Кайгы-хәсрәтнең иге-чиге булмаган ул көннәрдә. Хатын-кызлар, үсмерләр көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Тубыл районы, Күкрәнде авылында туып-үскән милләттәшебез Вәли Тимергали улы Ташбулатов сугышта катнашмаса да, тормыш ачысын артыгы белән татыган кеше. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 6 яшь булган. Хәзерге көндә сугыш чоры балалары да инде олыгайдылар. Алар шушы дәһшәтле елларның чын шаһитлары, үзләре исән чакта кичергәннәрен сорап калу - безнең бурыч. Киләчәк буын белсен, ишетсен һәм хәтердә тотсын!

Вәли абый үткәннәрне сөйли дә белә, күп нәрсәне яхшы итеп хәтерли дә. Кайбер хатирәләрне искә алганда күңеле нечкәреп, тавышы калтырый. Күрәсең, балачакны, яшьлекне искә төшерү нык тәэсир итә.

- Без гаиләдә җиде бала үстек. Әтием – Тимергали Зыяветдин улы Бөек Ватан сугышында катнашмаган, чөнки яше олы булган. Ике абыем – Хәким белән Кәрим сугышка алынып, исән кайттылар. Олы агамның аягы яралы иде, ул яуда санинструктор булган, Климент Ворошиловны да күргән, ә Кәрим агам контузияләнеп кайта. Сугыштан 42 кеше әйләнеп кайтты, хәзерге көндә шуларның берсе генә исән, 64 якташ мәңгелеккә яу кырында ятып калды.

Сугыш елларында халыкны ачлыктан балык коткарды. Ике кешенең ачлыктан үлү очрагы да булды. Балыкның сөяген ташламыйбыз, киптереп изеп “липүшкә” ясыйлар. Бәрәңге ул елларда уңмады, шулай да “царык” киеп язын черек бәрәңге казыйбыз.

Элек татар, казах, үзбәк милләтеннән булган ирләрне солдатка алмаганнар. 1914 елны Беренче Бөтендөнья - Герман сугышы вакытында беренче тапкыр авылдан әтине һәм телгә оста, чая Салих Кәримовны, Садыйк мулла Ибраһимовны алып киткәннәр. Алар Латвиядә Рига шәһәрендә окоп казыганнар. Беренче булып кем кайтыр икән дип жирәбә салганнар. Меңнән артык кеше арасында ул әтигә эләккән. Ул шулай җәй уртасында туган җиренә кайтып төшкән.

Садыйк мулланы 1937 елны гаиләсе белән мөлкәт һәм хокукларыннан мәхрүм итеп, Сургутка сөргенгә җибәрәләр. Ул аннан 1954 елда кызлары - Закирә, Саидә апалар белән кайта. Каенлык эчендә землянкалар казып яшәгәннәр.

1943 елны Күкрәндегә калмыкларны сөрделәр. Моны ишеткәч, без, бала-чага, куркып, капка янында көтәбез. Алар бик күп килделәр, күрше Урыс Торбы авылына да тараттылар. Хатын-кызлары балык участогында эшләделәр, туган җирләрен сагынып елыйлар. Беренче булып килүчеләр: Сула Батаев - участок бригадиры итеп куйдылар, Егор исемле энесе бар иде. Миша Колышев балыкчылар конторасында эшләде. Соңрак аның Исай исемле энесе армиядән кайтты, без аның белән дуслар идек. Исай гармунда оста уйнады, ә Миша калмык биюен биергә ярата иде. Алар концертта катнашса, халык клубка сыймый иде. Исай Фазилә апага өйләнеп, авылда яшәп калды.

1957 елны калмыкларны туган җирләренә кайтардылар. Себердә 14 ел яшәгәннән соң, елап киттеләр, аларны бөтен авыл халкы озатырга чыкты. Аннан соң Миша авылга ике тапкыр килде. Улы Климнан: “Мине таныйсыңмы?” – дип сорадым. “Шомырт агачлы өй янында яшисез, дустым Әхмәрнең абыйсы”, - диде ул. Аларның монда ата-бабалары күмелгән. Каберләренә рәшәткәләр ясап киттеләр, өйдән-өйгә кунакка йөрттеләр.

Бездә сугышка кадәр 250 гектар чәчүлек җир булган. Башта “Кызыл октябрь” колхозы эшләде, аннары күрше Кутарбитканың “Сталин” колхозы белән кушылды, соңрак “Россия” колхозы булды. Башта комбайнчы ярдәмчесе булдым, локомобильда да эшләдем, 30 ел колхоз атларын карадым, бригадада 100ләгән ат бар иде. Өч кеше карадык. Авылда 3-4 ферма эшләде, аларда ит өчен терлек симерттеләр. Терлекләрне Тубыл шәһәренә ит комбинатына озаттылар. Совет чорында авыл гөрләп торды, - дип сөйләде Вәли Тимергали улы.

Ул “Яңарыш” газетасын беренче көненнән үк яздыра. Тарихи, җен-пәриләр турында бастырылган мәкаләләрне кызыксынып укый. Үзе дә берничә булган хәл турында сөйләде. Әдибә Сафиулла кызы белән 60 ел яшәгәннәр. Акыллы, тәртипле, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәшенең вафатына да тиздән ике ел тула. Ир кешегә канатың каерылып ялгыз калу җиңел түгел. Вәли абый төшенкелеккә бирелми, балаларының, оныкларының тәрбиясендә гомер кичерә. Олы кешегә күп кирәкми, иң мөһиме – якыннарың яныңда булсыннар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836