#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Күмәк хуҗалык» газетасы эзләреннән

последние и лучшие новости искусства в мире

Газета Ялуторда латин хәрефләре белән биш көнгә бер тапкыр татар телендә чыккан. Авылда яшәгән күп кеше рус телен начар белгән. Газета райондагы һәм илдәге булган яңалыкларны даими рәвештә халыкка җиткереп торырга тиеш булган. Ул пропагандист һәм агитатор ролен үтәгән.

Газетаның редакторы итеп 1931 елны Миңнулла Гарифуллинны билгелиләр. Ул 1906 елда Казан губернасында (хәзерге Татарстан) туган. Свердловск шәһәрендә (хәзер Екатеринбург) кыска сроклы журналистлар курсын тәмамлый. 1936 елда газетаны япкач, Бумаер һәм Кулик мәктәпләрендә укыта. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Рауды һәм Кулик мәктәпләрендә эшли. Махсус педагогик (читтән торып укымагач) белеме булмау сәбәпле, эшеннән чыгарыла. 1949 елны ул гаиләсе белән Барнаул шәһәренә (Алтай крае) китә.

1932 елның 17 ноябрендә басылган ике мәкаләне укучыларга тәкъдим итәм, тарихны яратучыларга кызыклы мәгълүмат булыр.

Газетаның девизы: “Берләшегез, бөтендөнья эшчеләре!” булган.

«Икмәк әзерләүдә кулак, оппортунизм кирелеген рәхимсез сындырырга, 4500 центнер көндәлек заданиене һичсүзсез тутырырга.

ВКП(б) Урал өлкә һәм өлкә башкарма комитеты райондагы партия һәм совет оешмаларыннан икмәк әзерләү планын тутыру өчен сыйнфый дошман кулакларга, оппортунизм кәефләренә һәм саботаж ясаучыларга каршы рәхимсез көрәшкә киң колхозчылар һәм аерым хуҗалык хезмәт ияләре массасын оештыру белән аяусыз отпор бирүне кискен рәвештә таләп итә. Һәм райондагы аерым авыл советлары, колхозчыларның һәм аерым хуҗалыкларның койрыкта сөйрәлүләрен һичсүзсез бетерүне, кулакларга бирелгән каты заданияне тутыруны тәэмин итүдә бөтен партия ячейкаларына, авыл советларына һәм колхозларга куша...

“Икмәк өчен көрәш – социализм өчен көрәш (Ленин)” Исәт партия ячейкасы секретаре Бакиев, авыл советы рәисе Шәкүров, Кашагал авыл советы рәисе Шәмсетдинов һәм партия ячейкасы секретаре Садыков, Түбән Егәнле комсомол ячейкасы секретаре Шәрипов, сез бүгенге көн икмәк әзерләү планын тутыру өчен көрәш фронтындагы эшегезгә бәя бирергә, оппортунизм сазлыгына батуыгызны һәм ул сазлыктан чыгып икмәк әзерләү планын тутыруны тәэмин итүдә кирәклекне күрергә тиешсез. Сыйнфый дошман кулакларга, аларның чыгышларына каршы рәхимсез көрәшне оештырып, ВКП(б) Урал өлкә һәм район партия комитетының карарларын гамәлгә ашыру өчен большевикларча көрәшергә тиешсез...

*Губерна – патша Россиясендә административ-территориаль берәмлек.

*12 ноябрь 1923 елдан 17 январь 1934 елга кадәр Ялутор районы, Урал өлкәсе (үзәге Свердловск шәһәре) составында булган.

* ВКП(б) – Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясе – (русча Всесоюзная Коммунистическая партия (большевиков) тезмәсенең кыскартмасы. КПСС 1925-1952 елларда шулай аталган).

* Ячейка – бер зур берләшмә составына керә торган кечкенә оешма. (Комсомол һәм партия ячейкаларының 1934 елга кадәр булган атамасы).

* Оппортунизм – эшчеләр хәрәкәтендә марксизм-ленинизмга каршы дошман булган агым (течение)».

Рафаил МАГЖАНОВ, Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836