#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күренекле шәхес – Гали Шәрәфетдинов

последние и лучшие новости искусства в мире

39-5Бу көннәрдә Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишинаның “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясен дәвам итеп чираттагы “Гали Айзәтулла улы Шәрәфетдинов – педагог, мәктәп директоры, хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе» дип аталган китабы дөнья күрде. Китап нигезенә Гали Айзәтулла улының бала-оныкларына ядкарь өчен язган “Авылым урамнарыннан үткәндә” дигән кулъязмасы алынган. Яңа китап белән якыннан танышыр өчен без Хәнисә Чәүдәт кызы белән әңгәмә корабыз.

- Хәнисә апа, башта сезне тагын бер изге эшегезнең нәтиҗәсен күрү белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Бу юлы сез халыкка укытучы-тарихчы Гали Шәрәфетдиновның башкарган хезмәтен тәкъдим итәсез.

- Әйе, мин Гали Айзәтулла улының Яркәү районы, Тархан авылының тарихын язып, авылдашларының нәсел шәҗәрәләрен төзегәнен ишетеп белә идем. Бары үзе һәм бала-оныкларына истәлек итеп тапшырыр өчен генә башкарган хезмәтен ул беркемгә дә күрсәтмәгән була. Авылдашымның ышанычын аклар өчен миңа күп тырышырга, яңа мәкаләләр язарга, китаплар бастырырга туры килде. Һәм, ниһаять, ул көн килеп җитеп, Шәрәфетдинов-Шараповлар токымының истәлекле әйберен, ягъни кече Ватаным тарихын, мин зур дулкынлану һәм саклык белән Төмәнгә алып кайттым. Бу яшел тышлы гади дәфтәрдә авыл территориясенең кулдан сызылып ясалган уникаль картасы, урам-тыкрыкларның, авылдашларының фотографияләре, төрле газета битләреннән кисеп алынган мәкаләләр дә тупланган. Дәфтәрнең эчтәлеге белән танышкач, авторның нинди игътибарлы, оста күзәтүче-сөйләүче, туган ягының чын патриоты булуын һәм киләчәк буынга үзенең җыелган тормыш тәҗрибәсен, белемен тапшырып калдыруның мөһимлеген аңлаганын күрәбез.

- Газета укучыларыбызны кыскача китапның эчтәлеге белән дә таныштырып үтсәгезче?

- Китап берничә бүлектән тора. Алар – “Тархан авылы тарихы”, “Чечкино – Тархан”, “Авылның географик урыны”, “Авыл урамнарыннан үткәндә”, “Шәрәфетдиновлар гаиләсе”, “Ата-анам һәм бертуганнарым”, “Балык тоту артеле”, “Заречная урамы кешеләре”,”Фамилия нигезен булдыручы бабайлар” “Кардәшлек бәйләнешләре, канкардәшлеге”. Ә беренче биттә мин укучыларны автор белән таныштырып, кыскача аңлатма бирәм. Яркәү районында Шәрәфетдинов һәм Шараповлар олы хөрмәт яулаган нәсел. Алар арасында Гали Айзәтулла улы белән Назирә Хөҗҗәтулла кызы Шәрәфетдиновлар да мактаулы, үрнәк алырлык гаилә. Мәсәлән, район хакимияте сайтында язылганнарны укып, 2015 елның 8 июлендә 55 ел бәхетле гомер итеп, тәртипле, белемле, ата-анасына хөрмәт белән караучы тәүфыйклы 5 бала үстереп олы тормыш юлына озаткан Шәрәфетдиновларга тантаналы рәвештә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дигән медаль тапшырылганын беләбез. Бүгенге көндә аларның 8 онык һәм 4 нәбәрәләре үсә.

- Хәнисә апа, “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясе 2010 елда барлыкка килеп, бүгенге көндә күпме җыентык дөнья күрде?

- Рәхмәт бу соравыгызга, ул миңа “Яңарыш” газетасы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләвемне билгеләргә ярдәм итте. Шушы еллар эчендә газетада минем 100 мәкаләм басылган. 2003-2004 елларда гына “Себер җире татарлары” сәхифәсенең 30 чыгарылышы халыкка тәкъдим ителгән. 2005 елда профессор Ким Мөгәллим улы Миңнуллин ярдәме белән Казан “Мәгариф” нәшриятында “Себер җире татарлары” китабым дөнья күрде. Хәзер шул китап-сүзлектән татар мәдәнияте, фән һәм мәгариф өлкәсендә олы хезмәт күрсәткән милләттәшләребезне сайлап алып “Күренекле шәхесләр” дигән аерым китап чыгарам. Ә китап исемен миңа Гаҗилә апа Гобәйдуллина уйлап тапты. Сәләтле шәхесләребез – Диләрә Тумашева, Азат Сәгыйтов, Хәмит Ярми, Булат Сөләйманов, Люция Хәбибуллина, Рәшидә Бакиева, Фәүзия Бикшанова, Әмир Юскаев, Клим Садыйков, Ришад Зиганшин, Эрнест Вәлеев, Сәгыйт Сагитов, Хәмит Неатбаков һәм башкалар турындагы китапларны якташларыбыз бик яратып кабул иттеләр инде. Бу китаплар тулы килеш Мәскәүнең Россия китаплар палатасында, Казан милли китапханәсендә, Төмән өлкә фәнни, Тубыл музей-тыюлыгы фәнни китапханәләрендә, Төмән дәүләт университетының мәгълүмат-китапханә үзәгендә сакланалар.

- Бу көннәрдә сез Тархан авылында Гали Айзәтулла улына багышланган китапның тәкъдим итү чарасына әзерләнәсез, шул уңайдан уй-теләкләрегез белән дә бүлешсәгез иде?

- Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә әзерләнүләрен белгәч, үзара киңәшләшеп, китапны тәкъдим итү чарасын шул бәйрәм программасына кертергә булдык. Тархан авылында 150 йорт, шуны күздә тотып спонсорларыбыз 150 данә бастыруны хуп күрделәр. Менә шул бәйрәмдә үзләренең һәм кадерле туганнарының исемнәре чагылыш тапкан тыл һәм хезмәт ветераннарына бу китапларны бүләк итсәк, алар өчен икеләтә бәйрәм булачак дип уйлыйм. Аннары мин шәхсән үземнән Гали Айзәтулла улына Тархан авылы тарихын язганы, финанс яктан ярдәм иткән улы Ринатка, Төмән районы, Акъяр авылы китапханәсе мөдире Розалия Кәримовага, “Печатник” типографиясе директоры Сергей Корженевскийга һәм бу эшемдә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Туган телдә укый белүчеләр бу китапны зур канәгатьлек кичереп укырлар дип ышанам. Киләчәктә Гали Айзәтулла улының кулъязмасын рус теленә тәрҗемә итеп кабат бастырырга да уйлыйм.

- Әңгәмәгез өчен, Хәнисә апа, сезгә зур рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836