Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанда әдәбиятчылар фестивалендә

последние и лучшие новости искусства в мире

37-6Казанда Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үтте. Бу бәйрәм Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан тормышка ашырылды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 40лап тел вәкиле катнашты. Төмән өлкәсеннән себер татарлары вәкиле булып Россия халыклары әдәбияты антологиясен төзү советы әгъзасы Вәлимә Ташкалова һәм фольклорчы Екатерина Әхмәтҗанова бардылар. Бу турыда сөйләргә редакциябезгә Вәлимә Сәгыйт кызы үзе килде:

- Мәскәүдәге Россия халыклары әдәбияты антологиясен төзү советы барыбызны да Казанда очрашырга чакырды. Монда күп милләтләрнең шагыйрь, язучылары килгән иде. Әлеге фестивальне Россиядә зур әһәмияткә ия, үрнәк, лидер булган төбәкнең бәйрәмендә оештыру да юкка гына түгел. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов та төбәкнең спорт чараларын гөрләтеп үткәреп кенә калмыйчан, әдәбиятчыларны да бергә җыюын әйтеп китте.

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда милли телләрдә язучы авторлар 4 әдәби чатырда үз иҗатлары, милләтләре белән таныштырдылар.

“Аксакаллар” чатырында күренекле халык язучылары, шагыйрьләр, танылган әдәбиятчылар иҗат юлларын тасвирладылар. Татар халкыбыз вәкилләре Разил Вәлиевны, Равил Фәйзуллинны, Марсель Галиевны, Ринат Харисны күрүгә шат булдык.

“Китап” чатырында авторлар очрашулар оештырдылар, китапларын тәкъдир иттеләр. Алар арасында мин дә бик күп шигырьләр иҗат итүче, Тубыл шәһәрендә яшәүче якташыбыз Галия апа Абайдуллинаның китаплары белән таныштырдым. Ул быел гына ике китап чыгарды. Өлкәбездәге себер татар телендә бастырылган басмалар, шагыйрь-язучыларыбыз турында сөйләдем. Екатерина Әхмәтҗанова уникаль борынгы уен коралыбыз - ятаганда уйнап, халкыбызның ике җырын җырлап күрсәтте. 37-3Тамашачылар кызыксынып тыңладылар, уен коралын килеп карадылар, сораулар бирделәр.

Алдагы чатыр - “Лекторий”да тел белеме, милли әдәбиятлар, тәрҗемә эше проблемаларына урын бирелгән.

“Балалар” дигән зур чатырда мастер-класслар, интерактив бәйгеләр, төрле тамашалар үтте.

Ә инде зур сәхнәдә бәйрәм концерты барды.

Фестивальнең максаты – кунакларны илебезнең күп теллелеге, әдәбияты белән таныштыру иде.

Берничә көн буе Казан белән танышып, бәйрәм тамашаларын күзәтеп, дуслар белән очрашып, җәйге эсселеккә рәхәтләнеп кайттык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836