Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Киндерле кичләре” юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

41-5Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәдәният йортында Фәния Краморова җитәкчелегендәге “Киндерле кичләре” җыр ансамбле 5 еллык юбилеен уздырды. Концерт искиткеч кызыклы, үзенчәлекле булды. Асылы шунда: бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә матур, зәвыклы милли костюмнарда ансамбль артистлары чыгып, икенче җырны җырлый гына башлаганнар иде, кинәт электр уты сүнде. Җил чыгып, баганада тимерчыбык өзелгән икән.

Зал халык белән тулы иде. Артистлар югалып калмадылар, чыгышны дәвам иттеләр. Фонарьлар, мобиль телефоннар ярдәмендә концерт гөрләде. Микрофонсыз, ике гармун тавышына артистлар җырладылар, шигырьләр сөйләнде.

Менә алар, 5 ел буена авыл халкын шатландыручы, ерак сәфәрләргә чыгып, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашучы артистлар – Фәния Краморова, Наилә Мотыйгуллина, Нурания, Гөлфинур Бакиевалар, Фәния Заһидуллина, Нәркизия Әхтәриева, Рузалия Сәмарханова, Фәрханә Гыйльманова, Асия Сәйдуллина, Мансура Фазлуллина. Фольклорда катнашучылар – Диана Әсәдуллина, Фәрхәт Фәхретдинов. Оста гармунчылар – Алик Сәгъдиев, Ильяс Әхтәриев, берничә ел ансамбльдә катнашкан Әминә Фазлуллина. Концертларда коллективка кушылып ямь өстәүчеләр – Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева, башлангыч сыйныфлар укытучылары Фәния Төхвәтуллина, Фирүзә Булатова, Төмәннән кайтып, авылдашларына җырлар бүләк итүче Ильяр Фәхретдинов.

Түбән Тәүде район үзәгеннән зур делегация килде. Тамашачылар арасында олы кунак – озак еллар Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы вазифасын үтәгән ихтирамга лаеклы якташыбыз Зөфәр Әхтәриев та булды. Түбән Тәүде мәдәният үзәге белгече Эльвира Голубева юбилярларны котлап, диплом һәм картина бүләк итте.

Фәния Риза кызы уртага чыгып ансамбльнең барлыкка килү тарихын бәян итте.

- 2013 елда Киндерле авылы ветераннар советы рәисе Фәһим абый Хәмидуллин: “Без кемнән ким, пенсиядә дип тик утырмыйк, әйдәгез ансамбль оештырыйк”, - диде. Фәһим Шәрәфулла улына инициатива биргәне өчен зур рәхмәт, - дип сөйләде.

Фәһим абый котлау сүзләре белән артистларга зур чәчәк бәйләме бүләк итте.

Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Ринат Әхтәриев артистларның һәрберсенә Рәхмәт хатлары, бүләк тапшырды. Фәния Төхвәтуллина әзерләгән укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, җырчы апаларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Нәфис сүз осталары – Фәния Заһидуллина һәм Нәркизия Әхтәриева күңелләргә үтеп керерлек сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.

-“Киндерле кичләре” ансамбле әгъзасы булган мәрхүмә Асия апа Фазлуллина “Син гомер агышлары”н (“Кышкы романс”), 90нчы елларда Киндерле урта мәктәбе директоры вазифасын үтәгән мәрхүмә Маһинур Фазлуллина “Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә” дигән җырны бик яратып җырлыйлар иде. Аларның якты истәлегенә багышлап шушы җырларны башкарам, - дип Мөнирә Хикмәтулла кызы җырлады, Алик Әскәр улы гармунда кушылып уйнады. “Кыр казлары” җырын Ильяр Шамил улы җырлады, Ильяс Зиннәтҗан улы ярдәм итте. Алик Сәгъдиев белән Ильяс Әхтәриев бигрәк талантлы егетләр, алар гармунда гына уйнамыйлар, җырлыйлар да. Ансамбль артистлары бик күп җыр җырладылар. Кызганычка каршы, электр уты булмау аркасында әзерләгән биюләрен бии алмадылар.

- Беренче костюмнарны “Молоко” җитештерү компаниясе ярдәме белән, икенчесен өлкә Думасы депутаты Юрий Конев булышлыгы аша тектердек. Юрий Михайловичка, кайчан гына мөрәҗәгать итмик, һичкайчан кире какмаучы якташыбыз эшкуар Ринат Насыйровка, мәдәният йортында безгә ике бүлмәсен бирүче авылдашыбыз Рамил Ногмановка зур рәхмәт, - дип сөйләде Фәния Риза кызы. Ансамбль артистларына, ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Мондый концертны күптән күргәнебез юк иде. Ул нәкъ безнең өчен булды, - дип әби-бабайлар рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836