#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыңгыраулы мәктәп еллары

последние и лучшие новости искусства в мире

44-4Яңа гына беренче кыңгырау балаларны мәктәпләргә чакырган иде, көзге яллар килеп тә җитте. Мәктәп еллары һәр кеше өчен онытылмаслык истәлек. Уку – гади эш түгел, борынгылар әйтүенчә, «белем алу – энә белән кое казу» ул.

Үскән буынга белем бирү, тәрбияләү җәмгыятебезнең төрле чорларында үзенчәлекле булган. Мәгърифәтче язучылар белем алган кеше генә укымышлы, бәхетле була аладыр, дип уйлаганнар. Рус язучысы Л.Толстой үзенең «Ясная поляна» дип аталган мәктәбендә ирекле укытуны тормышка ашырган.

Крестьян балалары өйдәге эшләрдән соң уку йортына ашыкканнар. Монда катгый расписание булмаган, һәр укучы үзе теләгән фәнне сайлап белем алган: телме, тарихмы, хисапмы, сынлы сәнгатьме. Төрле яшьтәге шәкертләр бер зур бүлмәдә укыганнар. Үзләре теләп, көн саен белем учагына ашыкканнар.

Кырык ел элек Талымхан мәктәбенең бусагасыннан беренче мәртәбә атлап кергән сабыйлар бик тиз арада мәктәпкә ияләштеләр. Авылда балалар бакчасы булмаганга, беренче аваз, хәрефләрне, саннарны өйрәнү аларга җиңел булмады. Шулай да бик тырыштылар алар. Әнә нинди җаваплылык белән зурларча карыйлар.

Минем беренче укучыларым: Мансур Сабиров, Зөфәр Сабиров, Роберт Касыймов, алар кызлардан да тәртиплеләр иде. Фәридә Нигъмәтуллина, Сачилә Муллакова, Әлфия Талипова, Гөлфия Суючбакиева, Рәзилә Юмашева - минем яраткан кызларым. Хәзер инде алар үскән, күптән ата-ана булганнар, кайберләре әби-бабай да.

Беренче укучыларымны сагынып искә алам. Аларның тормыштагы казанышларына горурланам, аларның балаларын, оныкларын күрсәм, шатлыгым эчемә сыймый.

Рәйсә РӘХИМОВА, Төмән районы,
Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836