#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кызыклы очрашу турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Санникау авылы китапханәсендә талантлы җирле шагыйрәбез Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллина белән бик кызыклы очрашу кичәсе булып узды.

Галия апа үзенең иҗатка килү юлы белән таныштырып, берничә шигырен укып китте, кайберләренең язылу тарихын сөйләде. Күп сораулар бирелде, ә шагыйрә аларга кызыклы, төпле җаваплар биреп барды. Кичәгә килгәннәр дә Галия апаның шигырьләрен сөйләделәр.

Район һәм Санникау авылы китапханәләре хезмәткәрләре: Эмилия Хикмәт кызына, Зөлфирә Искәндәр кызына һәм Мәгъсүдә Шәвәли кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Ә Галия апага тирән сәламәтлек, яңадан-яңа унышлар, иҗат чишмәсе челтерәп агып торсын дигән теләкләрдә калабыз.

Нурҗиһан НАЗЫЙРОВА.

Без, Санникау авылы китапханәсендә шагыйрә Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллина белән очрашуда катнашучылар, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Очрашу бик кызыклы, җылы атмосферада үтте. Барысы да чыгышлардан, катнашучыларның сораулары белән канәгать калды, ә шагыйрә үзе – хөрмәткә лаек, табигать һәм Ходайдан талантлы.

Тубыл район китапханәсе хезмәткәрләренә, хатын-кызларга тәмле ризыклар әзерләгәннәре өчен рәхмәт.

Рәшидә БАКИЕВА.

Галия Төхвәтулла кызы белән очрашу бик күңелле үтте.

Халык күп җыелган иде: пенсионерлар, укытучылар, укучылар. Чыгышлар, презентацияләр кызыклы, эчтәлекле булды. Аның биографиясе турында китапханәче Эмилия Хикмәт кызы сөйләде.

Шагыйрә биргән сорауларга бик кызыклы җавап бирде, шигырьләрен укыды.

Ул - талантлы шагыйрә. Рәхмәт Галия апага, бу чараны оештыручыларга, район һәм авыл китапханәчеләренә.

Мөнәвәрә КОРМАНОВА.

Татар шагыйрәсе Галия Төхвәтулла кызына киң күңелле иҗади очрашу кичәсе өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Ул - уникаль кеше, үз халкының патриоты. Шуңа күрә шигырьләрендә, поэмаларында эчкечелек, наданлык һәм җәмгыятьнең башка кимчелекләрен очратырга була.

Галия Төхвәтулла кызы Санникау китапханәсенә «Сораулар борчыйлар» дигән чираттагы шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Шагыйрә үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты, себер-татар телендә шигырьләренең әзерлеген дә белдерде.

Мәкъсүдә КОЛМӘМӘТОВА, Санникау филиалы китапханәчесе.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836