#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәп, укытучы, укучы

последние и лучшие новости искусства в мире

33-11Укытучы дигән олы исем
Борынгыдан лаек хөрмәткә.
Исеменә җисеме туры килә:
Бар гомерен бирә хезмәткә.

                                       Г.Абайдуллина.

Бу шигырь юлларын эпиграф итеп алуымны бик тә урынлы дип уйлыйм. Чөнки, беренчедән, мәкаләмне миңа белем, тәрбия биргән хөрмәтле укытучыларыма, тиздән 100 еллыгын билгеләүче Тубылның 15нче санлы урта мәктәбенә багышлыйм.

Икенчедән, шигырьнең авторы Галия Абайдуллина (Карычева) минем 8-10 сыйныфларда бергә укыган классташым да, гомерен балаларга, укыту эшенә биргән шәхес тә, күп китаплар бастырып чыгарган шагыйрә дә.

Мин сезне 20нче гасырның илленче еллары уртасында булган вакыйгаларны искә төшерергә чакырам. 1955 елның көзе. Төмән өлкәсендә татар балалары өчен урта мәктәпләр исәпле генә. Шуларның берсе – Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе. Анда татар телендә белем алыр өчен Вагай, Уват, Дубровное, Тубыл һәм Байкалово районнарыннан унбиш яшьләре дә тулмаган кызлар-малайлар җыелалар. Пушкин урамындагы 22нче бина алар өчен уку йорты гына түгел, белем хәзинәсе сарае да була.

Кабул итү комиссиясенә бөтен документларны теркәп, гариза биргәннән соң, аз булса да уку өчен акча түлисе дә бар. Кайбер авыррак хәлдә яшәгән гаиләләрдән килгәннәр өчен бу да күтәрә алмаслык йөк була. Шуннан инде мәктәп директоры Изил абый Гарифуллин кабинетының ишеге янында чиратка торабыз. Ни өчен дисезме? Читтән килгәннәрнең күбесе өчен фатир мәсьәләсен чишәргә кирәк була. Максим Горький урамында (тау янында) 22нче номерда мәктәпнең тулай торак итеп җайлаштырылган агачтан төзелгән бер катлы йорты була. Өч зур булмаган бүлмәләрдә ордер алу бәхетенә ирешкән малайлар урнаша ала. Монда әле урыннар исәпле генә, кайберәүләргә (миңа да) иске, пружиналары сузылып беткән кроватьта өчәр кеше ятарга туры килә. Нишләтәсең, белемгә омтылыш көчлерәк булгандыр, комфортны читтәрәк калдырып, түзәргә кирәк. Тәрбиячебез Урамаев Мөхәммәт Нигмаш улы әти урынында, иртән килеп безне йокыдан уята, ашык-пошык җыештыручы кайнаткан титандагы су һәм кичен алып куелган икмәк кисәге (кайбер вакыт бутерброд) белән тукланып, мәктәпкә, Иртеш ягына йөгерәбез. Анда инде укытучыларыбыз каршы ала. Наил абый Маметов һәм Изил абый Гарифуллин географияне, Асия апа Шәипова белән Сара апа Маметова татар теле һәм әдәбиятын, Рәйханә апа Алимова белән Мансур абый Айданов тарих фәнен, Мөнир абый Байбиков “Дарвинизм нигезләрен”, Равилә апа Сафина һәм Тәнзилә апа Латфуллина рус теле һәм әдәбиятын, Әнвәр абый Гаитов һәм Әлфия апа Саттарова физиканы, Камал абый Моратов һәм Җәзилә апа Массагутова математиканы, Гомәр абый Латфуллин физкультура һәм хәрби хезмәткә әзерлек фәннәрен укыттылар.

Кыенлыклар көнкүреш (яшәү, ашау-эчү) проблемаларында гына түгел, уку барышында да очрый иде. Җидееллык мәктәпне “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлаган шәкертләр башта түбәнрәк билгеләргә риза булалар. Чөнки бу мәктәптә фәннәрнең күбесе рус телендә укытыла. Мисал өчен әйтик, татарча “өчтән бер” булса, рус телендә “одна треть” була. Моңа күнегү өчен берникадәр вакыт, тырышлык кирәк. Кышкы каникулга кадәр бу да уңай хәл ителә.

Уку еллары күңелле, шатлыклы вакыйгалар белән истә калган. Чөнки без барыбыз 100гә якын идек. Укырга теләүчеләр дүрт сигезенче тәшкил иткән: “А” классында – күбесе тубыллылар һәм аз санны Уват районыннан килгәннәр; “Б”да – Тубыл һәм Вагай районнары авылларыннан; “В”да – сайланма, ә “Г” классында күбесенчә Күкрәнде, Байкалово авылы мәктәпләреннән. Мәктәптә югары класс укучыларыннан торган хор оештырылган, төрле бәйрәмнәргә карата әзерләнгән концертлар үтә, шимбә көннәрендә икенче каттагы залны тутырып, матур итеп ял кичәләре үткәрелә. Атна ахырында укуда һәм җәмгыять эшләрендә катнашып ярышканның нәтиҗәсен йомгаклап, җиңүчеләргә күчмә вымпел тапшыру һәм башка чаралар үткәрелә. Бу эшләрне барысын да комсомол һәм укучылар комитеты укытучылар җитәкчелегендә башкарган.

Исемдә калган. Мөнир абый Байбиков класс җитәкчебез иде. Белмим инде тугызынчыдамы, әллә унынчы класста укыгандамы, зур концерт әзерләдек һәм ял көннәрендә Юршак һәм Саускан авылларына җәяүләп барып, концертлар куйдык. Һәр концерт алдыннан укучылардан берсе доклад ясаган.

Шул елларда укучыларны, студентларны уку алдыннан бер-ике айга кохозларга, урып-җыю эшләренә җибәргәннәр. Безне дә беренче елны йөк машиналарга утыртып Юршакка һәм Комарауга (егетләр, кызлар аерым) алып киттеләр. Шунда инде тагын бер сынау булды. “Сынау” дип җиңел генә әйттем дә, үземнең исемә андагы булган авырлыклар төште: ачлы-туклы, мунча күрмичә, түшәк дигән әйбернең нәрсә икәнен онытып... бер ярым ай иртәдән кичкә кадәр бәрәңге алуда, комбайнда, ындырда, сушилкада, җитен йолку һәм башка эшләрне Юршакта гына түгел, Бәргәрдә, Анцинода, Ворогушинода эшләдек. Җиңел булмады. Ләкин бу турында зарланып әйтмим. Киресенчә, эштә чыныгу яшь буынга бик тә кирәк, файдалы гына. Минемчә, бүген дә эшкә өйрәтү укучылар өчен артык булмас дим.

Менә шулай укып, ял итеп, тырыша-тырыша 1958 елда өч класс булып мәктәпне тәмамладык, тормыш юлына атладык. Кемдер укытучы, кемдер табиб, төзүче, инженер, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен, хәрби хезмәтне сайлап алды. Гомумән, һәркемгә мәктәптә хөрмәтле укытучыларыбыздан алган белем, тәрбия киләчәккә нигез булып хезмәт иткән. Карасаң, бу бит 100 ел эчендә мәктәпнең мең-мең кешегә киләчәккә дөрес юл күрсәткән эше!

33-1315нче мәктәп (горурланып әйтәм) минем гаиләм тарихында аерым урын алып тора. Чөнки үткән гасырның 20нче елларында әтием Галеев Абдулла Хисмәтулла улы укытып, ә әнием Әсхәбҗамал Нигъмәтулла кызы пионервожатый булып эшләгәннәр. Сеңлем Луиза укып белем алган. Тормыш иптәшем Венера рус телен укыткан.

И еллар, кайда чабасыз? Мәктәпне тәмамлаганга инде 60 ел үткән бит! 95 еллык юбилейга барырга насыйп итте, очрашулар бик тә матур оештырылган иде...

Олы юбилеең белән, мәктәбем! Иҗат уңышлары укытучылар һәм укучылар коллективларына.

Наркис ГАЛЕЕВ. Төмән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836