#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәрхүбә әби байлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Ялутор районы, Бумаер авылының иң өлкән кешесе – Мәрхүбә Айса кызы Азиатовага 90 яшь тулды. Аны котларга килүчеләрне кызлары, киленнәре, оныклары мул табын әзерләп, якты йөз, тәмле сүз белән каршыладылар. Кунаклар җыелышып өлгергәч, район хакимият башлыгы урынбасары Наталья Чикунова әбигә РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укып, сәламәтлек, тыныч картлык теләде. Аның изге теләкләренә Аслана хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин да кушылып, бүләкләр тапшырдылар.

Озак еллар авылда мәдәният учагын кабызып торган Зөлфирә Галеева да үзенең хәтер йомгагын сүтеп, бергә эшләгән вакытларда Мәрхүбә әбинең зур җаваплылык, тырышлык белән үз вазифасын башкарганын искә алды, чын күңелдән шатлыгын уртаклашты. Котлау сүзләрен, теләкләрен ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова, авыл хакимиятенең социаль сораулар буенча белгече Римма Каташова, Ильяс Бакиев җитәкчелегендәге район күчмә мәдәният клубы хезмәткәрләре дә җиткерделәр. Мәдәният осталары бик матур концерт программасы тәкъдим итеп, Мәрхүбә әби белән бергә дә җырладылар. Әлеге күңелле тамашаны зур кызыксыну белән әбинең 4 яшьлек нәбәрәсе Миләүшә дә күзәтте. Әбинең бүгенге көндә 16 оныгы һәм 17 нәбәрәсе бар. Алар белән аралашу үзе бер рухи канәгатьлек бирә аңа. Бу түгелме соң чын хатын-кыз бәхете! Тыйнак кына гел елмаеп торган Мәрхүбә әби һәркемнең чыгышын сөенеп, рәхмәт сүзләре белән кабул итте, аларга изге теләкләрен юллады. Шул арада үткән гомерен дә искә алып китте. Сугыш елларында ул печән чапкан, кырда бәрәңге казыган, фермада да эшләгән. Тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Гыйният улы белән бәхетле тормыш кичеп, 7 бала үстергәннәр. Кызганычка каршы, бу шатлыклы көннәрне гаилә башлыгына күрергә насыйп итмәгән Ходай. Бераз моңсуланса да, Мәрхүбә әби язмышына бер дә зарланмый, чөнки ул һәр яңа туган көнне балаларының кайгыртуын, игътибарын тоеп яши.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836