#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли хәзинәбезне саклаучы бәйгенең йомгаклау кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

16-5Узган шимбәдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә, шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәният үзәге оештыруында “Себертатар паш кейем пелән писәнеү шайлар” (“Себер татар баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре”) регионара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Себер Гимны” белән башланган тантаналы чараны мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Миннебаева белән Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәт Шаморадов рус һәм себер татар телләрендә бик оста алып бардылар.

Конкурсның максаты, катнашучылары һәм жюри әгъзалары белән якыннан таныштырып, жюри аларның иҗат җимешләрен нинди критерийларга тянып нәтиҗә ясаганнары турында сөйләп үттеләр. Аннары сүзне өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Маргановага бирделәр. Ул килгән халыкны җылы сәламләп, катнашучыларга, чит регионнардан һәм өлкәнең төрле районнарыннан килгән кунакларга олы рәхмәтен белдереп: “Әлеге бәйге себер татарларының йолалары, гореф-гадәтләре онытылмаганын, арабызда сәләтле шәхесләр күп булганын, аларның бу юнәлештә эшләргә теләкләре барлыгын кабат күрсәтте. Телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны саклап калу, үстерү буенча яңа проектларыбыз күп әле. Киләчәктә дә бергә эшләрбез дип ышанам”, - дип сөйләп, катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды. Чарага ямь өстәп Омск шәһәреннән килгән Фәгыйлә Чумарова белән Миңсылу Аллагулова һәм җирле җырчыларыбыз Рузил Бикинәев, Данил Замонов, “Әмәл” фольклор ансамбле себер татар халык җырларын башкардылар. Аларның чыгышлары җиңүчеләрне бүләкләү белән үрелеп барды. Хатын-кызлар күкрәк бизәге - “Түшлек” номинациясендә үз яшьлекләре арасында 1 урынга Елена Сөләйманова, Наталья Девяткова чыктылар. Хатын-кызларның баш киеме - “Сарауц” бәйгесендә беренчелекне Шәйдулла Хәмидуллин һәм Фарзона Исмаилова алдылар. Ир-атларның баш киеме - “Кәбәц” номинациясендә Шәйдулла Хәмидуллин белән Айвар Мамкин җиңделәр. Онлайн тавыш бирү бәйгесендә номинацияләр һәм җиңүчеләр саны тагын да күбрәк иде. “Курцак” номинациясендә Нурзилә Мәхмүтова җиңде. “Сарауц”ны оста тегүче исеменә Евгения Богатырева, Рәйфә Кәлимуллина лаек булдылар. Хатын-кызлар баш киеме “Такыйа” номинациясендә - Гөлфия Бабшанова, “Калтацык” - Рәйфә Кәлимуллина, “Калпак”Тәнзилә Тимканова, “Түшлек”Диана Рәхимова, Наталья Девяткова, “Кәбәц” - Алсу Янабаева беренче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә, әлеге бәйгене оештыруда матди ярдәм күрсәткән спонсорларга, волонтерларга дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара тәмамлану белән кунакларны бинаның беренче катындагы Камин залына чәй эчәргә чакырдылар. Шул арада теләүчеләр өчен Тубыл шәһәренең кул остасы Шәйдулла Хәмидуллин читек тегү һәм аңа бизәкләр төшерү буенча мастер-класс оештырып җибәрде. Кайберәүләр фойеда куелган кул эшләре белән таныштылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836